Кайда соң син, Иркәгөл?!

1755184Алдыбызда сузылып яткан асфальт тасмасы башымда җавап таба алмаслык уйлар тудыра. Тагын кеше язмышлары… Ничә тапкыр үз-үземә, бу турыда язмам, дип сүз бирсәм дә, тагын шуңа әйләнеп кайтам. Ни хәл итим, яңа танышым Нәкыйп абыйның ачынып: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” – дип әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый. Менә инде тагын кулым каләмгә үрелә… Читать полностью

Догалы йортта бәрәкәт, дуслык хакимлек итә

Бахтиевы- Теплицабызда яшелчә үс­тереп, терлек асрап, рә­хәтләнеп туган авылыбызда яшибез. Яшь олыгайган саен чит җирләрдә азапланып эш эзләп йөрисебез килми, — дип каршы алдылар мине Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәү­че Сәйфулла белән Руза­лия Бәхтиевлар. Аларның тор­мыш юлларына килгәндә, Сәй­фул­ланы Кинел посёлогындагы авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, юллама биреп,  Гали авылына эшкә җи­бә­рә­ләр. Ул биредә озак еллар зо­отехник булып хезмәт итә, үзен сынап карар өчен йорты янындагы теплицада кыяр да үстереп карый, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә. Аннан колхоз таркалгач, туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып, хәләл җефете Рузалия ханым белән бергәләп, өр-яңа йорт-җир төзеп керә. Менә шунда теплицада кыяр үстерү тәҗрибәсе ярап куя да инде. Читать полностью

Тәүфыйклы булып үссеннәр

мэдрэсэдэ укучы балалар Зохрэ абыстай белэн бергэКамышлы районы, Иске Ярмәк авылы кунакчыллыгы һәм бердәмлеге белән дан тота. 277 ел элек чукындырудан качып, динебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап яшәү өчен тынычрак урын эзләп килгән  төрле төбәк татарлары Юкәле тау итәгендә үзләренә йортлар сала башлаганчы башта гыйбадәтханә төзегәннәр. Ата-бабаларыбызның укыган догалары җиребезгә изгелек, муллык биргән, үзләрен чукындырудан саклагандыр. Читать полностью

Сания ШӘЙХЕТДИНОВА: «Бердәмлек»кә язылыйк та укыйк!

Самараның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган шигърият кичәсенә Камышлы районыннан барган балалар төркемендә минем оныгым Лилия Шәйхетдинова да бар иде. Ул Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигырен сөйләп, приз­лы урын алып кайтты. Соңрак “Бердәмлек” газетасында аның чыгышы турында матур сүзләр дә язылды. Кызганычка, газетада басылган фотосурәттә шундый ук татар күлмәге кигән, ләкин башка кыз басып тора иде.

Без газетага үпкәләмәдек тә, гафу сүзләре яздырып та җәфаламадык, тик әдәбият һәм шигърият белән мавыгучы кызыбызның уңышларына тагын бер кат шатланып куйдык. Читать полностью

Нурлар алып нур чишмәләреннән…

загруженноеМоннан нәкъ 24 ел элек, 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күргән иде

Быелгы кыш миңа бик озын булып тоелды. Бигрәк тә март карлы яңгырлары, бозлавыклары белән ялыктырды. Озакка сузылган суыклар эчне пошырып, күңелгә ниндидер шом салып торган көннәрнең берсендә кызым минем кәефсезләнеп йөрүемне күреп алган булса кирәк: “Әни, син бабабызның сүзләрен оныттыңмыни? Яз башында өегезнең бөтен почмакларын тузаннан, иске әйберләрдән арындырырга кирәк”, - дип әйтә иде бит ул. Кыш буе җыелган басма матбугатны булса да тәртипкә китер инде”. Читать полностью

«Бердәмлек» газетасы битендә яңа исем

Алия фото 1Бүген хөрмәтле укучыларыбызны Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылында туып үскән, Самараның педагогия университетының психология бүлегендә укып чыккан Алия АРСЛАНОВА белән таныштырабыз.

Бу яшь ханым редакция өчен чын ачыш булды әле. Аның әнисенең кулына Алиянең язмалары килеп эләккәндә ул гел әйтеп килгән: синең урының “Бердәмлек” газетасында. Талантың бар, яз, кызым. Ә Алия һаман яхшысынмаган, газетада эшләүче хәбәрчеләр кебек матур итеп яза белмәм, дип уйлаган. Читать полностью

Шатлыклы һәм талантлы балачак

балалар фестивале 026Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда 18нче тапкыр Татар балалары фестивале уздырылды. Традициягә әверелгән бу чараны соңгы елларда Самара шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте уздырып килә. Бу юлы да оешманың җитәкчесе Рифкать ХУҖИН, аның урынбасары Ленар САБИРОВ, “Яктылык” мәктәбе укытучылары, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге ярдәмчеләре Зөлфия ГАЛИХАНОВА һәм Алия МУСИНА, Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Нурия МИН­ҺАҖИЯНОВА фестивальне оештыруга күп көч куйдылар.

