Мин сине күрми түзә алмыйм!

Карчык (Әлфия ХӘ¬СӘ¬НОВА) (уңнан сулга), карт (Наил ШӘЙ¬ХЕТДИНОВ) һәм почтальон¬ (Люция ГАЛЛӘМОВА).

Карчык (Әлфия ХӘСӘНОВА) (уңнан сулга), карт (Наил ШӘЙХЕТДИНОВ) һәм почтальон (Люция ГАЛЛӘМОВА).

Спектакль карагач

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын, аның соңгы вакытларда сәхнәгә куйган спектакльләрен самаралылар бөтенләй белмиләр дисәм, бу бик үк дөрескә туры килмәс иде. Чөнки театр артистлары хәзер ел саен диярлек Самарада булырга һәм үзләренең берәр яңа спектакльләрен күрсәтергә тырышалар. Менә быел да үткән якшәмбедә алар яңа премьералары — Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” дип аталган комедияләре белән самаралыларны куандырырга вәгъдә иткәннәр иде. Читать полностью

Затия әби – гаиләбезнең нуры ул

2331_1986956414_bigРәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Ул миллионнарның гомерен койган, ничәмә-ничә буынның  бәхетен урлаган.

Карт бабам Насыйбулла Габайдуллинга 1941 елда нибары 17 яшь кенә тулган була. Мәктәпне тәмамлап, якты киләчәккә зур планнар корган егетның хыялларын 22 июньнең иртәсе челпәрәмә китерә. Насыйбулла 1941 елда фронтка алына, икенче Белоруссия фронты составында Берлинга кадәр барып җитә. Читать полностью

Состоялось очередное заседание Совета СОТО «Туган тел» / Самарада быел да “Нардуган” бәйрәме үтәчәк

DSC_0070Вчера, 21 октября 2015 года, состоялось очередное заседание Совета Самарского областного татарского общества «Туган тел».  Читать полностью

Дөнья бүтән сугыш күрмәсен

imageЕллар узган саен сугыш афәте тагын да ныграк булып безнең хәтерләрдә саклана.

Канкойгыч бу сугыш мең­ләгән, миллионлаган гаилә­ләрне сагыш дәрьясына ташлады, безнең Денис авылыбызның 235 кешесе дә яу кырыннан яңадан әйләнеп кайтмады. Тормышыбыз бүгенге кебек матур булсын өчен, алар ятып калды.

Авылыбыз уртасына куелган һәйкәлнең мәрмәр ташына һәлак булганнарның исемнәре язылган, һәм без аларны онытмыйбыз. Читать полностью

Бәхет була төрлечә

сафиуллины 2Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче Әхтәм белән Алсу Сафиуллиннарның өйләре матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-якта киң болын җәелеп ята, ерактагы мәһабәт таулар да үзләренә тартып, игьтибарны җәлеп итеп тора. Ә аларның капкасын ачып кергәч, биредә үзеңне әкияти дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Читать полностью

Батыр туганнарым белән горурланам

bitva+za+leningrad+vostochnij+front+vtoraya+mirovaya+vojna+44999389337Бөек Ватан сугышы афәтен һәр гаилә кичергән: күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Сугыш тирән яра калдырып, йөрәкләргә әрнү салган.

Шенталы районының Денис авылында яшәүче Шакир бабам Газизовка сугыш башланганда тугыз яшь кенә була әле. Тик ул илгә кара кайгы килгән бу көнне дә, әтисе Закир Газизов фронтка киткән көнне дә бик яхшы хәтерли. Читать полностью

Җирдә эшләү шатлык китерә

рамил сулейманов

Рамил СӨЛӘЙМАНОВ гаилә әгъзалары белән.

Камышлы районының Иске Усман авылында яшәп, игенчелек белән шөгыльләнүче Рамил Нурсәхи улы СӨЛӘЙМАНОВ белән әңгәмә

- Рамил әфәнде, син ник авылда калырга булдың?

