Ул елларны ничек онытасың …

getImage (1)“Ул елларны ничек оныта­сың -

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә…” — күпме кайгы, күпме сагыш ята бу шигъри юлларда!

Әйе, Бөек Ватан сугышы чоры Гали авылы халкы өчен зур сынау еллары булган. Аның беренче көннәреннән үк унсигезе тулып узган ир-атларны көн саен бишәр-алтышар, унар кеше фронтка озатып тор­ганнар. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу мәхшәрдән авылдашларыбызның бик азы гына кайткан, ә күбесе мәң­гелеккә яу кырында ятып калган. Читать полностью

Сәламәтлек илендә кунакта

DSC_7178

4 сыйныф укучылары бии.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Чайка” чаңгы шуу  базасында өченче тапкыр “Сәламәтлек көне”н уздырдылар

Укытучылар, ата-аналар һәм укучылар гына түгел, мәктәпнең күпсанлы дуслары да бу көнне көтеп алалар. Чөнки саф һавада чана-чаңгы шуып ял итүләре — бигрәк тә күңелле һәм озакка истә кала торган вакыйга. Читать полностью

Казаннан рухланып, шатланып кайттык

мингалимовы

Искән­дәр бе­лән Җәмилә Мингали­мовлар Казанда узган фес­тиваль вакытында.

Әле күптән тәгел генә Татарстанның Казан шәһәрендә сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыятенең  90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  “Җиңү салюты” дип аталган Бөтенроссия халыкара фестивале булып үтте. “Бердәмлек”нең үз хәбәрчесе шушы тантанада катнашу бәхетенә ирешкән Камышлы авылында яшәүче, өченче группа инвалиды Искәндәр Сәйфулла улы Мингалимов белән әңгәмә корды. Читать полностью

Ярмәклеләр кыш белән хушлашты

Рыбалка 1Безнең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында бик күңелле, талантка бай кешеләр яши. Шуңа да Халикъ Сад­ри исемендәге Мәдәният йортыбызда һәрвакыт тормыш кайнап тора. Биредә җыр, бию түгәрәкләре эшли, теләгәннәр өстәл теннисы, шашка уеннары белән шөгыльләнә алалар. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенең математика укытучысы София СӘЛИМОВА: “Бердәмлег”ебезгә озын гомер телим

2Яраткан “Бердәмлек” газе­табызның 25 еллык юбилеена әзер­лек башлануы турында хәбәрне ишеткәч, хәтеремдә уелып калган  матур бер очрашу искә килеп төште. Бәлки сездә онытмагансыздыр әле, Рәфгать абый? Читать полностью

Сугыш язмышлары

getImage (1)

Похвистнево районының Мәчәләй авылы

Похвистнево районының Мәчәләй авылында  туып үскән әниебез Сания Субеева бик тә матур, сабыр, миһербанлы, уңган кеше иде. Яшьли ятим калгач, аңа тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән.

Сугыш башлангач, авылдагы яшүсмер кызларны һәм малайларны торф чыгарырга озат­каннар. Арада безнең әниебез дә булган. Күп нужа күргәннәр алар анда, авылга барысы да исән-сау кайтып җитә алмаган. Ә  кайтканнарын, ял итәргә дә бирмичә, Орехово-Зуево шәһәре тирәсендә окоп­лар казырга алып китәләр. Эш авыр, кибәктән пешерелгән кара ипи дә үлчәп кенә бирелә. Шушы кыенлыкларга да түзә әниебез һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Тик анда да авыр эш көтә аны. Читать полностью

Котлы булсын бриллиант туегыз!

салаховы

Минсәгыйть ага һәм Мөхтәрәмә апа Сәла­ховлар.

- Син яраткан, сине яраткан кешең белән бриллиант туйга кадәр бәхетле тормышта яшәве бик рәхәт инде ул. Еллар үткән саен бер-береңнән башка аерым яши алмаганлыгыңны ныграк аңлый барасың, мәхәббәтнең нигезе ныгый гына төшә. Аның ныклыгы кыенлыкларны җиңеп чыгуда, шатлыкларны уртак итүдә күренә, - диләр Камышлы районының Бозбаш авылында 60 ел бергә яшәгән Минсәгыйть ага белән Мөхтәрәмә апа Сәлаховлар. Читать полностью

Яшәү яме сөюдәме, мал җыюдамы?

