«Яктылык» әкияте

Кыш бабай белән Кар кызын балалар алкышлап каршы алды.

Кыш бабай белән Кар кызын балалар алкышлап каршы алды.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Яңа ел алды көннәрендә кунаклар күп булды. Мәктәптә укучылар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәннән соң да Кыш бабай тынычланмады, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы татар балаларын да шунда җыйды.

Матур итеп бизәлгән мәктәп серле дөньяны хәтерләтә. Фойеда ук кунакларны яшел чыршы каршы ала, янәшәдә балаларның иҗат җимешләре – Яңа елга багышланган рәсемнәр, күргәзмәләр урнаштырылган. “Боз”дан ясаган өй янында Кыш бабайның чанасы басып тора. Читать полностью

Кытай сәгате ничек Кышны уяткан

будильник1(Яңа ел әкияте)

Декабрь башында ук Кар кызы Кыш бабайның туганнарына: “Тизрәк килеп җитегез! Бабакайны йокыдан уята алмыйм!” — дип телеграмма суккан иде. Менә бүген Ерак Устюгка Кыш Бабайның энесе Көз белән сеңелесе Назлы Яз килеп төштеләр. Читать полностью

Могҗиза көткәндә

mid_106060_7077- Могҗизалар булмый ул! Исәп-хисапларны төземичә, бер­кем дә китми! — дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. — Аннары соң мин сезне ничек җыеп бетерим ди? Алда ничә көн ял бар — киләсе елда хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәнеп утыра, бар халык, ярышкан шикелле, шуңа берсеннән-берсе матур уенчыклар ташый тора. Канцтоварлар белән эш итүче кызларның барчасы тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре яудыра. Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган — морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөрде. Телефон ремонты начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды. Читать полностью

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН: «Бердәмлектә – көч!»

12015 елда без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бил­геләп үттек. Сугыш чоры балалары һәм сугыштан соң туганнар өчен Яңа ел бәйрәме аеруча кадерле. Балачакта без аны зарыгып көтеп ала идек. Авылыбызның кечкенә генә клубында яшел чыршы куелып, ул төсле кәгазьләрдән ясалган уенчыклар белән бизәлә иде. Читать полностью

Йөрәкләрдән чыккан язмалар

i“Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” конкурсына нәтиҗә ясыйбыз

2015 елның 11 апрелендә дөнья күргән “Бердәмлек”нең 15 санында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш корбаннары һәм ветераннар турында язылган материалларга конкурс игълан иткән идек. Әлбәттә, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, “Халык күңелендә сакланган батырлык – мәңгелек!” дип аталды. Шуны гына көткән кебек, укучыларыбыз газетага берсеннән-берсе тирән мәгънәле, чиксез батырлык, Ватанны сөю турында һәм фашистларга карата нәфрәт тулы хатлар яудыра башладылар. Читать полностью

Бала җанлы булу кирәк

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу ханым тәрбиягә алган балалары Мария һәм Игорь белән.

Алсу һәм Алексей Криво­усовларның Үзбәк­станнан кай­тып, Камышлы авылында төпләнүләренә байтак гомер үтеп киткән инде. Хәзер алар­ның өч балалары Александр, Марина, Мария дә үсеп җитеп, әти-әниләре яныннан китеп, читтә үз көннәрен үзләре күрәләр. Тәрбиягә алган Мария белән Татьяна да шулай ук бүген шәһәрдә эшлиләр. Ә сабый чагында гаиләгә алынган Игорь әлегә мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый. Читать полностью

Ярышта беркем дә сынатмады

sport_v-sevastopole-proydut-sorevnovaniya-po-bochcha-sredi-paralimpiycev_471Похвистнево районы Подбельски авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.  Анда районыбызның төрле авылларыннан килгән  60ка якын кеше төрле спорт төрләрендә көч сынашты.
Читать полностью

Салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп

Фәхретдин Канюкаев (сулда) мөхтәрәм кунакларны каршы ала.

Фәхретдин Канюкаев (сулда) мөхтәрәм кунакларны каршы ала.

Самарада гөрләтеп Мәүлид – ән – Нәби бәйрәмен үткәрделәр

Пәйгамбәребезнең туган көне — Мәүлид бәйрәме мө­сел­маннар өчен иң олы бәй­рәмнәрнең берсе. Соңгы ел­лар­да аны Самарада да зурлап үткәрәләр. Быел, га­дәттәгечә, бәйрәмнең төп чарасы Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда узды. Аны дүр­тенче тапкыр Самара өл­кәсе мөселманнарының ре­гио­наль Диния нәзарәте белән бер­лектә өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы оештырды. Чарада катнашкан мөх­тә­рәм кунаклар арасында өлкә хө­күмәте вәкилләре дә, шәһәр Думасы депутатлары да бар иде. Читать полностью

Ралина Каримова поедет на Кремлевскую елку / Яңа елга бүләккә – Кремль чыршысы

image

На Кремлевскую елку отправится учащаяся 5 класса ГБОУ СОШ с.Камышла Каримова Ралина.

