2013 елның апрелендә Самараның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда үткән шигърият кичәсендә иҗат җимешләрен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган каләм тибрәтүчеләр дә бар иде. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичергән Илһамия Гарипованың шигырьләре аеруча игътибарга лаек булды. Аларны кызы Гөлназ Биксалиева, оныклары Алия Биксалиева, Ильмаз һәм Исламия Гариповлар сәнгатьле итеп укып, тамашачыны тирән дулкынландырдылар. Әлеге чыгышлар югары бәягә лаек булдылар.
Җирле автор белән очрашу, танышу максаты белән Камышлы районы Яңа Усман авылына юнәлдем. Читать полностью