Әтәч елы котлы булсын!

90c363d37b386414692f6dd3d2e3d3ff_lСәгать сукты, маймыл
                                     китә
Соңгы көнен тутырып.
Купшы әтәч эре кыяфәттә
Керә ишекне ачып.
 
Читать полностью

Хуш киләсең, Яңа ел!

1Тәңкә-тәңкә энҗе бөртек —
Ак карыңны сагынып
                                   беттек.
Ак бәхетләр өмет итеп,
И, Яңа ел, сине көттек.

Бусагадан исән-имин,
Хәер догаң белән узып,
Телебезгә, динебезгә,
Ике куллап ярдәм сузып,
Уз әле син, и Яңа ел!
 
Читать полностью

Татлы төш

650324558(Яңа ел әкияте)

И, бу өлкәннәрне! “Яңа ел­да төрле могҗизалар була!” — диләр, Кыш бабай, Кар кызы турында сөйлиләр. Әкият барысы да! Әнвәргә 10 яшь ич инде, ул аларның берсенә дә ышанмый. Шулай да әнисе: “Бүген иртәрәк ят, Кыш бабай йокламаганыңны кү­реп алса, килмәс”, — дигәч, йокы бүлмәсенә юнәлде. Читать полностью

“Кысыр” Гасыймә

%d0%b8%d0%b7%d0%bc%d0%b5%d0%bd%d0%b02Яңа ел могҗизасы

Гасыймәнең кушаматы Кысыр Гасыймә иде. Ә ире Самат авылда иҗади кеше буларак билгеле. Ул менә-менә авам дип, түбәсен исерек кеше кебек авыштырып кигән клу­бы­бызның мөдире һәм мә­дәният җитәкчесе булып эшли. Беркөнне урамда куелган әр­җәгә чүп түгәргә чыккан Га­сыймә, күкрәген киерә төшеп, күр­шесе Рәйханә янына килеп басты:

- Исәнме, күршекәем! Хәл­ләрең ничек? — дип, сүзне хәл-әхвәл сорашудан башлады. Тегесе:

- Аллага шөкер! Ару гына әле, — дип җавап­лады. Читать полностью

Аклыкка илтсен юллар…

2

Фәхретдин Канюкаев (сулдан уңга) һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

17 декабрьдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда бишенче мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме гөрләп үтте

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте һәм өлкә “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасы уздырып килә торган Мәүлид бәйрәме күптән инде тулы заллар җыя. Менә бу юлы да моңлы азан түбәтәй кигән абыйларны, ак яулыклы апаларны, балаларны тамаша залына чакырды. Ә барысы да тынгач, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Салават Хәлимуллин кунакларны “Әссәламүгаләйкүм” җыры белән сәламләде. Читать полностью

Тәрәзәләрдә ут сүнмәсен

%d1%80%d0%b0%d0%b2%d0%b8%d0%bb%d1%8c-%d1%85%d0%b0%d0%bc%d0%b0%d1%82%d1%88%d0%b8%d0%bd22 декабрь — Энергетиклар көне

Шенталы районының Де­нис авылында яшәүче Равил Шәүкәт улы Хәмәтшин электрик булып эшли. Ул үз эшенә җитди карый һәм ярдәм сорап килүчеләргә гел булышып тора. Мин аны урамдагы электр баганасыннан төшеп килгәндә очраттым һәм хезмәт юлы белән кы­зыксындым. Читать полностью

Хәләл хезмәт җимешләре ашата да, яшәтә дә

Рәфис ГЫЙЗЗӘТОВ хәләл җефете Нилия белән.

Рәфис ГЫЙЗЗӘТОВ хәләл җефете Нилия белән.

Камышлы авылы җирлегендә бик тә үзенчәлекле шәхес — күптәнге танышым Рәфис Гыйззәтов эшли. Аның оста куллары иске автомобильләргә җан өрүе турында “Бердәмлек”тә һәм “Самар татарлары” журналында берничә тапкыр язганым да булды. Соңгы очрашуыбызда без Рәфис  белән аның тормышында очраган төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар турында сөйләшеп тордык. Бу “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы булыр, дип уйлыйм.  Читать полностью

Гармун моңы тынмас авылда

%d0%b3%d0%b0%d0%bb%d0%b8-%d0%b4%d0%b5%d0%bd%d1%8c-%d0%bc%d0%b0%d1%82%d0%b5%d1%80%d0%b8Похвистнево районының Гали авылында ял кичәсе уз­дырылды. Көннең буранлы бу­луына карамастан, Мәдә­ният йортының тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.

