Ник икән яшьлекне
Кабатлый алмыйлар?
Ник аның кадерен
Ул узгач аңлыйлар?
Әллә ул тылсымлы,
Сихри бер вакытмы?
Шуңа да күренми,
Сизелми актымы?
Читать полностью
Туган як
Шаулап торган иген
басуларым.
Урап туймыйм урман буйларын,
Шунда канатланды хыялларым. Читать полностью
Яз елмаюы
Укучыларыбыз – безнең таянычыбыз
25 апрель — “Бердәмлек” туган көн
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Менә тагын ямьле апрель җиргә ягымлы кояш нурларын коя. Шундый матур чорда тугангадырмы, халкыбыз “Бердәмлек” газетасын ярата, авыр чаклар булуына карамастан, языла, укый, бәхәсләшә… Без шундый икеяклы элемтәгә бик шатбыз. Менә әле 16нчы саныбызда гына безне тәнкыйтькә тотканнар иде, инде бу номерда Камышлыдагы хезмәттәшебез Фәния Кәримова безнең адреска шундый матур сүзләр, ә Әлфия Нуртдинова шигырь язып, күңелебезне күтәрделәр. Безнең ышанычлы таянычыбыз — укучыларыбыз булганга күрә, без бар, сезнең өчен яшибез һәм эшлибез. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк! Читать полностью
«Бердәмлек» яшәсен!
25 апрель — “Бердәмлек” туган көн
Бердәмлек газетасының 16нчы санында басылган «Бердәмлек»тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?» дигән мәкаләне укыдым да аптырап калдым. Шаһидә ханым газета эшен белмидер ул. Мин үзем 25 ел дәвамында район газетасында хәбәрче булып эшләдем. «Бердәмлек» газетасына да төрле мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр язып тордым. Бер мәкаләмне дә чыгармыйча калдырмадылар. Рәфгать абый (мин аңа үз итеп шулай эндәшәм) үзенең киңәшләре белән аларның эчтәлеген тагын да баетырга ярдәм итә. Бер сүз белән әйтсәм, “Бердәмлек” миңа профессиональ яктан үсәргә, каләмемне шомартырга киң юл ачты. Газеталарга яза-яза, үземнең биш китабымны бастырып чыгарырлык дәрәҗәгә җиттем. Монда «Бердәмлек»нең дә, анда эшләүче хезмәткәрләрнең дә өлеше бар. Читать полностью
Ашыгабыз
Фил таптый, халык түзә
Күптән түгел Самарада Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры гастрольләре узды. Самаралыларга тәкъдим ителгән өч спектакльнең беренчесе режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе иде. Хәер, тамашаны комедия дип атарга да кыен. Сирия драматургы Саадалла Ваннусның “Фил, галиҗәнәпләре!” әсәреннән өзекләр кулланып эшләнгән пьеса уйланырга мәҗбүр итте. Читать полностью
“Татар балалары җырлый” фестивале яңа сулыш алды
Үткән шимбәдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда “Мирас” балалар һәм яшүсмерләр фестивале узды.
Өлкә мәдәният министрлыгы, шәһәр администрациясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оештырган бу чарада барлыгы 200дән артык бала катнашты. Алар Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, өлкә районнарыннан һәм авылларыннан килгәннәр иде. Арада сәхнәгә әле беренче адымнарын ясаучы нәниләр дә, инде зур үрләр яуларга өлгергән балалар да бар. Читать полностью
Киек казлар кайтканда
Казанда узган V Татар хатын-кызлары форумында гореф-гадәтләребез һәм татар гаиләсе аша туган телебезне саклау темалары күтәрелде
Җыенда Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева катнаштылар. Россиянең бөтен төбәкләреннән, чит илләрдән килгән 400ләп делегат арасында Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова, директоры Гөлфия Кәримова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Айсылу Әбдиева, “Алтын инә” милли кием тегү ательесы хуҗасы Гөлнара Насыйрова, оешма әгъзасы Алия Канюкаева, Гали авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова, аның урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, оешма әгъзасы Гөлшат Низамова һәм “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиева да бар иде. Читать полностью
Праздник «Карга туй» стал межнациональным / Башкортлар “Карга туе”н бәйрәм итте
16 апреля 2017 года в Самаре прошел ежегодный областной башкирский праздник «Карга туй», посвященный 15-летию общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» города Самары и 75-летию редактора областной башкирской газеты «Иргиз» Салимы Басыровны Красновой-Игенбетовой. Читать полностью
В селе Алькино прошел форум мусульман «Ислам в современном мире» (ВИДЕО) / Дүртенче мәчет нигезенә таш салынды
15 апреля 2017 года в селе Алькино, в центральном сельском доме культуры, прошел форум мусульман «Ислам в современном мире».
Вопросы, которые были рассмотрены на форуме, являются ключевыми не только для района и нашей области, но и для всей России. Здесь собралось большое количество гостей, экспертов, религиозных деятелей из Казани, Самары, Башкирии. Читать полностью
“Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы?!
Уйладым-уйладым да, “Бердәмлек” газетасын тәнкыйтьләп хат язарга булдым әле. Әлегә кадәр газетаны бик яратып укый идек, ә соңгы вакытта укырлык рәтле бернәрсә дә юк.
Читтә яшәсәк тә, авыл тормышы белән гел кызыксынып торабыз. Ә сез нигәдер анда яшәүче кешеләрнең ничек көн итүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре, мал асраулары, кырларда икмәк үстерүләре турында бик сирәк язасыз. Читать полностью
Картаямыни соң йөрәк?
Шушы көннәрдә якташыбыз Лия ханым Темирбулатовага 80 яшь тула. Ул үзенең тормышы, яшәеше турында истәлекләрен безгә язып җибәргән. Лия ханымны гомер бәйрәме белән котлап, язманы “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью