Өлкән яшьтәге кешеләр белән аралаша башласаң, аларның ихтыяр көченә, батырлыгына, тормышны белүләренә һәм сөюләренә хәйран каласың. Алар кебек көчле рухлы кешеләр генә коллективизация һәм репрессияләр, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр елларны үтеп, кеше булып кала алганнар.
14 ноябрьдә йөзенче туган көнен бәйрәм иткән әтиебез Барый Гариф улы Әбүсәетов та шундый, йөзле кадак кебек нык кеше. Читать полностью