Читать полностью

Самара өстендә башкорт моңы

концерт башкортБашкортостанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән кыска гына вакыт эчендә Самара өлкәсендә берничә башкорт концерты булып узды

Башкорт җырчыларының дала кебек киң һәм моңлы тавышлары, кошлар кебек очып биюче егетләре, суда йөзгән аккошлардай салмак биюче кызлары, Урал тауларының куәтле сулышын, һаваны яңа төсләргә бизәгән салават күпере матурлыгын, шыбыр-шыбыр яуган ләйсән яңгыры тавышларын үз эченә алган курай моңы тамашачыларны таң калдыра. Читать полностью

“Татар кухнясы” иң беренче булды

“Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия ӘЮПОВА.

“Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия ӘЮПОВА.

Бу артык зур булмаган, ләкин зәвыклы итеп бизәлгән ашханә бүлмәсе Самараның Гагарин проспектындагы күпкатлы кызыл кирпечтән төзелгән йортларның берсендә урнашкан. Ерак та түгел метроның Гагарин станциясе тукталышы. Урамның ике ягыннан да халык агыла да агыла гына. Шуннан үтеп баручы һәркем “Татарская кухня” дип язылган элмә тактага игътибар итмичә калмый. Менә кайда икән ул бөтен Самарага билгеле (Самарага гына микән? Казанга да, Идел буендагы башка зур шәһәрләргә дә исеме таралган) милләттәшебез Разия Газимҗан кызы Әюпованың милли татар ашханәсе. Читать полностью

Алсу ШӘЯХМӘТОВА: «Без Гали авылының Котылдык – Яшьләр урамында яшибез»

алькино2010 елда Гали авылына 400 яшь тулды. Шул чакны мин кызыксынып, ә безнең урамыбызга ничә ел икән соң, дип уйлана башладым һәм бу сорауга җавап эзләргә тотындым.

Урам урынында элек Тәрҗиев исемендәге колхозның беренче бригадасы урнашкан булган, диләр. Анда күпләп атлар тотканнар, ә тирә-якта буш җирләр җәйрәп яткан. 1963 елда шушы урынга беренчеләрдән булып Нәүфәл абый Моратовлар гаиләсе бура күтәреп, өй салып кергән. Бер ел үткәч, алар кырыена Рәшит абый Вәлиевлар гаиләсе яңа өй җиткерә. Аннары – Шәяхмәтовлар, Мостафиннар. Тагын бер елдан соң Гәрәевләр, Алтынбаевлар, Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләләре дә төп йорттан аерылып чыгып, үзләренең өйләрендә яши башлыйлар. Читать полностью

Изге чишмә хикмәте

чишмаДенис авылына җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар…

Бу урында кайчандыр түгәрәк күл булган. Күп еллар элек биредә узган әрнүле вакыйгадан соң, аның суы кипкән, диләр. Тигез җирдәге каберлек урыны күзгә күренеп биегәя, тауга әйләнә бара. Ә тау янындагы чишмәне изге Җиһангир чишмәсе дип атыйлар. Читать полностью

Планшет укырга булышмый, ә зарары бар

Тазетдинова ГКамышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлфия Мәрдегалим кызы ТАҖЕТДИНОВА укучыларга телне ничек өйрәтүе турында менә нәрсәләр сөйләде. Читать полностью

Искеусманлыларның «Бәхетле балачагы»

Камышлы районы Иске Усман авылында һәр елның яз айларында балалар иҗаты кичәләре уздырылып килә. Менә бу елның апрель башында да авыл Мәдәният йортында зур бәйрәм узды. Без бу очрашуны «Бәхетле балачак» дип атадык. 

“Бәхетле балачак — 2014” балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат бәйрәмендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар туган телебездә матур итеп шигырьләр сөйләде, моңлы җырлар җырлады, милли биюләребезне биеде һәм мәктәп тормышыннан кызык-лы хәлләрне сәхнәләштереп күрсәтте. Балалар  Шәүкәт Галиев, Бари Рәхмәт, Зәкия Туфайлова  шигырьләрен искиткеч матур итеп сөйләделәр.  Читать полностью