Балачак мизгелләре

i3Җаным, тәнем картайса да,
Күңелем һаман яшь минем.
Йөрәгемә шифа бирә
Туып-үскән үз җирем.

Бәрәңге күмгән учакның
Бары калган көлләре.
Зиһенемнән барлап карыйм
Шул чактагы көннәрне. Читать полностью

Килде дә китте яшьлегем

iКилде дә китте яшьлегем,
Тоймый калдым үткәнен.
Үпкәләп, кайт, диеп, әйттем,
Тыңламады әйткәнем.
 
Ияреп аңа китеп бара
Хәтер дигән кабахәт.
Аяк йөреше, күзнең нуры –
Алар да хушлаша кинәт.  Читать полностью

Гөрли Сабантуйлары!

iКилде безгә олы бәйрәм,
Язгы чәчү бәйрәме.
Котлап бүген дус-ишләрне,
Бирик чәчәк бәйләме.
 
Кояш та балкый башкача,
Сибә алсу нурларын.
Ул да сизә сыман бүген
Бездә бәйрәм булганын.
 
Читать полностью

Тауга менеп карадым

i

Гали авылы.

Бормалы юл алып менде,
Биек тауның башына.
Уч төбендәге көзгедәй
Авылым тора каршымда.
 
Татлы бәхет бүләгем -
Туып үскән үз ягым.
Алдыма тезелеп басты
Яшьлегем, балачагым.
 
Читать полностью

Балачак хатирәсе

i3Колхоз кырларында эшләдек без җәйләрне,
Шаулап торды шатлык белән Юкәле тау тирәләре.
Сыйныфташлар белән иртә торып бара идек утауга,
Үстердек без суган, кишер, кәбестә дә, шалкан да.
 
Җәй буена эшкә җыйды безне Шәймәрдан,
Казлар кебек тезелешеп үтә идек ярлардан.
Матур иде җәйләре, кызу булды көннәре,
Төшке ашка туктагач, булды бигрәк күңелле.
 
Читать полностью

Эх, җиләге, җиләге!

i2Ямьле дә соң җәй айлары,
Уйный кояш нурлары.
Куакларда кошлар сайрый,
Уйландыра моңнары.
 
Киттек шулай без җиләккә,
Чиләкнең зурын алып.
Тау итәге кызыл келәм,
Карап тордык сокланып.
 
Читать полностью

Называют село это Алькино — Гали аул!

iВ последние годы мне не раз приходилось бывать в селе Алькино Похвистневского района и отдыхать в туристическом комплексе «Уютный дом». И каждый раз я восхищался гостеприимством живущих в этом селе людей, красотой природы. Читать полностью

Ярмәккәем

imageСагындым юкәле тауын,
Сок буйларын сагындым.
Түзә алмый сагышларга
Кошлар булып кагындым.
Ярмәккәем! Мин — синең туган балаң,
Дөнья гизеп, нужа күреп,
Мин сиңа кайтып барам.
Ярмәккәем! Мин — синең газиз балаң,
Чит җирләрдә яшәсәм дә,
Мин синнән илһам алам. Читать полностью

Сабантуена кайту

i222 июльдә Иске Ярмәк авылында үтүче Сабантуйга рәхим итегез!

Кайтабыз без туган авылыбызга
Сабантуй — очрашу көненә.
Ныклап әгәр уйлап караганда,
Без кайтабыз яшьлек дәверенә.

Очрашабыз матур җәйге көнне,
Кояш йөзә зәңгәр һавада.
Елга буе яшел үләнлектә,
Кошлар сайрап торган алан да. Читать полностью

Яшьлегем хатирәләре

iМостяк инешенә карап язган шигырем

Кайтып киләм инеш буйларыннан,
Йомгак ясап гомер эземә.
Тез чүгәләп, кулларыма алып,
Чишмә суын сибәм битемә. Читать полностью

Ир сүзе хак

iИр баш, хатын муен, диләр,
Эшкә җик акылыңны.
Кояш кебек гел балкып тор,
Сүндерми ялкыныңны.
 
Җылы сүзне кем яратмый,
Матур сүзләр кызганма.
Вак-төяк сүз аркасында
Тавыш, гауга чыгарма. Читать полностью

Каерылган канат

i2Нәрсә турында уйлыйсың,
Ник сагышлы карашың?
Ни телгәли йөрәгеңне,
Җаныңны, ялгыз хатын?
 
Читать полностью

Табигатьтә чын аңлашу

i3Аяз көннәр җир йөзендә,
Елмаеп кояш көлә.
Кошчыклар назлап бер-берсен,
Сихри моңнарын сибә. Читать полностью