В Москву на ежегодную общероссийскую новогоднюю Кремлевскую елку поедут дети, проживающие в Самарской области, отмеченные за свои заслуги в учебе, спорте и творчестве. В среднем им по 10-13 лет. Это отличники учебы, победители предметных олимпиад, спортивных соревнований, лауреаты творческих конкурсов и лидеры детских общественных организаций. Кроме того, среди них будут дети, попавшие в трудную жизненную ситуацию. Это дети-сироты, дети из многодетных и приемных семей.

​Делегация от Самарской области, включая сопровождающих,  составляет 106 человек. Ее формирование осуществлено аппаратом главного федерального инспектора по Самарской области. Читать полностью

Гөлсинә һәм Фәнил Субеевлар: «Үз өебездә яшисе иде…»

i12 сентябрь безнең гаилә өчен кайгылы көннәрнең берсе булды: янгын чыгып, өебез күз ачып йомганчы көлгә әйләнде. «Карак керсә берне ала, ялкын чыкса меңне ала», — дип бик дөрес әйтәләр шул. Аллага шөкер, балалар белән үзебез исән калдык.

Гаиләбездә биш бала — үзебезнең улыбыз һәм дүртесе тәрбиягә алынган балалар (тагын дүртесе үсеп җитеп, үз тормышлары белән яшиләр, безгә кунакка кайтып йөриләр). Бу бәладан соң, яшәргә урын булмагач, тәрбиягә алынган балалар кабат балалар йортына кайтырга мәҗбүр булдылар. Без аларны юксынабыз, шалтыраткан саен алар да: “Сагындык, өйгә кайтасыбыз килә”, — диләр. Тизрәк яңа өй төзеп, балалар белән кушыласы, бергә гомер итәсе иде! Читать полностью

Шатлыкта, исәнлектә яшәгез, ветераннар!

Сугыш һәм хезмәт ветераннары Юныс ага белән Нурсинә апа Кәримовлар.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары Юныс ага белән Нурсинә апа Кәримовлар.

Миңа Яңа Мансур авылында алт­мыш елдан артык бергә яшәүче Юныс һәм Нурсинә Кәримовлар гаиләсе белән танышырга насыйп булды.

- Сугыш башлангач мине яшь­тәшләрем белән Самарага (элеккеге Куйбышевка) ФЗӨга алып киттеләр. Без­гә русча бер кәлимә сүз белмәгән, авылдан читкә китеп йөрмәгән авыл балаларына, бик авыр булды. Юлда барганда ук бер малаебыз поезддан сикереп төшеп калды. Мин дә, берникадәр вакыт үткәч, сагынуыма түзә алмыйча, туган авылыма качып кайттым. Тик бераздан артымнан килеп җиттеләр һәм кабат алып киттеләр. Читать полностью

Кар бөртеге кебек ак һәм саф…

IMG_0519

Ашханәнең мәҗлес залы

Яңа татар ашханәсе

Самарада хәләл ризык әзер­­ләүче һәм сатучы аш­ха­нәләр һәм кибетләр күп түгел. Булсалар да, бармак бе­лән генә санарлыктыр. Әнә, мил­ләтпәрвәребез Разия ханым Әюпованың үткән гасыр­ның туксанынчы елларыннан бирле уңышлы гына эшләп килгән “Розалина” кафесы да ябылган икән. Мо­ңа сәбәпләре дә бардыр, бөтен дөньяны кризис галәмәте басып алган заманда яшибез бит.

Ә менә бернинди кыенлык­ларга да карамастан, шул ук туксанынчы еллар ахырында шәһәребезнең Гагарин урамында (115 “Б” йорт) ачылган “Белоснежка” кулинария кибетендә быел, декабрь урталарында хәләл татар ашханәсе эшли баш­лады. Читать полностью

Линара-ханум Николашкина из Нефтегорска одержала победу на всероссийском фотоконкурсе «Этнографическая мозаика татарского народа» / Мария апаның серле елмаюы…

Николашкина Л.А. Мария Латыфовна Гизатуллина

Работа «Мария Латыфовна Гизатуллина» заняла первое место в номинации «Портрет»

Стали известны имена победителей фотоконкурса «Этнографическая мозаика татарского народа»

Стали известны имена победителей фотоконкурса «Этнографическая мозаика татарского народа», проводимого Министерством культуры Республики Татарстан в рамках государственной программы «Сохранение национальной идентичности татарского народа (2014-2016 годы)».

Читать полностью