Бездә – шулай. Сездә ничек?

image

Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә.

“Бердәмлек” газетасы редакциясенә өлкәнең төрле авыл­ларыннан һәм шәһәрләреннән даими рәвештә хатлар килеп тора, телефоннан шалтыратучылар да байтак. Шулай ук интернет-сайтларда, социаль челтәрләрдә дә яңалыклар күп. Ә газетабызның күләме зур түгел. Шуңа да “Өлкә хәбәрләре” дип аталган рубрика ачарга һәм соңгы мөһим яңалыкларга күзәтү ясап, аларны кыскача форматта сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә ниятлибез. Бүген бу сәхифәбез беренче мәртәбә дөнья күрә. Рәхим итеп укыгыз! Читать полностью

Самара белән Кырым арасында күпер сузылды

Губернатор башкаруында Севастополь вальсы.

Губернатор башкаруында Севастополь вальсы.

Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә өч ел тулу уңаеннан үткән шимбәдә илебезнең барлык регионнарында төрле бәйрәм чаралары уздырылды.

Самараның Куйбышев исе­мендәге мәйданы да бу көнне гөрләп торды.  Анда җыелган ун меңгә якын кеше үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары белән хозурланды, төрле бию стильләре буенча мастер-классларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Читать полностью

Хан хәзинәсе сере (ХИКӘЯ)

news_18261Әмир ага Җәббаровны Самарада белмәүчеләр бик аздыр, мөгаен. Ул үзе Башкортостан якларында туып үссә дә, инде күп еллар Самарада яши һәм үзен самаралылар исәбенә кертә. Үткән җәйне аңа 90 яшь тулып узды. Шулай булса да, Әмир абыебыз егетләрчә төз һәм җитез, бер намазын гына да калдырмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Ул әле “Бердәмлек”нең актив хәбәрчеләренең берсе дә бит. Басмабызга аның чыга башлаган беренче көннәреннән алып хәзергәчә үзенең күләмле язмаларын, хикәяләрен һәм парчаларын җибәреп тора. Күпләрегез аның бу язмаларын яратып укыганыгыз, һичшиксез, бардыр. Әмир ага күбрәк ахлак темасына яза, аның чын мәхәббәткә багышланган язмалары да шактый. Ә менә безнең ветеран-авторыбызның бу әсәре татар халкы тарихы, аның әлегә кадәр табылмаган хәзинәләре турында. Читать полностью

Аның бөтен тормышы көрәш иде

Гаряев 3Якташыбыз, классик кө­рәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы,  СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә узды­рылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңү­чесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына — 22 мартта 85 яшь, вафатына — 4 апрельдә 1 ел тула. Читать полностью

Победила дружба! / Алар спорт мәйданында гына көндәшләр

dsc_7018В чемпионате по мини-футболу победу одержала команда «Идель», представляющая Татарскую национально-культурную автономию г. Самара.

В воскресенье, 19 марта, в универсальном спортивном комплексе «МТЛ – Арена» прошел уже ставший традиционным фестиваль «Дружба народов – 2017». Организаторами мероприятия выступили Дом дружбы народов Самарской области и министерство спорта Самарской области. Фестиваль способствовал сплочению молодых спортсменов разных национальностей. Читать полностью

Наступил Навруз — праздник весны и обновления природы / Нәүрүз килә

Афиша Навруз-201721 марта ираноязычные и некоторые тюркоязычные народы мира отмечают Навруз — праздник весеннего равноденствия и начала нового сельскохозяйственного года. В Самарской области, как и по всей России, его празднуют татары, башкиры, казахи, таджики, азербайджанцы, узбеки, туркмены, киргизы и многие другие народы. Начиная с 2012 года, в Самарской области проводится межнациональный праздник Навруз — яркий, красочный и веселый, который знакомит жителей нашего региона с традициями и обычаями разных народов Востока. В 2017 году он пройдет 8 апреля в Самаре. Читать полностью

Гүзәл, күңелебезне кайтарма инде

Гузель1Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә – кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: “Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый”, — дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер. Читать полностью

Сатучыга ял да, бәйрәм дә юк

Айсылу Хөснуллина.

