8 июнь — Социаль хезмәткәрләр көне
Адәм баласының гомере бигрәк тиз үтә икән. Балалар үсеп, чит якларга китеп, үзләренә оя коргач, һәр өлкән кешенең башында: “Киләчәктә ничек яшәргә?” — дигән сорау туа. Менә шундый чакта борчу-мәшәкатьләреңне бүлешердәй, көн саен килеп хәлеңне белердәй, тәмле ашлар пешереп сыйлардай, күңелдәге авыр уйларны оныттырырдай кеше кирәк була.
Бәхеткә, Камышлы районының Чулпан авылында да бар икән әле андыйлар. Күптән түгел мин өлкән яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтүче Солтания Фәйрузова, Рифа Җуматдинова һәм Фәнүзә Сәлахова белән очрашып, сөйләшеп киттек. Читать полностью