- Үземне белгәннән бирле басуда мин. Әтием яшьли вафат булгач, малай чагымнан ук колхозда механизатор булып эшләгән икетуган абыйларым янында кайнаша идем. Алар мине эшкә өйрәттеләр дә инде. Механизация училищесын тәмамлап, һөнәр үзләштерүем дә ярап куйды. Колхозыбыз таркалганчыга кадәр механизатор булып эшләдем. Аннан соң туган тиешле абыемның фермер хуҗалыгында булыша башладым. Тәҗрибә туплагач, аерым эшләп карарга булдым. Читать полностью

Сабырсызланырга һәм өметсезләнергә кирәк түгел

1409034100_9469-fbpost“Бердәмлек” газетасын да, аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасын да яратып укып баручылар бездә байтак. Кайберәүләр “Кыйбла”ның еллык тупламаларын саклап та торалар икән әле. Андагы файдалы һәм кызыклы язмаларга кире әйләнеп кайтып, үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә табылгалый.

2012 елның 29 октябрендә дөнья күргән “Кыйбла” санында басылган “Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласы” дип аталган язма нәкъ шундыйлардан. Анда бер ханым инде картаеп баручы һәм еш авыручы әнисенең аны: “Ул миңа бозым ясады”, — дип гаепләве һәм каһәрләве турында язган иде. Моңа җавап итеп, без Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең фикерләрен дә бастырган идек. Ә менә хәзер бу хакта үзенең уй-фикерләре белән 90 яшен тутырып килүче, бүгенге көндә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә апа КАЮМОВА уртаклашты. Бу безгә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле булып күренде һәм без аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Без халык өчен тырышабыз

Руслан Хамадиев

Руслан Хамадиев

18 октябрь – Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне

Тырышып, җиренә җит­керелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме, иң мөһиме — кешеләргә файдалы булсын. Самараның “Перекресток” кибет челтәрендә ит эшкәртүче булып хезмәт иткән Руслан Хамадиевның да һөнәре шундыйлардан. Ул кибеткә китерелгән итне категорияләренә аерып бүлә, карбонат, шашлык өлешләрен, аш пешерү өчен җыелмалар әзерләп, итне сатуга чыгара. Читать полностью

Сәламәт тәндә-сәламәт яшәү рәвеше

сагида

Сәгыйдә ханым һәм Расих әфәнде МИНҺАҖЕВЛАР оныклары Альбина белән.

Авыл хатын-кызлары Җир шарында яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын тәшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклыгын булдыруда зур роль уйныйлар. Моннан тыш, хатын-кызларга балалар тәрбияләү, өлкәннәрне һәм авыруларны карау да йөкләнгән бит әле.

1995 елда хатын-кызларның Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Пекинда үткәрелгән 4нче конференциясе карары нигезендә 15 октябрь, 2008 елдан башлап, һәр елны Авыл хатын-кызларының Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә.

Без бүген “Бердәмлек” газетасында укучыларыбызны авылларыбызның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүче хатын-кызларыбызның берсе белән таныштырабыз. Читать полностью

Авыл кешесен ниләр көтә?

421ac68c9f4a43fccf586f60a7f90a21“Бердәмлек” газетасында (№39, 26 сентябрь 2015 ел) Эльмира Шәвәлиеваның “Авыл халкы яклауга мохтаҗ” дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым.

Авыл халкы гомер-го­мергә гел төрле үзгә­решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле­рәкләре сөрген­нәргә сөрелеп, актыккы көннә­рендә гаиләләре белән хушлаша алмый, каты газаплар кичереп, шунда һәлак булганнар. Ә кайберәүләр бөтен гаиләләре белән авылдан куылганнар. Читать полностью

Татар хатыны ниләр генә күрмәгән…

SONY DSC

Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.

Авылның иң чибәр кыз­ларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, — дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый. Читать полностью

Очраклы очрашулар булмый ул

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Таһир абзый Мамышев белән беренче мәртәбә мин туганым Саррач Иваев өендә Мәрьям җиңгәчәйне искә алу мәҗлесендә таныштым. Матур итеп “Йәсин” сүрәсен укуы белән минем игътибарны үзенә җәлеп итте ул. Читать полностью