любишь 2Сөяме, сөймиме? Бу мәң­гелек сорауларга җавапны кешеләр гомер буе эзлиләр. Нинди була соң ул, мәңгелек сөю? Бер-береңә буш вәгъдәләр әйтеп өметләндерүме, әллә Ходай биргән ярыңны саклап, йөге авыр булганда күтәрешеп, авыру булганда маңгаена кулыңны куеп, хәленә керә белүме? Бу сорауга җавапны драматург Флорид Бүләков тә “Сөясеңме, сөймисеңме” пьесасы аша эзләп караган.

Галиәсгар Камал исе­мендәге Татарстан дәүләт академия театры артистлары үзләренең шушы спектаклен Самараның Максим Горький исемендәге драма театрында самаралыларга да күрсәттеләр. Ике пәрдәлек моңсу комедия миндә бик авыр тәэсирләр калдырды. Аны комедия дип әйтүе дә кыен, ул чын трагедия.

Читать полностью

Мәктәп безне бергә җыйды

getImageПохвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә очрашу кичәсе уздырылды

Яңа Мансур авылы мәк­тәбенә классташлары һәм укытучылары белән очрашуга мәктәпне күптән тәмамлаган олы яшьтәге апа-абыйлар да, әле үткән язда гына чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән яшь-җилкенчәк тә ашкынып килгән иде. Читать полностью

Ана йөрәгенә барысы да сыя

99269-INNERRESIZED600-600-1

Әни! Шушы сүзне ишетү белән кеше күңеленә күпме җылы хисләр, нинди яктылык сирпелә! Балачакта, әниләребезнең муенына сарылып үскәндә, без бу сүзне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Ә еллар үтеп, читтә яши башлагач, ул сагынулы, моңлы сагышка төрелә. Тик газиз әнкәйләребезнең хәер-фатихасы белән эшләнгән эшләребез, кылган гамәлләребез уңышка барып тоташа, изге догалары бәла-казадан саклый, дошманнардан яклый. Газиз әнкәйләр каршында гади кеше дә, зур түрәләр дә бала гына. 

Бүген, сигезенче март алдыннан, без Сергиевск районының Югары Орлянка авылында яшәүче биш бала анасы Тәнзилә апа БАҺАУТДИНОВА турында язарга булдык. Ул бүген хатын-кызлар бәйрәмен дә, үзенең 75 еллык юбилеен да бәйрәм итә бит. Читать полностью

“Яктылык”та көрәш бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_7124Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бишенче мәртәбә татар көрәше буенча ярышлар уздырылды

Традициягә әверелгән көрәш бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быелгы ярышка Камышлы һәм Хворостянка районнары, Тольятти һәм Новокуйбышевск шәһәрләре, Самараның 3 санлы балалар спорт мәктәбе һәм “Виктория” спорт клубы үзләренең иң яхшы көрәшчеләрен җибәргәннәр. Читать полностью

Син гармунда уйнадың…

7113284.535276E-02_a5 мартта якташыбыз, Татар­стан­ның халык артисты, мең төр­ле конкурслар лауреаты, гар­мунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевнең вафа­тына бер ел тулып узды.

Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене…

Шамил Галимов:

- 2009 елның маен­­да туган авылым Яңа Кызылсуда мәчетебезнең 25 еллы­гын бил­геләп үткән идек. Ми­ңа ул бәй­рәм­не оештыру комитетын җи­тәкләргә насыйп булды. Авы­лы­бызның асыл ир-егетләре һәм ха­тын-кызлары да бу чараны оештыруга күп көч куйдылар. Шуңа күрә дә 2009 елның 23 маеның кояшлы, ямьле көне истәлекле бер вакыйга булып калды. Читать полностью

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

docs.mail_2

Гали авылының 7 еллык мәктәбе укытучылары коллективы (1950 еллар).

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган. Читать полностью