Одноклассники: встреча спустя 50 лет

выпускникиНа торжественной линейке Камышлинской школы, посвященной последнему звонку, присутствовали и выпускники 27 выпуска, окончившие учебное заведение в 1964 году. Многие из них занимали руководящие посты в различных отраслях экономики района, области и сейчас активно занимаются общественной деятельностью. Участники этого действительно знаменательного события с огромной радостью увидели бывших однокашников, вспомнили любимых учителей. Солидные и уважаемые люди сбросили с себя несколько десятков лет и снова стали детьми: веселыми, озорными, целеустремленными, видящими перед собой массу перспектив.

Читать полностью

Основатель уникального музея

А.А. Козлов в начале

А.А. Козлов в начале служебного пути

В феврале текущего года музей УФСБ  Самарской области отметил свое 35-летие

Большую часть XX века трудился в органах безопасности, расположенных в Поволжском регионе, Абдурахман Абубакирович Козлов. Поскольку его имя-отчество непросто было произнести из-за почти полного их созвучия в начале и обилия букв, коллеги по работе звали его Алексеем Федоровичем. В годы Великой Отечественной войны он жил в Татарской АССР и занимался обеспечением военных перевозок, состоя в штате отдела внутренних дел. Затем перешел в структуру НКВД и находился на оперативной работе в Куйбышевской области. Когда был создан 5-й отдел (борьба с идеологическими диверсиями противника) Абдурахман был переведен в его состав. Читать полностью

Победитель областного конкурса

630585Ученик 10 класса Камышлинской школы Ильяс Хайретдинов стал победителем научной конференции школьников Самарской области. С максимальным количеством очков он лидирует в секции английского языка.

Читать полностью

Яшьнәп үткән яшьлек шаһитлары

Ахметовы (1)Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 60 ел бергә гомер иткән Сафиулла бабай белән Шәмсехәят әби Әхмәтовларга барып кергәндә, бабай абзар-кура тирәләрен чис­тартып, ә әбекәй аңа төшке аш пешереп йөри иде. Читать полностью

Камышлы егете V Бөтенроссия авыл Сабан туеның көрәш ярышында өченче урынны яулаган / Камышлинский борец в числе призеров

IMG_7999Исегезгә төшереп үтәбез, Волгоград өлкәсенең Кече Чапурин авылында V Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.  Өлкәбездән әлеге чарада 15ләп кеше катнашты.

Камышлы районыннан баручылар бәйрәмдә катнашып кына калмаганнар, ә зур җиңүләр белән кайтканнар. 80 килограммга кадәр үлчәүдәге көрәш ярышында камышлылы Илнар Төхбәтшин өченче урынны алган, кубок, грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнгән.  Читать полностью

“Яктылык” мәктәбен мактадылар

SONY DSCСамарның “Яктылык” мәктәбендә Самар губерна Думасы депутатлары, өлкә фән һәм мәгариф министрлыгы, шәһәр фән һәм мәгариф департаменты вәкилләре катнашында укучыларга ана телен өйрәтү мәсьәләсе буенча утырыш узды.

Җыелышта шәһәр һәм өлкә мәктәпләрендә укучыларга Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең  рухи-әхлаки культурасын өйрәтү һәм ана телен, әдәбиятын, мәдәниятен үзләштерүне оештыру кебек проблемнар каралды. Читать полностью

Әбдекинең киләчәге яшьләр кулында

Татар егетлэре

Ринат ӘБҮСӘЕТОВ крестьян хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторлары Фидаил РӘҖӘПОВ һәм Илфат ЛОКМАНОВ.

Юл читендәге каен агачлары беренче матур яшеллеккә күмелеп утырган көндә, Камышлы якларыннан кайтып килгәндә, кояш баеп, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамас­тан, басуда чәчү агрегаты эшләп торганын күреп, аның янында тукталырга булдым. Биредә мәш килеп, арпа чәчеп ятучы ике яшь егет үзләрен Фидаил Рәҗәпов һәм Илфат Локманов дип таныштырдылар, алар Татар Әбдекиеннән икән.

Читать полностью

Йөрәкләр аша үткән чикләр

Нуруллин ОлегОлег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия. Ул бит җир өстеннән сызылган сызык кына түгел. Чикләр илләр аша да, йөрәкләр аша да үтә. Хәтта туып үскән шәһәреңнең аэро- һәм тимер юл вокзалы да чик булырга мөмкин. Һәм һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар. Читать полностью

Субеевлар гаиләсенә бүләкләр

Безнең Самара өлкәсендә беренчеләрдән булып 1994 елдан Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә башлаган иде. Менә быел да бу шулай булды. 15 майда Самара академия опера һәм балет театры бинасында шушы көнгә багышланган тантаналы чара уздырылды.
Самара өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән бәйрәмгә килүчеләрне вице-губернатор – өлкә хөкүмәте рәисе Александр Нефедов тәбрикләде. Төбәгебезнең үрнәк 17 гаиләсенә балалар тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулар арасында Похвистнево районыннан тугыз бала тәрбияләүче (шуларның җидесе тәрбиягә алган балалар) Гөлсинә Мөзәки кызы һәм Фәнил Шамил улы СУБЕЕВЛАР да бар иде. Читать полностью

Тагын бер күңелле кичә

Алькино-300x170Гали авылы Агротуризм үзә­гендә Похвистнево рай­о­нының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде. Читать полностью

Яши әле, яши Әбдекием!

абдекиТиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!

Безнең Татар Әбдекие бик тә матур җирдә, Самара өлкәсе белән Татарстан Рес­публикасының нәкъ чигендә урнашкан. Без үзебезнең ут күршеләребез Татарстанның Чир­мешән һәм Лениногорск районнары халкы белән гел тыгыз элемтәдә, дуслар булып яшибез. Күршеләрең үзеңнән яхшырак булырга тиеш дигән халык әйтеме нәкъ алар турында инде. Май аенда башта безнең Татар Әбдекие Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, ә берничә көн үткәч, “Чирмешән энҗеләре” дип аталган төркем бик матур чыгыш ясады.

Читать полностью

Самар “Яктылык” мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0316

Соңгы кыңгырау яңгырыйсихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны. 

Бу көннәрдә Россиянең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый.  Бүген, 23  майда, Самарның “Яктылык” мәктәбе дә чыгарылыш укучыларын зур тормыш юлына озатты. 

Читать полностью

Уйнагыз, Гали гармуннары!

IMG_7435_новый размерКамышлы районының Мә­дәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.

Иртәнге сәгать 10 да сайлап алу туры башланып, ул төшке ашка кадәр дәвам итте. Программаны бик матур, эчтәлекле, саф татар телендә район мә­дәният бүлеге хезмәткәре Алсу Шәкүрова алып барды. Читать полностью