Көзге озын кичләрнең берсендә гаилә фотоальбомымны ачып, яшьлек елларымны искә алып утырганда студент чорында төшкән берничә рәсем күзгә чалынды. Берсенең артына: “Женяга — Лерадан. Яшьлек елларыбызның иң шаян, күңелле вакытларын онытма”, дип язылган.
… Хатирәләр мине 1960 елның салкын март аена алып киттеләр. Безне — Сызран медицина училищесының 6 студентын, Камышлы районы хастаханәсенә практикага җибәрделәр. Арабызда якын дустым, шушы авылда туып-үскән Лера (бәлки аның исеме башкача булып, русча үзен Лера дип йөрткәндер, белмим) Мөхәммәтҗанова да бар иде. Читать полностью