Самарада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад үткәрелде. Төп чараның башы иртәнге сәгать тугызга билгеләнгән булса да, Куйбышев мәйданы инде сәгать җидедә үк халык белән тула башлады. Махсус трибуналарда гына бу көнне 32 меңгә якын кеше утырган иде, ә мәйдан тирәли җыелган халыкның саны 50 меңгә җиткәндер, мөгаен.
Һава торышы да сынатмады: Мәскәүдә кар явып, кешеләр парадка җылы киемнәрдән килергә мәҗбүр булсалар, самаралыларны кояшлы язгы көн сәламлады. Читать полностью