Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Мәчәләй авылында яшәүче Сафия һәм Сәйфулла Касыймовлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Читать полностью
Урыны җәннәттә булсын!
Яман чир авыруы арабыздан озак еллар Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән Сания Хәйдәр кызы Әмированы алып китте. Сания һәр укытучының, укучының, авылдашының йөрәгендә мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле булуы белән тирән эз калдырды. Кояш кебек балкып торган якты йөзе, акыллы, төпле киңәшләре беркайчан да күңелдән китмәс. Бу зур югалту йөрәкләребезне әрнетте, тетрәндерде. Читать полностью
Спортчы, активист, һәм, ниһаять, чибәр ханым!
Камышлы авылының халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, “Бердәмлек” газетасының күптәнге дусты, “Одноклассники” интернет челтәрендә Камышлы хәбәрләрен яктыртып торучы “Терра-Камышла” төркеме администраторы Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова шушы көннәрдә олуг бәйрәмен – 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бу уңайдан штаттан тыш хәбәрчебез Нурсинә Хәкимова аның белән очрашып, юбилярның тормыш юлы хакында сөйләште. Шул язманы укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Читать полностью
«Дуслык» собрал друзей (ВИДЕО) / Бәйрәмнәрнең иң зурысы дуслар җыелган җирдә
28 января в городе Нефтегорск Самарской области прошло мероприятие, посвященное 20-летию татарского национального центра «Дуслык» МКДЦ «Нефтяник» муниципального района Нефтегорский. Читать полностью
Татарская автономия Сызрани планирует 2018 год / Киләчәккә бурычлар куелды
Национально-культурная автономия татар г.о. Сызрань ведет активную деятельность на протяжении многих лет, и надо сказать, с каждым годом мероприятий становится все больше, они более разнообразные и интересные. Читать полностью
Гроссмейстерларны үзебез тәрбиялибез / Гроссмейстеров воспитываем сами
“Шахмат мәсьәләсен чишү — зиһен өчен гимнастика”, — дип кабатларга ярата иде Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең математика укытучысы Салих Заһид улы Шәрәфетдинов. Районның Мактаулы гражданины, шагыйрь Салих ага үзе дә шахмат белән “авырып”, бу спорт төре буенча спорт мастеры кандидаты исеменә лаек булган кеше. Ул бакыйлыкка күчкәч, Салих аганың улы Илдар әтиләре истәлегенә шахмат турниры уздыруны башлап җибәрде. Бүген бу чараны өлкәбезнең күп шахматчылары зур бәйрәм кебек көтеп ала. Аның өлкә шахмат федерациясенең эш планына кертелүе дә чараның дәрәҗәсе турында сөйли. Читать полностью
Праздник души / Баян – Россия күңеле
В этот день зрительский зал РДК имени А.Давыдова был переполнен. Обратившись к зрителям с приветственным словом, глава Камышлинского района Р.К. Багаутдинов вручил благодарственные письма депутата Самарской губернской думы шестого созыва В.А. Субботина за большой личный вклад и активное участие в развитии культуры района Светлане Павловой, Рузие Тягаевой, Римме Галимуллиной, Айгуль Галиуллиной, Вере Овчинниковой, Гульнаре Абдулловой, Рашиту Фардееву. Диплома лауреата III областного фестиваля «Гармонь моя, говорушечка» им.Ивана Драгунова удостоены Марат Шайхутдинов и татарский народный фольклорный ансабль «Ак каен», а чувашскому фольклорному ансамблю «Шевле» вручено свидетельство о подтверждении звания «Народный самодеятельный коллектив».
Кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез
1755 елның 25 январенда императрица Елизавета Петровна «Мәскәүдә Университет һәм ике гимназия ачу Указына” кул куйган. Шуннан бу көн университет һәм студент көне дип санала. Хәзерге вакытта да Россия студентлары, концертлар куеп, төрле конкурслар ясап, үз бәйрәмнәрен гөрләтеп үткәрәләр. Чөнки студент тормышы – иң күңелле чак, дип әйтергә мөмкин. Һәрбер кешегә бу вакытлар төрле яклары белән истә кала. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Берәүләрдә ул өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры буларак, ә икенчеләрдә тулай торак, сессия вакытында төннәр буе укып утыру, имтихан алдыннан дер калтыраулар белән истә калгандыр. Ә бүгенге студентлар ничек яши? Буласы абитуриентларга алар нинди теләкләр телиләр? Шушы сораулар белән берничә студентка мөрәҗәгать иттек. Читать полностью
Рәшит ШАМКАЙ: “Бакчага йөрмәгәч, берәүләр “Шамкай ялкау” дип начар данымны чыгарды”
Рәшит Шамкай белән әле моннан 6-7 ел элек безнең авыл Сабан туенда танышып, сөйләшеп киттек. Казанга килеп, университет бусагаларын атлап кергәннән соң да, сирәк-мирәк кенә булса да: “Шәһәргә ияләшеп буламы, җитди кыз?” – дип хәлләремне сорап, шалтыраткалап торды ул.
Ә беркөнне карурмандай кашларына карап, үзе белән әңгәмә корыр өчен дип, Чуйков урамында урнашкан өч бүлмәле фатирына тәпиләдем. Читать полностью
Боҗыр төркеме
Карап торам беркөн тәрәзәдән,
Ап-ак кардан күзләр камаша,
Кыр ягында минем карашымны
Җәлеп итте сәер тамаша:
Карлы юлда кинәт пәйда булды
Йодрык хәтле кара нәрсәләр.
Көтеп тордым, бәлки танырмын дип,
Монда таба әгәр килсәләр. Читать полностью
Татары Сызрани благоустроили Тимирязевский парк и решили залить каток / Тимирязев паркында шугалак булачак
13 января, в канун старого Нового года, активисты Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань решили благоустроить территорию любимого горожанами Тимирязевского парка. Этому чудному рукотворному саду уже 100 лет! Во времена Советского Союза он был одним из центров культурно-массового отдыха жителей города. Но, к сожалению, сегодня парк находится в несколько запущенном состоянии. Читать полностью
Отрадныйда мәчет төзелә
Үткән җәйдә Отрадный шәһәрендә яшәүче мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган чара узды: биредә төзеләчәк мәчеткә нигез салынды. Беренче казыкны тантаналы рәвештә өлкә мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин каккан иде.
Яңа шигырьләр китабымны тәкъдим итәм
Яраткан “Бердәмлег”емә күптәннән язганым юк иде инде. Илһамланып киттем дә үземнең хәл-әхвәлне белгертеп, хат язарга ниятләдем. Туксанга якынлашып барган көнемдә минем тормышымда бер яңа үзгәреш булырга тора бит әле. Мәрхәбә кызымның үтенече буенча өлкә хакимияте миңа, хезмәтемне югары бәяләп, торак шартларымны яхшырту өчен 1 миллион 300 мең сум күләмендә акча бүлеп бирергә карар чыгарган иде. Шул акчага оныгым яшәгән Пестравкада миңа фатир сатып алганнар. Күптән түгел үзем шунда барып күреп кайттым: әйбәт, хәзергечә, шәһәрдәгечә эшләнгән фатир. Тик икенче катта, шунысы гына бераз ошап бетмәде. Вакыты-вакыты белән минем аякларымны көзән җыергалый башлады бит. Ә берүземә Таллыда яшәве дә кыен. Шуңа ризалаштым да инде. Читать полностью