Мәрьям һәм Мәдехәт Кәримовлар оныклары белән.
Бәлки мин кабатланамдыр да, төбәгебездә бик күп матур, пар килгән, бәхетле гаиләләр яши. Гаилә бәхете-уртак бәхет. Аны ир белән хатын бергә тудыралар. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, намуслы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә мул тормыш корып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яши андый парлар.
Тормышны иксез-чиксез дала белән тиңләргә була. Ә кеше шул даладагы юлчы. Күпмедер үткән саен адәм баласы үзе узган юлга борылып карый, үткәннәрен күздән кичерә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясый. Менә шул чакта яшәүнең асылына тагын да ныграк төшенә инде ул. Гомер юлыннан җанга-җан сыенышып баручы, бер-берсен күз карашыннан да аңлап торучы тагын бер бәхетле пар турында бүгенге язмам. Читать полностью →