Яшәсәгез, мин дә яшәрмен…

1-DSC_1370

Тәлгать Хөснелгатин Муса Җәлилнең шигырен сөйли.

Үткән якшәмбедә өлкә Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Чараны Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар җитәк­челегендәге өлкә “Туган тел” татар оешмасы яшьләре оештырган иде.

Кичә бик җылы атмосферада узды. Алып баручылар Илнур Бикулов һәм Гүзәлия Кадыйргулова Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Аларның сөй­ләве шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Яшьләр генә түгел, өлкә “Туган тел” татар оешмасы каршында эш­ләгән “Мин — Ниса” хатын-кызлар түгәрәгенә йөрүче апалар да чыгыш ясарга әзерләнеп килгән иделәр. Читать полностью

В Сызрани начинают обучать татарскому языку / Сызранда татар якшәмбе мәктәбе ачылды

new_2016-02-05-12-30-406 февраля в Центральной детской библиотеке г.о.Сызрань состоялось открытие Школы татарского языка. В мероприятии приняло участие более 30 человек. Это и будущие ученики школы, и представители общественности. Среди почетных гостей были имам-мухтасиб Илгизар-хазрат Сагдеев, председатель Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань Ринад Шарафутдинов. Читать полностью

Благодарность Николаю Ивановичу Меркушкину за вклад в развитие межнационального и межконфессионального диалога / Безнең губернатор җиңүчеләр исемлегендә

5cc2ace6_dfbf_4822_8f24_015079a84e9cДиректор Информационного центра Организации Объединенных Наций в Москве Владимир Валерьевич Кузнецов выразил Губернатору Самарской области Николаю Ивановичу Меркушкину благодарность и глубокую признательность за вклад в осуществление важного гуманитарного проекта — Международного конкурса исследовательских и творческих работ «Память о Холокосте — путь к толерантности». Читать полностью

Теләкләремнең барсы да кабул булсын

iКамышлы авылында туып үскән дустым Әсфән Әбдерәфыйков 2014 елның 12 февралендә 81 яшендә вафат булып, Иске Ярмәк зиратында җирләнгән иде. Шуннан бирле ике ел үтеп тә киткән инде. Бу шигыремне, дустым, сиңа багышлыйм. Урының оҗмахта булсын. Читать полностью

«Яктылык» открывает для своих учеников новые возможности / Самарада «Сәләт» лагеры булачак

DSC_1720В детский оздоровительный лагерь «Космос-2», где ученики школы «Яктылык» совмещают обучение и оздоровление, приехали гости из Казани — представители легендарного общественного фонда «Сэлэт», молодежной организации, которая объединяет одаренных детей и подростков. Такое событие не пропустили и мы.  Пообщавшись  с президентом клуба,  разузнали у руководителя интеллектуального направления о ближайших  планах работы с детьми, и, конечно, поинтересовались у самих учеников, нравится ли им в лагере. Читать полностью

Незабываемая история жизни / Әй, Камышлым минем, син һаман да җирнең үзәге…!

2С ЮБИЛЕЕМ, КАМЫШЛИНСКИЙ РАЙОН!

25 лет назад, 4 марта 1991 года, благодаря деятельности инициативной группы и поддержке населения Президиум Верховного Совета РСФСР принял Указ «Об образовании Камышлинского района Самарской области».

Камышлинская зона 28 лет просуществовала в составе Клявлинского района. Несмотря на ликвидацию района, село Камышла продолжало оставаться центром, притягивающим к себе население Камышлинской зоны. В селе Камышла на тот момент базируется ПМК, обслуживающая 4 района области, имеется автохозяйство на 110 машин, два асфальтово-битумных завода, строительный участок ПМК. Фактически и практически бывший район функционирует без юридических оформлений. Читать полностью

Кайда син, Римма?

sagirov2

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров

15 февральдә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның туган көне. Әгәр исән булса, быел аңа 78 яшь тулган булыр иде. Ә без аның туган көнен менә җиденче мәртәбә инде үзеннән башка гына билгеләп үтәчәкбез.

Үткән елда якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде. Бу безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлы мизгелләрнең берсе булгандыр. Татар җәмәгатьчелеге китапны бик тә җылы кабул итте. Тиражы аз булу сәбәпле (барлыгы 700 данә генә) аны без башлыча Татарстанның Нурлат районы, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар авыллары китапханәләренә бирдек. Киләчәктә бу китапны зуррак тираж белән татар һәм рус телләрендә бастырсак, начар булмас иде.

