Әтиемне бик сагынып,
Кайттым туган ягыма,
Йөрәгемә гел кагылып,
Сагыш тигәч җаныма.
Ә син юк шул инде бүген
Кочаклап күрешергә,
Серләремне сиңа тугел,
Хисләрне бүлешергә. Читать полностью
Әтиемне бик сагынып,
Кайттым туган ягыма,
Йөрәгемә гел кагылып,
Сагыш тигәч җаныма.
Ә син юк шул инде бүген
Кочаклап күрешергә,
Серләремне сиңа тугел,
Хисләрне бүлешергә. Читать полностью
Әгәр дә әткәебез Әнәс Латыйф улы Нуртдинов исән булган булса, бүген - 2016нчы елның 24 августында — аңа 90 яшь тулыр иде… Тулыр иде, бәлки, әгәр дә… Беренчедән, Бөек Ватан сугышы булмаса. 1943нче елны 17 яшьлек егетне фронтка алмасалар һәм ул 8 ел буена үлем белән яшәү арасында йөрмәсә… Икенчедән, 1955нче елны күршеләрдән янгын чыгып бернәрсәсез калмаган булсалар… Әтием барлык авырлыкларны җиңә белде, һәрвакыт ярдәмчел булды, беркайчан да үзен кызганмады-сакламады шул.
2013 елның 20 мартында ул фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Шул көнне сыерчыклар кайттылар, ташу төште, тәбигать тә аның белән саубуллашкан кебек тоелды. Читать полностью
Мин курыкмыйм картаерга һич тә,
Каушап калмыйм күрсәм җыерчык.
Елмаямын көзге каршысында,
Күңелем һаман әле — яшь кызчык. Читать полностью
Әй, ашкынып килдем сиңа, тормыш,
Әй, йөгердем синең каршыңа, -
Илаһи төс, нурлы балкышларың
Миңа кебек иде барысы да. Читать полностью
Җидегән йолдызларга менә алмадык,
Син барында, иркәм, парлашып.
Ник соң Ходай сине миннән алды,
Яшәтмәде бергә сайрашып? Читать полностью
Туган авылым Өчкаен Ульяновск һәм Самар өлкәләренең чиге булып торган Карамал елгасыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан.
Сагынам сине, туган авылым,
Өзгәләнә һәрчак йөрәгем.
Син бит, изге туган җирем,
Яшәргә көч-куәт бирәсең. Читать полностью
«Бармы ул саф мәхәббәт?» — дип
Сорау бирде бер хатын.
Йә үпкәләр, хәтере калыр,
Сезгә әйтмимен атын.
Бу сорауга җавап эзләп,
Бик озак уйлап йөрдем.
Янә бу хатын очрагач,
Болай дип җавап бирдем: Читать полностью
Күз алдыма яшьлек килеп
Чакыргач болыннарга,
Ат юлыннан үтәр идем
Сихерле урыннарга. Читать полностью
Бик еш кайтам гамьсез балачакка,
Уйларымда, кайтам төштә дә.
Шатлыклардан күңел тулганда да,
Башкаема кайгы төшсә дә. Читать полностью