Самараның Иске мәчете 50 еллык юбилеен билгеләп үтте
Самараның Малый Тупик урамындагы Иске мәчеткә быел 50 ел тулды. Декабрь урталарында өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте өлкә администрациясе ярдәмендә юбилей тантанасын шәһәрнең “Заря” мәдәният йортында зурлап үткәрде. Бәйрәмгә өлкә һәм шәһәр администрациясе вәкилләре, дин әһелләре, мәчет картлары, дини гыйлем алучы хатын-кызлар, шәкертләр чакырылган иде. Читать полностью