Авыл китапханәсе, үзенә күрә, мәдәни үзәк булып хезмәт итә. Халык анда китап алырга гына йөрми, ул — аралашу урыны да, рухи азык чыганагы да.
Ләкин күп авылларда китапханәләр ябыла. Камышлы районында үткән ел ахырында гына да 4 китапханә шундый язмышка дучар булган.
- Безне бу бәла әлегә читләтеп узды, — ди Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә Хаматшина. — Авылыбыз бик зур булмаса да, китап укырга яратучылар күп. Бу ел башыннан укырга алынган китапларның саны гына да 700гә якын. Читать полностью