Самарада татар мәгарифе торгызылуга һәм татар якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгына багышлана
Кичкә табарак булды бу. 1989 елның җылы язгы кичендә Куйбышевның Яшьләр йортында “Туган тел” татар җәмгыятен оештырып йөрүчеләрнең чираттагы утырышы бара иде. Кинәт кабинет ишеге ачылып китте дә йөзендә ихтыяр көче балкып торган хатын килеп керде. Кереш сүзләр сөйләп тормады ул. “Мин Хәридә Габделҗан кызы Дашкина булам. Александр Матросов урамындагы 12 санлы эшче яшьләр мәктәбендә директор булып эшлим. Мин шушы мәктәптә татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъдим итәм”, — дип нәрсә өчен килгәнен шунда ук әйтеп тә бирде. Читать полностью