Мәчәләйнең Сабантуе гөрләп узды (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Җырлап-биеп хезмәт кешесен зурлыйбыз

image415 июльдә Мәчәләй авылының олысы-кечесе, кайткан кунаклар Сабантуй мәйданына ашыкты. Ел саен гадәт буенча үткәрелүче бәйрәм быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте. Читать полностью

Фәридәнең җыры – иң яхшы бүләк

Римма Минсафина һәм Равил Вәлиуллов.

Римма Минсафина һәм Равил Вәлиуллов.

8 июльдә Толь­ятти татарлары юбилейлы Сабан туен бәйрәм иттеләр. Соңгы утыз елда даими үткәрелеп килгән бу чара быел шәһәрнең 280 ел­лыгына багышланган иде һәм анда татарлар гына түгел, башка милләт ха­лыклары да рәхәтләнеп кү­ңел ачты.

Мин үзем, татар моңына гашыйк кеше буларак, милли бәйрәмебезгә фәкать концерт карар өчен барам. Гадәттә, анда Тольятти татарлары активистларының берсе, якын дустым Римма Минсафина (Җаббарова) да чыгыш ясый иде. Әлегә ул, нәни кызын тәрбияләү сәбәпле, быелгы чарада катнаша алмады. Бу юлы миңа үзешчән коллективлар чыгышын карау, Казан артистлары җырлавын тыңлау гына насыйп булды. Читать полностью

Бала караган өчен пенсия кемгә арттырыла?

25-6Соңгы вакытта «Бердәмлек» газетасы редак­циясенә: “Бала караган өчен пенсия арттырыла икән. Шул турыда тәфсилләп языгыз әле”, — дип шалтыратучылар булды. Бу сорауга җавап эзләп “Россиянең пенсион фонды” сайтына керергә туры килде. Анда барысы да аңлаешлы итеп язылган. Элек, пенсия күләмен исәпләп чыгарганда, бала карап утырган вакыт стажга кертелә барган, ә 2015 елдан башлап ул пенсия баллары белән исәпләнә икән. Читать полностью

“Ялкынлы яшьлек” тарихлы булды

Обложка ЯЯСамараның Гагарин паркында үткән өлкә Сабантуенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючевның шатлык нурлары чәчеп, тутый кош тоткан кебек бер кочак ал тышлы китаплар күтәреп йөрүен күрүчеләр булды. Бу әле генә “Книга” нәшриятендә басылып чыккан “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 45 еллык тарихына багышланган китап-альбом иде. Читать полностью

Галидә тормыш дәвам итә

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

Манты әзерләү цехында эшләүче хатын-кызлар төркеме.

Авылыбызның танылган эшкуары, җәмәгать эшлеклесе Расих Мөҗәһит улы Латыйповның бакыйлыкка күчүенә дә тиздән биш ай була инде. Андагы хәлләр беркемгә дә мәгълүм түгел, ә менә монда ул башлаган эшләрне аның гаилә әгъзалары дәвам итә. Читать полностью

Денис авылында бәхет һәм шатлык туе

_1_20170701_1570068826Авыл кешесе ел саен Сабан туен өзелеп көтеп ала. Бу юлы безнең Денис авылында Сабан туе була дигән көнне яңгырлы таң атты. Бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итә алмабыз инде дип, бераз борчулы уйлар кичерсәк тә, яңгыр беразга туктап, балкып кояш чыккач та халык музыка яңгыраган мәйданга таба агылды. Читать полностью

Самара Сабан туе хәтергә кайгы көне булып кереп калды

с газетамиИюльнең беренче шимбәсендә Рос­сиянең күп шәһәр-авылларында Сабан туйлары гөрләде. Башка ел­лардан аерма буларак, быел июнь ае уразага туры килү сәбәпле, милли бәйрәмебез шулай соңгарак калды. Кай­бер урын­нарда ишеп-ишеп яуган яңгыр астында үтүе белән дә үзенчәлекле булды ул.

Без, “Бердәмлек”нең үткән санында Самарада узган Сабан туе турында күләмле язма урнаштырган идек инде. Ә менә хәзер самаралыларның бәйрәменә карата туган фикерләре белән танылган татар журналисты Фәния ханым Хуҗахмәт уртаклаша. Читать полностью

Гонимые временем / Тимергали нәселе очрашты

1В Камышле состоялась первая встреча родословной семьи Тимергали

Эта история начиналась очень давно, когда Ахметгаряев Билал, собрав своих родственников, передал им сообщение о том, что в 1847 году пять родных братьев из Чистопольского района села Татарский Толкиш поселились в Камышле. Об этом записано в старинной книге Коран, которая хранится в семье у потомков. Читать полностью

Называют село это Алькино — Гали аул!

iВ последние годы мне не раз приходилось бывать в селе Алькино Похвистневского района и отдыхать в туристическом комплексе «Уютный дом». И каждый раз я восхищался гостеприимством живущих в этом селе людей, красотой природы. Читать полностью

III областной сельский Сабантуй стал яркой демонстрацией дружбы народов (ФОТОРЕПОРТАЖ №2) / Берләштерә торган туй!

1-DSC_09618 июля на ипподроме райцентра Челно-Вершины отгремел III областной сельский Сабантуй, главная цель которого  оживить и возродить татарские села региона.

Главным организатором Сабантуя выступила администрация муниципального района Челно-Вершинский при поддержке Самарского областного татарского общества «Туган тел». Основными спонсорами праздника стали многочисленные татарские предприниматели региона. Читать полностью

Гали авылында яңа хәләл ит кибете ачылды

20170627_123826Ян күршем, бергә уйнап үскән классташым Бәхрәмия белән без әле дә бер урамда яшибез. Ә аның әтисе Зәй­ни абый бик тә игелекле, ярдәмчел кеше иде. Үзенең балаларына нәрсә алып кайтса, сеңелем Сәгыйдә белән миңа да өлеш чыгара иде. Конфет, печенье дисеңме, башка тәм-томнармы… Бервакыт хәтта курчак та бүләк иткән иде. Без әтисез, ятим үскән балаларның ничек куанганын белсәгез икән сез! Читать полностью

Милли гаилә – ил байлыгы

image

Татар гаиләсен Балыклы авылында яшәүче Рәшит һәм Илсөяр Фәрдиевлар тәкъдим итте.

Похвистнево районының Гали авылында “Милли гаи­лә — ил байлыгы” дип атал­ган фестиваль узды. Бу чара Са­мара өлкәсе хатын-кыз­лары иҗтимагый оешмасы тара­фын­­нан дүртенче тапкыр үткәрелә.

Быелгы фестивальгә кунак­лар Кләүле, Камышлы, Исаклы, Кинель-Черкасс һәм Похвистнево районнарыннан җыелды. Аларны “Самара өлкәсе хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Анна Васильева, Пох­вистнево районы башлыгы Юрий Рябов сәламләделәр һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Читать полностью

Уңышлар сиңа, Раилә!

Раиля1

Раилә Алтынбаева.

Кичә, 9 июльдә, Россия почтасы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек

Почта хәзерге интернет заманында да комму­ни­ка­ция­ләрнең иң гади һәм популяр чарасы буларак, үз билгеләнешен югалтмый. “Бердәмлек” газетасы почта хезмәтеннән башка өйләребезгә килеп тора алыр иде микән? Хат ташучы­лар, газета-журналарны санап, бүлеп торучылар, машина йөр­түчеләр һәм башка поч­та хез­мәткәрләре укучы белән мат­бугат чарасы арасында то­таш­тыручы җепләр булып торалар. Читать полностью