Моннан ике ел элек Фәридә Фәйзуллина зур уңыш белән Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә дә җырлаган иде.
Чабаксарда узган Федераль Сабан туенда Чувашиянең һәм чуваш халкының танылган җырчысы, татар милләтеннән булган Фәридә Фәйзуллинага “Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аны бу уңайдан ике республиканың да җитәкчеләре — Михаил Игнатьев һәм Рөстәм Миңнеханов котлады. Читать полностью