Сызран шәһәренең “Хәрби туганлык” (“Боевое братство”) иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, “Сугыш балалары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, татар милли-мәдәни автономиясенең актив әгъзасы, “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Рәис Таһир улы Бигловка шушы көннәрдә 80 яшь тулып узды. Бу көнне ул якын туганнарының һәм милләттәшләренең, барлык хезмәттәшләренең котлауларын кабул итте. Без дә аңа үз котлауларыбызны җиткерергә ашыктык:
- Әлү, Рәис абый, котлыйбыз Сезне!
- Кем бу? “Бердәмлек”ме? Менә бүген Казан артистлары килә әле. Шунда барырга әзерләнеп торам, аннары язып җибәрермен! Читать полностью