(Әле күптән түгел генә иремнең энекәше туды, бу шигыремне шушы сабыйга багышладым)
Әле туган бала ята
Үзе генә бүлмәдә.
Шушы кечкенә йомгак та
Тырыша бит яшәргә.
Читать полностью
(Әле күптән түгел генә иремнең энекәше туды, бу шигыремне шушы сабыйга багышладым)
Әле туган бала ята
Үзе генә бүлмәдә.
Шушы кечкенә йомгак та
Тырыша бит яшәргә.
Читать полностью
Февраль башында Большая Черниговка авылының мөселманнар оешмасы рәисе, имам Гомәр Баймөхәммәт улы Галиуллин (Утекаево авылында туып-үскән) яшәгән ике фатирлы өе янды. Барысы да исән, тик өй урынында таш диварлар гына утырып калган. Кем күпме булдыра ала, шул хәтле ярдәм итүен соралабыз. Читать полностью
Самара өлкәсендә үткәрелүче “Баян рухы” (“Душа баяна”) өлкә фестиваленең Киров, Промышленный һәм Красная Глинка районнары гармунчылары һәм баянчылары өчен йомгаклау концерты узды. Бу фестиваль өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров инициативасы буенча сәләтле башкаручыларны ачыклау, аларның осталыгын тагын да үстерү, милли уен коралларында уйнау гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан беренче тапкыр оештырылды. Читать полностью
Февраль ахырында Похвистнево районының Мәчәләй авылында зур спорт чарасы — шашка буенча өлкә чемпионаты узды. Габдулла Тукай исемендәге бу ярышларны Похвистнево районы администрациясе, өлкә спорт министрлыгы һәм өлкә шашка Федерациясе ярдәмендә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырды. Читать полностью
Өлкәбездә бишенче тапкыр үткәрелгән “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале быел “Минем Россия” темасына багышланган иде. Отчет концертлары әле үткән елның октябрендә башланып, иң шәп сәхнәләрдә – Самара һәм Тольятти филармонияләрендә, Самараның опера һәм балет театрында, Тольятти Мәдәният һәм иҗат сараенда узды. Фестиваль 3 мартта зур гала-концерт белән тәмамланды. Анда 611 иҗат коллективы катнашып, бу көнне сәхнәдә 8760 үзешчән артист чыгыш ясады. Читать полностью
Самараларга мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы була, —
Шунда да уйлап алам, — дип, “Иделләре-күлләре” җырын бозып җырлаган Филүс Каһировны Самара тамашачысы яратмый нишләсен инде. Читать полностью
Кешелекнең могҗизасы — ана булу,
Тормышының чәчәкләре — бала туу.
Әниемне котлыйм бүген бәйрәм белән,
Күңеленә үтсен минем наз-ярату. Читать полностью
10 мартта Самараның “Заря” клубында “Самара татарлары” журналының биш еллыгы үткәрелә. Шул уңайдан “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира ШӘВӘЛИЕВА журналны бар итүче меценат, өлкә татар “Туган тел” оешмасы президенты, икътисади фәннәр докторы Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ һәм басманың баш мөхәррире, журналист, социология һәм милләтара мөнәсәбәтләр белгече Данияр Ирек улы СӘЙФИЕВ белән әңгәмә корды. Читать полностью
Һәр хатын-кызның матур буласы килә. Моның өчен берәүләр күп вакытны матурлык салоннарында уздыра, икенчеләре модадан калышмаска тырыша. Ә менә хатын-кызларга матур булырга ярдәм итүче милләттәшебез Наилә Майер (Низамова): “Чын-чынлап матур булу өчен үзеңнең стилеңне табу кирәк”, — дип саный. Читать полностью
В субботу, 3 марта, на лыжной базе «Чайка» прошел День здоровья татарской общины Самары. В ярком национальном празднике принял участие глава региона Дмитрий Азаров.
День здоровья проводится в Самаре с 2013 года. Организатором праздника стала городская школа «Яктылык» с углубленным изучением отдельных предметов.
Февраль урталарында Самараның «Алтын балык» балаларны сәламәтләндерү лагеренда Сәләт-Самара аланының кышкы сменасы узды. Анда «Яктылык» мәктәбенең 6 — 8нче сыйныфларында укучы 42 бала һәм Татарстан Республикасыннан килгән 4 сәлкеш ял иттеләр. Читать полностью
Кышның салкын бер көнендә яман чир арабыздан мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле авылдашыбыз Сания Хәйдәр кызы Әмированы алып китте. Вафатына инде 40 көн тулса да, бу югалтуга күңел һаман ышанып бетми, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары аны көн саен изге догалар, җылы сүзләр белән искә ала. Читать полностью
Үткән ял көннәрендә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат йортында “Казан” бию ансамбле бик матур концерт белән чыгыш ясады. Читать полностью