Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм өлкә Шахмат Федерациясе тарафыннан “Популяр технологияләр” дип аталган 13нче Халыкара интеллектуаль уеннар фестивале кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар арасында тиз шахмат турниры үткәрелде. Читать полностью
“Сәмрух кошы” — Самарада
Казанның “Ак барс” яшьләр үзәгендә “Сәләт” татар яшьләре берләшмәсенең 2016 ел эшчәнлегенә йомгак ясалып, уңышларга ирешкән активистлар исемлеге игълан ителде, иң шәп проектлар билгеләнде. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән бу проектта Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче 12 меңнән артык кеше катнашты. Шуларның иң активлары һәм сәләтлеләре «Сәмрух — 2016» ел премиясе белән бүләкләнде. Читать полностью
“Яктылык”лылар V Халыкара олимпиадада катнашачак
Күптән түгел Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Россиянең 17 төбәгеннән килгән 100дән артык укучы арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде. Читать полностью
Биатлонист Эдуард Латыпов стал чемпионом Всемирных военных игр / Эдуардыбыз хәрби уеннар чемпионы
Эдуард Латыпов, выступавший в составе сборной России по биатлону на III зимних Всемирных военных играх в Сочи, стал чемпионом игр в патрульной гонке.
Латыпов, имеющий корни в Камышле, а ныне дающий зачет Башкирии, был капитаном сборной России в гонке патрулей — 20-километровой дистанции с тремя огневыми рубежами. Читать полностью
Идел өстендә милли моңнар
Самараның опера һәм балет театрында IV “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән сәнгать коллективлары фестиваленең гала-концерты узды. Быел ул Россия киносына багышланган иде. Читать полностью
“Халкым минем–2017” иҗат бәйгесендә катнашыгыз!
2017 елның 18 мартында Похвистнево районының Гали авылында “Халкым минем-2017” иҗат бәйгесе үткәрелә. Быел ул бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышлана. Читать полностью
Орден-медальләр батырлык хакында сөйли
Татарстанның Нурлат районы мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык кысаларында мәдәни чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе күптән түгел Бикүле авылы мәктәбендә булып үтте.
Биредә ел саен сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу рәвешендә үткәрелүче бу чара быел бүгенге көндә Самара шәһәрендә гомер итүче авылдашлары, запастагы полковник Идеал Галәүтдиновның тәкъдиме буенча үзенчәлекле форматта уздырылды. Читать полностью
В Самаре отметили Международный день родного языка / “Милли телләр юкка чыккан саен зур телләр байлыгы җуела бара”
21 февраля 2017 года в Доме дружбы народов Самарской области состоялось мероприятие «Мой родной язык», посвященное Международному дню родного языка, который был провозглашен Генеральной конференцией ЮНЕСКО 17 ноября 1999 года. Организатором праздника стал Дом дружбы народов Самарской области. Читать полностью
Илебезнең лаеклы улы ул
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Үткән гасырның 90нчы елларында ата-аналар улларын армиягә җибәрмәс өчен төрле ысуллар эзләсә, бүген яшьләр хәрби хезмәткә үзләре теләп бара.
- Бүген армиядәге вәзгыять яхшы якка үзгәрде. Ашау ягы да, командирларның солдатларга мөнәсәбәте дә, хәрби әзерлек тә башка. Ә иң мөһиме — элеккеге кыргый “дедовщина” юк. Читать полностью
Бәхетегез ташып торсын!
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы планнарында хезмәт һәм сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, матур тормыш юлы узган парлар белән очрашулар оештыру каралган. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпова белән 2017 елга эш планы төзегәндә, бу очрашуларны аудио һәм видеога төшерү, татар сайтларында, социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында язмалар урнаштыру турында сөйләшкән идек. Күп тә үтмәгәндер, миңа шундый матур бер пар белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Дөресрәге, алар әниемнең – Зөләйха Әбдиеваның хәлен белергә дип, үзләре безгә килгәннәр иде. Читать полностью
Батырларны искә алу урыны бар
Мин “Бердәмлек” газетасында Елховка районындагы таралып баручы яисә бөтенләй таралган Березовка, Сосновка, Хмелевка, Губан-күл, Бахчисарай, Идәй авылларының зиратларын тәртиптә тоту, сугыш ветераннарының исемнәрен мәңгеләштерү турында күп яздым инде. Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең исемнәре онытыла бара бит. Бигрәк тә бу таралып баручы авылларыбызга хас. Читать полностью
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Хәзерге көндә телевизорны, компьютерны ачып җибәрсәң, газета-журналларга күз салсаң, төрле куркыныч хәлләр турында ишетеп, куркып каласың. Менә шул вакытта ирексездән: “Нәрсә соң ул бәхет?” “Җир йөзендә бәхетле булып яшәү өчен Адәм баласына ни кирәк икән?” дигән урынлы сорау туа.
Шушы сорауларны мин берничә кешегә (Самара мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Гөлсинә Рәис кызы Гатауллинага, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт итүче Илнур Раил улы Кәримовкә, Шенталы районында яшәүче, лаеклы ялда булучы Сәвия Җәлил кызы Фәйзуллинага) бирергә булдым. Читать полностью
Җавапка — сорау
“Бердәмлек”нең 6 санындагы (4 февраль 2017 ел) “Халык фикерен ишетүче табылырмы?” дигән язмада сүз Халыклар Дуслыгы йортында үткәрелгән җыелыш турында барган иде.
Анда хәбәрчебез өлкә хөкүмәтенең милли сәясәтен тәнкыйтьләп: “Өлкә Халыклар Дуслыгы йортының яңа директоры һәм аның фикердәшләре, кем әйтмешли, чабаталар һәм матрешкаларның чыннан да туристлар өчен генә кирәк булуын аңлап, анысын да эшләсеннәр, ә җирле халыклар өчен милли мәгарифкә, мәдәнияткә, басмаларга ярдәм итәргә кирәклеген дә онытмасыннар иде…”, — дип язган иде. Читать полностью