Һәр гаилә үзенә күрә аерым бер дәүләт бит ул. Биредә тормыш алып бару, гаилә тормышын матур итеп, үзең теләгәнчә төзү, яраткан хезмәтең белән шөгыльләнү, балалар тәрбияләп үстерү һәм ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәте чагыла.
Ә хәзер Камышлы районындагы Камышлы авылында гомер итүче Илдар белән Рушания Диндаровларның гаилә дип аталган дәүләтләренә үтеп кереп, серле тормыш йомгагын сүтеп карыйк әле. Минемчә, биредә гыйбрәт алырдай нәрсәләр бик күп. Читать полностью