Каршы йортта биек каен үсә,
Ямьләндереп безнең урамны,
Яшь чагында утырткан иде,
диләр,
Гомәр абыебыз аны. Читать полностью
Ятимлек ачысы
Ел артыннан еллар уза,
Оныттырып үткәнне,
Ике яшьтән ятим үстем,
Хәтерләмим әткәйне. Читать полностью
Кеше гомеренең асылы аның башкарган эшләре һәм җәмгыятьтә казанган хөрмәте белән бәяләнә
«Сугыш балалары» дип аталган халык — корычтай ныклы буын кешеләре. Алар сугыштан соңгы авырлыкларны җиңеп, тормышны уңай эзгә салу дәверендә хезмәт батырлыклары күрсәтеп, башкаларга да үрнәк булып яшәделәр.
Нәрсә алып, нәрсә ашарга белмибез…
Минем күптән булган бер хәлне сөйлисем килгән иде. Бәлки, ул кызык та түгелдер. Бу үткән гасырның җитмешенче еллары уртасында, Яңа ел бәйрәме тирәсендәрәк булгандыр. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нәчәлнигы бүлмәсендә соңга хәтле җинаятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җыелган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән. Гладышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп торган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар сибелгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармаклары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый. Читать полностью
Куркак булма син, Куянкай…
Үтә айлар, үтә еллар,
Сизмичә дә калабыз.
Инде Арслан елын да
Тарихларга салабыз.
Менә бүген ишек кага
Куркак Куян елыбыз.
Зур өметләр генә баглап,
Аны көтеп калабыз. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Әхәт, ашыга-ашыга, бабалары йортына таба юнәлде. Юл буе башында мең төрле уй бөтерелде. Ничек итеп картларга бу хәбәрне җиткерергә? Артык шатланудан әбисенең чире кузгалып китмәсен иде бит. Бабаларына барып җиткәнче уйларының очына чыга алмады ул. Аптырагач, ни булса — шул булыр дип, капка келәсен күтәрде. Ишегалдында йөгереп йөргән кош-корт, җил-җил атлап кергән Әхәткә юл биргәндәй, тирә-якка сибелделәр. Юкәле тау артына тәгәрәп төшеп баручы кояш соңгы нурлары белән ишек-тәрәзәләрне иркәләде. Әйтерсең лә йортыгызга шатлык килә, каршы алыгыз дип, картларны чакыра. Сап-сары итеп ышкып юылган баскыч төбендә аяк киемен салып, оекбашларын каккалап, Әхәт өй эченә узды, көр тавыш белән сәлам бирде. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Көзен караңгы тиз төшә. Күзләргә эленгән йокы пәрдәсен үгезләр мышнавы, арба тәгәрмәчләре шыгырдавы ерта. Ике туган, бер-берсенә елышып, сөйләшеп туялмыйлар. Читать полностью
Урман юлында (Хикәя)
Юл яңгырдан соң җебегән, үгезләр әкрен генә, үз җайларына атлыйлар. Рәхимҗан башыннан узганнарны әкрен генә, тирән кичерешләр аша бәян итте. Читать полностью
Ул минем яраткан җиңгәм иде
Урман юлында (Хикәя)
1946 елның көзе аеруча яңгырлы һәм салкын килде. ”Большевик” колхозы игенчеләре уңышны тиз арада җыеп алырга тырышсалар да, дәүләткә икмәк тапшыруны тиешенчә үти алмадылар. Шуңа күрә райком әгъзалары ”Большевик” колхозына ярдәмгә ике чылбырлы трактор җибәрергә дигән карар чыгардылар. Читать полностью
Самарцы – почетные граждане в Оренбуржье
Много общего в биографиях этих четырех наших соплеменников-земляков, славно поработавших в разных коллективах Оренбургской области и ставших почетными гражданами ее муниципальных образований. Родившись на самарской земле, они испытали трудности военного детства, а, получив соответствующее образование, многие годы отдали трудовой и общественной деятельности на малой родине, десятилетиями руководя различными организациями. Их вклад в общее дело отмечен и другими почетными званиями, а также государственными наградами.
Читать полностью