Язның кояшлы көне

iМоңсуланып тордым да мин,
Тәрәз янына килдем.
Һәм кинәттән йөрәгемдә
Зур бер җиңеллек сиздем.
Читать полностью

Баш иясем килә

iТүбәнчелек белән баш иясем килә,
Исәннәргә хөрмәт йөзеннән.
Мәрхүмнәргә атап дога кылам,
Чын йөрәктән чыккан сүз белән. Читать полностью

Сагышлы чишмә

i24Бар безнең авылда чишмәләр
Саф сулы, мул сулы, ярсулы.
Тик берсе арада сагышлы,
Йөрәкне әрнетә тавышы. Читать полностью

Чәчәк ата шомыртым

i4Өй артындагы шомыртым
Чәчәк ата язларда.
Хуш исләрен иснәп туймыйм
Сандугачлы таңнарда.
Читать полностью

Хатлар көтәм, әткәй, үзеңнән

img3Бала гына чакта, ачлы-туклы
Дөньяның мин күрдем михнәтен,
Бер кайгысыз уйнап йөрер чакта
Күрә алмадым ата рәхәтен.
 
Сугыш корбанының берсе идем,
Бигрәк авыр иде ул чакта.
Шул чакларны әгәр искә алсам
Йөрәк сыкрап куя һаман да.
Читать полностью

Тол хатынның күз яшьләре

iЯрларына сыеша алмаган елгадай
Тол хатынның күзеннән яшьләре тәгәри.
Бик кыен аңа бу тормышта,
Кимсенеп, үкенеп ул яши.
 
Бик кыска булды шул бәхетле,
Парлы канатлы чаклары.
Хыяллары гамәлгә ашмады,
Дәһшәтле сугыш башланды.
Читать полностью

Сугыш хатирәләре

i1941 елда сугыш башланды,
Кара юрган япты җиһанга.
Җир-ана ыңгырашып уянды,
Өстенә пулялар яуганга.

Табигать тудырган гүзәллекләр,
Авыл, шәһәрләр төтен эчендә.
Актарылып күккә очтылар,
Фашистлар җимерде барсын да.
Читать полностью

Сугыштан кайтмаган солдат истәлегенә

iАвтоматын кысып кулга,
Япь-яшь солдат тора сакта.
Мәңгелеккә янган утны
Саклый батыр баскан постта.

Дөрләп янган кызыл утка
Ватан сугышы, Әфганстан,
Чечнә юлы батырлары
Йөрәк утын биреп калган.
Читать полностью

Җиңү яши безнең күңелләрдә

i2Горурланам синең белән, илем,
Җинеп чыктың зәһәр сугышны.
Баш имәде синең каһарманнар,
Каны белән язды тарихны.
 
Читать полностью

Җиңү килде

i3Июнь таңы, кояш чыгып килә,
Күк күкрәгән тавыш еракта.
Фашист самолетлары илебезгә
Чикне бозып кергән шул чакта. Читать полностью

Дан сезгә, ветераннар!

iАчы сугыш, бу дәһшәтле сугыш
Килеп минем туган илемә,
Күпме хәсрәт, күпме күз яшьләре
Китерде ул газиз җиремә!

Күпме ирләр данлы көрәшләрдә
Башын салды сугыш кырында.
Барлык эшләр калды хатын-кызга,
Тормыш йөге, иген кыры да. Читать полностью

Табигать

i2Табигать гаҗәпләндерә
Кайларга карасаң да:
Каеннар кереп адашкан
Чыршылар арасына.
 
Бер якта — усак, юкәләр,
Ап-ак каеннар үсә.
Башын игән карт имәннәр,
Өянкедән хуш исә.
 
Читать полностью

Картлыкның хәле

iӘй, син, картлыгым, ник иртә килдең?
Кайда яшәвемне ничек белдең?
Иртән торам да кичләрне көтәм,
Үткән гомерләр кайтмас һич  бүтән.

Суларым бетсә, барам коега,
Көн үткән саен күңел боега.
Күңелле чакта нужа күрмәдем,
Картаюымны ник соң сизмәдем?!
Читать полностью