Апрель башында “Самара татарлары” сайтында Большая Черниговка районының Дингезбай авылында яшәүче Гөлнара Харрасованың “Бәлки кем дә булса бу фотосурәттә үзенең туганын танып алыр?” дигән язмасы чыккан иде. Гөлнара ханым Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Габбас Ягъфәров турында язган һәм бер төркем солдатларның фотосурәтен куйган. “Беренче рәттә уңнан беренче — минем бабам. Арттагы рәттә уңнан өченче — Похвистнево районы Гали авылыннан Барый исемле абый. Безнең белән Гали авылыннан тагын өч кеше хезмәт итте”, — дип сөйли иде бабам, тик мин аларның исемнәрен хәтерләмим инде. Бәлки, кем дә булса туганнарын танып алыр?” - дип язган автор. Бу хәбәрне укыган кызым Гөлчирә: “Инәкәй, рәсемдәге кешеләрнең берсе безнең Әхмәдулла бабайга бик охшаган”, — дип шалтыратты. Карасам, чынлап та, сулдан беренче утырганы — минем әткәй ич! Читать полностью
Камышла: Субсидии раздора / Губернаның кечкенә бер районында зур гауга көчәя
В маленьком районе губернии разгорается настоящий скандал.
В марте 2016 года инициативная группа камышлинцев направила обращение к главе района, требуя сменить руководителя Управления сельского хозяйства и отправить в отставку самого главу. Получив отказ, инициаторы от имени фермеров района обратились в «Общероссийский Народный фронт». В мае общественники приехали в Камышлу и вынесли свои рекомендации. Но инициативная группа вновь потребовала отставки главы, а затем обратилась в местный избирком с ходатайством о проведении референдума о недоверии. Мы разбирались, что же случилось в Камышле и почему возник конфликт. Читать полностью
“Караван-сарай” мәчетендә кунакта
Быел апрельдә Оренбургка, моннан 110 ел элек дөнья күргән “Вакыт” газетасының һәм аның дәвамчысы булып саналучы “Яңа вакыт” басмасының 25 еллык юбилеена баргач, безгә, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар газеталары мөхәррирләренә, бу гаҗәеп бай тарихлы өлкә үзәгенең күп истәлекле урыннарында булырга насыйп булды. Моның өчен, әлбәттә, безне каршы алып, ике көн дәвамында озатып йөргән өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, бу төбәкнең танылган эшкуары Мөхтәр Галиулла улы Хәсәновка рәхмәтлебез. Ул безгә атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете, Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе белән дә якыннан танышырга булышты. Без Урал елгасы ярына куелган Европа һәм Азиянең чикләрен билгеләп торучы мәһабәт монументны күрү бәхетенә дә ирештек, үткән гасырның илленче елларында минем Зәйнәп апам укыган Оренбург татар педучилищесы бинасын да рәсемгә төшереп алдык. Читать полностью
Спорт — это жизнь
На День физкультурника, который проходил 13 августа, в спортивно-развлекательном комплексе «Майдан» села Камышла, собрались все, кто дорожит ценностями здорового образа жизни. Для многих из них спорт стал неотъемлемой частью жизни.
Открыл мероприятие Глава района Рафаэль Багаутдинов. Он поздравил присутствовавших с праздником, поблагодарил энтузиастов спорта за активное участие в общественной и спортивной жизни района. Читать полностью
Горячая пора в фермерском хозяйстве
В крестьянском (фермерском) хозяйстве Б.М.Салахова мы побывали в тот момент, когда земледельцы полном ходом вели уборку яровой пшеницы, уборка озимых культур была уже завершена. Читать полностью
Җитәкче – ул һәрвакыт җитәкче
Була бит дөньяда шундый кешеләр: бала чагыннан эзләнә, яхшы укый, иҗтимагый эшләрнең барысына да алына, үсә төшкәч тә укуын дәвам итеп, һаман яңа үрләргә омтыла, китек тормышыбызны яхшыртырга теләп, сайлап алган һөнәре буенча камиллеккә җитәргә тырышып эшли. Кыенлыкларга тарганда да андыйлар төшенкелеккә бирелмиләр, юлын табып, барыбер җиңүче булып чыгалар.
