Озак еллар бергә тату тормыш кичерү өчен ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез, андый парлар янәшәбездә шактый күп. Ульян өлкәсенең Әбдери авылында туып-үскән, инде озак еллар Самарада гомер итүче Мансур һәм Мәрьям Шәһвәлиевлар нәкъ шундыйлардан. Читать полностью
Балалар белән эшләү – зур бәхет ул!
Милләттәшебез Гөлия Морозова өчен Самараның 188 санлы балалар бакчасы – икенче йорт. Җиде ел элек биредә хезмәт юлын тәрбияче буларак башлаган ханым бүген тәрбия һәм методика буенча җитәкче урынбасары вазифаларын башкара. Читать полностью
Дуслык булса, яшәү дә күңелле
Алтын көзнең кояшлы ял көнендә Самараның Волгарь бистәсендә Дуслык көне гөрләп үтте. Бу бәйрәмнең өченче мәртәбә уздырылуына карамастан, халыкның кызыксынучанлыгы кимеми, киресенчә, арта гына бара. Бигрәк тә бәйрәмдә яшьләрнең күп булуы куандыра. Читать полностью
Халыклар дуслыгы – ерак бабаларыбыз мирасы
Похвистнево районында 30 меңгә якын төрле милләт кешесе яши. Аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән башкаларны да таныштыру максатыннан районда менә инде икенче тапкыр “Без бергә” дип аталган милли фестиваль уздырылды. Үткән елны кунакларны Гали авылы кабул иткән булса, быел бәйрәм Зур Толкай авылында гөрләп үтте. Читать полностью
Мы не любим сидеть дома / Күл буенда искиткеч бер көн
В рамках Года экологии и в связи с 280-летием нашего села имам-хатиб Абдулла хазрат Мухаммедкарим совместно с местными трудовыми коллективами организовал для жителей села Старое Ермаково активный отдых на природе «Мы не любим сидеть дома — нас влечет к себе природа». Читать полностью
Безнең Галимҗан Хөсәенов
Хәтерне яңартырга, үткәнне искә төшерергә сәбәп булды бу сәфәрем. Быел җәй башында эш белән Самарага баргач, беркөнне өлкә радиосыннан бер хәбәр колакка керде. Шәһәр үзәгендәге «Самара-Космос» музеенда 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына һәм «Крылья Советов» клубының 75 еллыгына багышланган күргәзмә ачылуы турында иде ул. Шунда кылт итеп данлы якташыбыз Галимҗан Хөсәенов искә төште бит. Читать полностью
Халкым, уян!
Туган авылым Яңа Усманны бик яратам, халкымны нык хөрмәт итәм. Үсеп килүче яшь буын өчен дә чын күңелемнән шатланып бетә алмыйм. Заманасына карата алар, күпчелегебез уйлаганча, бик начар түгелләр. Безгә яшьләр белән күбрәк эшләргә кирәк, минемчә. Оныкларыбызны да тәртипсез дип әйтергә һич кенә дә ярамый. Шулай да мәктәп биргән тәрбия генә хәзерге заман балаларына җитешми, дип уйлыйм. Моңа күбрәк ата-аналар үзләре тырышсын иде. Белүемчә, кайберәүләр укытучыларны гаеплиләр, аларның өстеннән шикаятьләр язып йөргән булалар, ә хата күбрәк ата-аналарның үзләрендә. Шулай да мин яшьләребезнең тыйнак һәм матур булуларына куанам. “Бер тәртипсез сыер бөтен көтүне пычрата” дигән әйтем дә бар бит. Андыйлар да юк түгел шул әле. Читать полностью
Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим…
Нәрсә ул ятимлек? Балаларын үстереп, зур тормыш юлына озаткан ата-ана да, әти-әнисез калган бала да, бушап калган йорт та ятим була… Туган йортым каршында басып торам. Ул хәзер ятим… Без үскәндә ишек алдында бер бөртек үлән дә булмый торган иде. Хәзер, әнә, бар җирне әрем, кычыткан басып алган. Читать полностью
Корбан – рәхмәт һәм бәрәкәт ул
Сентябрьнең беренче көнендә дин кардәшләребез зурлап Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Бу көнне өлкәбезнең барлык мәхәлләләрендә бәйрәм рухы хөкем итте, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалынды. Читать полностью
“Угрюм река” корбаннары
Үткән елның июнь ахырында “Россия-Самара” радиосы кайгылы хәбәр ирештерде. Большой Кинель елгасында (Кинель-Черкасс районы) коенганда берничә бала һәлак булган. Үзәк телевидение һәм радио буенча Карелиянең көньягында урнашкан (“Сямозеро”) базасында ял итүче ундүрт яшүсмернең дә, давыл вакытында көймәләре батып, һәлак булулары турында хәбәр иттеләр. Кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмер балаларның, вакытсыз үлеме аларның ата-аналарына, туганнарына һәм җәмгыять өчен зур кайгы, зур югалту, әлбәттә. Читать полностью
В центральной библиотеке Сызрани прошел «День дружбы народов» / Барыбыз да тату һәм дус яшибез…
12 сентября в Центральной библиотеке им. Е.И. Аркадьева г.о. Сызрань состоялось культурно-познавательное мероприятие «День дружбы народов». Главные цели мероприятия: ознакомление с культурой и традициями, бытом и национальными костюмами, а также, безусловно, творчеством, разных народов, проживающих на территории Сызрани и Самарской области. Читать полностью
Минтимер Шәймиев: “Самара егетләре тик тормый инде”
“Самара төбәге татарлары: тарихи-этнографик һәм җәмгыяви-икътисади очерклар” (“Татары Самарского края: историко-этнографические и социально-экономические очерки”) дип аталган фәнни җыентыкның басылып чыгуы турында «Бердәмлек» газетасы хәбәр иткән иде инде. Ә үткән пәнҗешәмбедә өлкә китапханәсендә аны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Чарага йөздән артык кеше — өлкә хөкүмәте һәм Самара шәһәре Думасы вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм студентлары, архив белгечләре, мәгариф системасы хезмәткәрләре, дин әһелләре, милли-мәдәни җәмгыятьләр җитәкчеләре, журналистлар һәм тарих белән кызыксынучылар килгән иде. Читать полностью
Участникам форума «Дорогами предков» была предложена насыщенная и плодотворная программа (ФОТОРЕПОРТАЖ №2) / Ата-бабаларыбыз юлыннан
Напоминаем, с 11 по 13 сентября 2017 года по инициативе и поддержке Культурно-исторического фонда «Булгарское наследие» состоялся форум «Дорогами предков» — экскурсия по Волге на теплоходе «Алексей Толстой» с участием соплеменников из Самарского региона по маршруту: Самара-Казань-Болгары-Ширяево-Самара. Читать полностью