Әдипнең әле беркайда да басылмаган чәчмә әсәрләре дә, шигырьләре дә байтак. Барсын бергә җыйнап, дөньяга китап итеп чыгарырга кирәктер, мөгаен.

Шуларның берсен – тәрбия темасына багышланган “Кайда син, Римма?” дип аталган документаль хикәяне, бүген без “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Аякларын юып суын эчәргә ашыкма!

1Һәр елдагыча ирем белән быел да Кавказ якларына санаторийга барып, бераз сәламәтлекне ныгытып кай­тырга ният иттек. Курорт картасын алу өчен шифа­ханәгә барырга кирәк бит инде. Чират зур. Каршы эскәмиядә, тирә-яктагылар аларны аңламый дип, ике татар хатыны рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утыралар. Ирексездән аларның сүзен ишетергә туры килде: Читать полностью

Ак халатлы тылсым иясе

Хисматов1

Марат Хисмәтов эш урынында.

9 февраль — Халыкара стоматологлар көне

Кем генә матур, ап-ак исән тешләр турында хыялланмый икән? Моның өчен аларны гел карап торырга, дөрес тукланырга кирәк, диләр белгечләр.

- Кызганычка каршы, кай­бе­рәүләр, тешләре түзә алмаслык сызлый башлагач кына, табибка бара. Ә бит вакытында килгән очракта гына тешне дәвалап, саклап калып була. Кайберәүләр организмында барлыкка килгән күпчелек авы­руларның теш белән бәйле икәнлеген белеп бетерми. “Теш бетсә, көч кими”, — дип халыкта юкка гына әйтмиләрдер. Елга ике тапкыр табибка күренгән очракта, кеше үзенең тешләрен саклый ала, — ди Кләүле районының теш дәвалау хаста­ханәсендә хезмәт итүче Марат Хисмәтов. Читать полностью

Тормышыннан канәгать ул

роберт гараев

Роберт ага ГӘРӘЕВ иҗат белән шөгыльләнгәндә.

Хәзергесе вакытта Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә яшәүче авылдашым Роберт Харис улы ГӘРӘЕВ белән мин ул Денискә кунакка кайткач очраштым. Ә Роберт абыйның тормышы бик бай. Читать полностью

Ринат киләчәккә зур өметләр баглый

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Шөкер, хәзерге вакытта Камышлы районының Иске Усман авылында шәһәрнең тышкы яктан ялтыравыклы тормышына кызыгып, шунда китәргә теләмәгән яшьләр саны арта башлады. Шулар арасында Ринат Рәфис улы Хәйретдиновның исемен дә атап була. Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Камышлыдагы һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергән. Әти-әнисенең гомер буе йорт хуҗалыгында терлек асравы, әтисе Рәфиснең колхоз таркалганчы озак еллар механизатор, әнисенең сыер савучы, мәктәптә җыештыручы булып хезмәт итүләре балачагында ук авыл тормышының эшле дә, ашлы да икәнлеген тирән аңларга ярдәм иткән аңа. Читать полностью

Физкультура укытучысы истәлегенә спорт бәйрәме

Шириязданов1

Мө­хәммәтнур Шириязданов

20 февральдә Иске Яр­мәкнең Юкәле тау итәгендә уздырылачак спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз йөзе, үз холкы, аңа гына хас гүзәл сыйфатлары, матур гадәтләре бар. Әлбәттә, һәр авыл анда туып-үскән шәхесләре белән бай. Без дә шулай Иске Ярмәкнең талантлы кешеләре белән горурлана алабыз. Аларның күбесе — укытучылар. Алтмышынчы елларда Иске Ярмәк урта мәктәбендә бик көчле укытучылар коллективы тупланган иде бит. София һәм Габделхак Шаһиевлар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәммәтҗановлар, Рәйсә һәм Салих Шәрәфетдиновлар, Сәхия Шәвәлиева, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар ара­сында мәктәпкә зәңгәр спорт костюмы киеп йөрүче Мө­хәммәтнур Шириязданов та бар иде. Читать полностью

Сугыш кына булмасын…

абдулова

Мәрьям апа Абдуллова (гаилә архивыннан алынды).

27 январьда Россиянең хәрби даны көне — 1944 елда Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелде

Мин, Мәрьям Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием­нең сөйләве буенча, ул җыеш­тыручы булып эшләгән 3 санлы мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Ә әтием машинада бер башлыкны йөрткән. Ул еш кына командировкаларда булган, шул сәбәпле мин тугач, әни белән мине хастаханәдән дә килеп ала алмаган. Читать полностью