Авыл һәвәскәрләре көче белән әзерләнгән бу кичә бик күңелле узды. Иң элек авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев сәламләде һәм сентябрьдә булган сайлауларда актив катнашучыларга Мактау кагәзьләре тапшырды. Китапханәче Фә­һимә Зарипова һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова да бүләкләр белән килгәннәр. Алар “Иң матур йорт” бәйгесендә җиңгән Рамил һәм Миләүшә Мостафиннарга, Шамил һәм Миләүшә Кәримовларга, Рәис һәм Равилә Латыйповларга бик матур шамаилләр бүләк иттеләр. Читать полностью

Каз канаты каурый-каурый (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

Гали авылы уңганнары.

Гали авылы уңганнары.

«Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт —
Татарның каз өмәсе».

Элек татар авылларында күп эшләр өмә белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрү кебек зур эшләр булганда күршеләрне, туганнарны дәшеп, бергәләп эшләү гадәте бар.

Менә Гали авылы эшкуа­ры Расих Латыйпов та кия­ве Радик үстергән 200 баш казны өмә ясап йолкытырга ният иткән. Ул, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе буларак, бу чараны оештыруны Илһамия Кәримова җитәкчелегендәге җир­ле “Ак калфак” оешмасына тапшырган, ә оешма әгъзалары  аны “чын безнеңчә, матур, милли өмә” итү өчен бик күп көч куйганнар. Читать полностью

Мин бәхетле кеше

%d0%b0%d1%85%d0%bc%d0%b5%d1%82%d0%be%d0%b22Күптән түгел шәһәре­безнең бөтен транспорт тук­та­лышларында, Мәдә­ният са­раеның белдерү такта­ла­рында “Рөстәм Әхмәтовның сольный концерты” дигән зур афишалар эленеп торды. Самара татарларының кү­бесенә бу исем инде таныш булса да, “Бу кем булыр икән? Казан артистыдыр инде”, – дип уйга калучылар да бар иде. Газета укучыларыбызны Рөстәм Әхмәтов белән якыннан таныштыру теләге белән без аны редакциягә чакырып, сөйләшергә булдык.

- Мин Казан артисты түгел, — дип елмайды ул. — Самарада туып үстем, эстрадага беренче адымнарымны да  егет чагымда ук үз шәһәремдә ясадым. Дөрес, хәзер исемем инде Мәскәү һәм  Казан тамашачыларына да таныш.  Читать полностью

Татар халкының моңлы сандугачы

Кичәдә катнашучылар.

Кичәдә катнашучылар.

Быел Рос­сиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Та­тарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Бу уңайдан Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә аны искә алу кичәсе уздырылды. Анда укучыларның әниләре, әбиләре, укытучылар һәм “Ак калфак” өлкә оешмасы әгъзалары катнашуы бу чараны тагын да әһәмиятлерәк,  күркәмрәк итте, һәм ул бик җылы атмосферада узды. Композиторның танылган әсәрләреннән төзелгән чара башыннан ахырына кадәр сихри моңга күмелгән иде. Читать полностью

И туган тел, и матур тел!..

i4Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы Динура апагыз Вәлиева-Фәйрузова булам. Мин үзем тумышым белән Башкортостаннан. 1982 елдан бирле Самара өлкәсендә, хәзерге вакытта Зеленовка авылында яшим. Пенсиягә дә чыктым инде. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам.

“Бердәмлек”не әле беренче ел гына өемә алдыра башладым. Күңелемә бик хуш килде сезнең бу газетагыз. Аның аша ил, өлкә яңалыкларын да беләсең, татарлар тормышы турында да күп мәгълүмат аласың. Сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим.

Күнелемдә туган уйлар кайчакта йөрәккә сыеша алмый башласалар, кулыма каләм алам да нәрсә булса язарга керешәм. Быел язын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек бит. Шул уңайдан мин дә  үз уй-фикерләремне язган идем, берничәсен сезгә дә җибәрәм. Укып карагыз әле. Минем чын күңелдән чыккан сүзләрем, бәлки, кемгә дә булса кызыклы булыр. Читать полностью

Итоги олимпиады по татарскому языку и литературе среди учащихся образовательных учреждений г.о. Самара (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Олимпиадада катнашу — куркыныч эш түгел

1В соответствии с приказом Департамента образования Администрации городского округа Самара  4 декабря 2016 года на базе МБОУ СОШ «Яктылык» была проведена городская олимпиада по татарскому языку и литературе среди учащихся 1-11 классов образовательных учреждений г.о. Самара.
Читать полностью