Айсылу Хөснуллина.

19 март – Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хезмәткәрләре сатып алучыны ачык йөз, ягымлы сүз белән каршы алган кибеткә барасы гына килеп тора. Самараның XXII Партсъезд урамы һәм Карл Маркс проспекты кисешкән урында урнашкан азык-төлек кибетләренең берсендә эшләүче Айсылу Хөснуллинадан сатып алучылар һәрвакыт шулай  канәгать булып китәләр. Читать полностью

Егәрең барда ярышып кал! (ФОТО, ВИДЕО)

IMG_301412 мартта “Чайка” чаңгы базасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе уку­чылары, укытучылары һәм ата-аналар өчен бишенче мәр­тәбә “Сәламәтлек көне” уз­ды­рылды.

Быел да бу чараның спонсоры өлкә милли-мәдәни автономия әгъзасы, шәһәребезнең Промышленность районы администрациясе җитәкчесе Мин­­әх­мәт Хәлиуллов булды. Читать полностью

Сара Садыйковага багышланган фестиваль-конкурс

Сара апа САДЫЙКОВАның 1982 елда төшерелгән фотосурәте.

Сара апа САДЫЙКОВАның 1982 елда төшерелгән фотосурәте.

2017 елның 27 октябрендә Казанда тугызынчы мәртәбә күренекле татар композиторы һәм җырчысы Сара Садыйковага багышланган фестиваль-конкурс уздырыла. Бу юлы ул “Татар халкының сөекле композиторының тууына 111 ел” дигән девиз астында үтәчәк.

Фестиваль-конкурс ике елга бер тапкыр яшьләре буенча өч төркемгә — 7 яшьтән 10 яшькә, 11дән — 14кә һәм 15тән 17 яшькә кадәр бүленеп үткәрелә. Читать полностью

Балаларга багышланган гомер

жарияЕлховка районының Тупли авылында яшәүче Җария апа Дәүләтшина күптән түгел 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. Юбилярны кот­ларга балалары, якыннары җыелып, тәм-томнар тулы өстәлләр артында бергәлә­шеп яшьлек елларын, гаи­лә тормышындагы төрле ва­кый­галарны искә төшерде­ләр.

Ишле гаиләдә дүртенче, төпчек бала булып туган Җария апага тормышның ачысын бик иртә татырга туры килгән. Аңа дүрт кенә яшь чагында Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе Илһам фронтка китә. Читать полностью

Бергә булганда, без тагын да көчлерәк

Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Рания Тулова-Хәсәншинага бү­ләк тапшыра.

Рөстәм Миңнеханов якташыбыз Дания Тулова-Хәсәншинага бү­ләк тапшыра.

Казанда авыл эшмәкәрләре җыены булып узды. Аның эшендә катнашырга Россиянең 41 төбәгеннән  700дән артык кече бизнес, фермер һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләре кил­гән иде. Самара өлкәсеннән дә кырыклап кеше булып, араларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, шәхси эшмәкәрләр дә, кырчылык һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Күбрәк Похвистнево районыннан килүчеләр күзгә ташланды. Атаклы Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев үзе белән авылның алдынгы крестьян-фермер ху­җалыклары баш­лыкларын — Камил Исхаковны һәм Халит Йосыповны алып килгән. Ә менә Сәйфулла Маннанов сәүдә тармагында эшли икән. Читать полностью

Җитмеш чакрым җирдән килдек без…

Фәхретдин Канюкаев һәм Гөлнара Насыйрова.

Фәхретдин Канюкаев һәм Гөлнара Насыйрова.

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән

                              килдек без…

Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып  өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган  фәнни-гамәли конференциягә  үз­ләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да,“Дуслык” оешмасы пре­зиденты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида­рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповада, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдиновада бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән. Читать полностью