22 августта 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Мәсгут Сәхаб улы Кыямов нәкъ шундыйлардан. Тамырларында куе крестьян каны аккан бу кеше шушы районда туып үскән, Безенчукта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче юллама буенча Кемерово өлкәсе күмәк хуҗалыкларының берсендә плановик булып эшләгән. Ә армиядән соң турыга Кошки районындагы туган авылына кайткан һәм шунда сиксәненче елларга кадәр экономист булып хезмәт иткән, комсомол оешмасын җитәкләгән. Читать полностью
Җәен дә гөрләп тора
Җәй челләсе булуына карамастан, Гали авылы мәдрәсәсе йорты гөрләп тора. Аның турыннан үткән-барган кеше “Сөбеханаллаһ” дип, сокланып әйтеп куя. Мәчет йортында малайлар атланып килгән ике дистә чамасы велосипед басып тора, ә читтәрәк, волейбол, футбол мәйданчыгында, туп бәргән тавышлар ишетелә. Кайбер малайлар уктан ату белән мәшгуль. Читать полностью
Мин курыкмыйм картаерга
Мин курыкмыйм картаерга һич тә,
Каушап калмыйм күрсәм җыерчык.
Елмаямын көзге каршысында,
Күңелем һаман әле — яшь кызчык. Читать полностью
Мы кабелем опутали полсвета…
К появлению такой строчки гимна кабельщиков страны «приложили» руки и труженики Самарской кабельной компании. Еще в феврале 1984 года куйбышевский завод кабелей связи выпустил первый миллион километров своей продукции, а к концу XX века суммарная длина изготовленных кабелей, проводов и шнуров выросла в 2,5 раза. На долю этого лидера производства кабельной продукции в России и СНГ в прошлом десятилетии приходилось около 60% кабелей связи и автопроводов, выпускаемых в нашей стране. Вот так сработал «Анвар и его команда», как иногда называли менеджмент предприятия, которое благодаря своему начальнику давно забыло времена стабильного невыполнения планов. Да, уже сорок первый год трудовым коллективом умело руководит в качестве генерального директора, а затем председателя совета директоров А.К. Бульхин.
«Прогресс» хезмәткәрләрен зурладылар
14 августта 60нчы мәртәбә Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтте.
Самараның «Прогресс-В» төзү компанияләре төркеме дә үзенең үзәк офисында төзүчеләр хөрмәтенә зур бәйрәм үткәрде. Тантанада Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, Губерна Думасының сәнәгать, элемтә һәм сәүдә эшләре комитеты рәисе урынбасары, депутат Сергей Иванов һәм өлкәнең төзелеш министры урынбасары, баш архитектор Анатолий Баранников катнашты. Дәрәҗәле кунаклар компаниягә һәм аның хезмәткәрләренә зур уңышлар теләп, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Читать полностью
Көрәшнең башы бар. Ахыры булырмы?
Бу язма өлкәбездә зур тираж белән нәшер ителүче “Социальная газета”да 4 июньдә дөнья күргән иде. Аны без нәкъ бер ай үткәннән соң “Бердәмлек”нең 4 июльдә чыккан санында татарчага тәрҗемә итеп бастырдык. Анда сүз Камышлы районы фермерларының аһ-зарлары һәм аларның ихтыяҗларын аңламаган, язмыш ирегенә ташлаган җирле район хакимияте турында бара иде. Бу аңлашылмаучанлыкны хәл итү, арадашчы булу өчен Камышлы районы фермерлары Гомүмроссия “Россия өчен” халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең регион бүлеге вәкилләрен дә чакырган булганнар. Читать полностью
В Камышле пройдут традиционные скачки на кубок района «Большой летний приз-2016″ / Камышлы районында «Зур җәйге приз» кубогына ат ярышлары узачак
27 августа 2016 года жителей и гостей Камышлинского района приглашают на областные открытые конноспортивные соревнования на кубок Камышлинского района «Большой летний приз — 2016». Читать полностью
Артист тамашачыдан башка беркем дә түгел
Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җырчысы Әлфия Сөнгатова коллективка әзер җырчы булып килеп керде һәм моңлы, зәвыклы тавышы белән Самара якларында да үз тамашачысын бик тиз тапты. Сәхнәдә ул үзен чын аристларча иркен тота, үз тавышына туры килә торган җырларны гына сайлап алып, бар җаны, таланты белән бирелеп җырлый, мөлаемлыгы белән әсир итә. Әлфиянең бала чагыннан сәхнәдә үскәнен белгән кеше моңа бер дә гаҗәпләнми.