Куркыныч төш күрәбез сыман

KwFqsARImIIАлия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә өч ел тулды.

Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, бүлек мөдире, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың вафатына 12 февральдә өч ел тулды. Читать полностью

Чын ир-егетләр шундый булырга тиеш!

WwLR1Inu9M4«Самара округының ел ир-аты-2023» шәһәр акциясе номинантларын бүләкләү тантанасы узды

2 февральдә «Заря» мәдәният йортында өлкәнең хәйриячелек, волонтерлык, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгән җитәкчеләрен, укытучыларын, хәрбиләрен һәм актив ир-атларын хөрмәтләделәр. Читать полностью

Бердәмлектә — көч

LeTHW6xErKY30 гыйнварда губернатор Дмитрий Азаров рәислегендә Милли мөнәсәбәтләр советы утырышы узды

Анда Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Михаил Феоктистов, министрлыклар, хокук саклау органнары, дини һәм милли оешмалар вәкилләре катнашты. Читать полностью

Киңәйтеп җәеп салсаң…

Шириязданов-273x3006 февральдә «Сәлам» газетасы хәбәрчесе, өч тарихи китап авторы, шагыйрь Фәрит Хәмит улы ШИРИЯЗДАНОВ 75нче туган көнен каршы ала Читать полностью

Ә йөрәге һаман яшь, күңелендә көлә яз!

YakI4PaVnY02 февральдә Разия Гомәр кызы Букинага 80 яшь тулды

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Россия фәннәр академиясенең «Ревнителю просвещения», Бөтенроссия китапханәләр конгрессының «За преданность профессии» медальләренә һәм күпсанлы Мактаунамәләргә ия булган милләттәшебез 30 елдан артык гомерен губерна башкаласы китапханәләрендә хезмәт итүгә багышлаган. Шуның 27 елын Разия ханым өлкә яшүсмерләр китапханәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярыбыз — моңа кадәр өлкәдә булмаган яшүсмерләр китапханәсенә нигез салып, аны халыкка таныткан, яшь укучылар арасында популяр итә алган талантлы шәхес. Читать полностью

«Туган тел» һаман да сафта

-217XuOA_bwӨлкә татарлары хатирәләре белән уртаклаштылар

21 гыйнварда Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте ветераннары җыелдылар. Очрашу кичәсе оештыру инициативасы белән туган як тарихы белгече һәм журналист Шамил Галимов чыккан иде. Оештыру эшләрен һәм әзерлек мәшәкатьләрен дә ул үз өстенә алды. Читать полностью

Һөнәрем өчен әниемә рәхмәт

7oydkBUJEm825 гыйнвар — студентлар көне

Филология фәне белән кызыксынучылар саны кими бара

25 гыйнварда Халыкара студентлар көнен билгеләп үтәбез. Кем белән генә сөйләшсәң дә, беравыздан: “Студент еллары – иң күңелле, иң бәхетле чаклар иде”, — дип елмаялар. Гомумән алганда, бәлки, шулайдыр да. Әмма, студент — балачак этабын тәмамлап, олы юлга аяк басу, киләчәктә уңышлы шәхес булып алга атлау өчен сайлаган һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнүче кеше, минемчә. Шуңа студент еллары бик җаваплы да бит әле. Читать полностью

Шкафыгызда урын алып тормасын

BBlKIyu4uP8“ЭкоСтройРесурс” каты чүп калдыкларын эшкәртү опе­ра­торы киеп туйган, яисә яра­мый башлаган кием­нә­ре­гез­гә икенче гомер бүләк итә ала. Читать полностью

Пусть сериал не станет руководством к действию…

Rhv5Ofop2qI

Он должен стать своеобразной прививкой…

Пожалуй, в России (и не только) не осталось ни одного человека, кто если не смотрел, то хотя бы не слышал о сериале «Слово пацана. Кровь на асфальте». Фильм о «брошенных всеми детях» на рубеже 1980 – 1990-х гг. стал хитом.

Давайте разберемся, почему же сериал «Слова пацана» нашел такой живой отклик у российского зрителя? Нужны ли такие фильмы? Запрещать ли его к просмотру подросткам? Как решить проблему подростковой преступности? Читать полностью

Ерактан яхшырак күренә

hXTtUNI_NGc«Туган тел»гә — 35!

Татар телен һәм мәдәниятен саклап калуны колачлаган милли хәрәкәте башы

35 ел элек, 1989 елның 21 гыйнварында, Куйбышев шәһәрендәге Яшьләр йортында, яңа тарихта беренче мәртәбә татар җәмәгатьчелеге җыелышы уздырылып, “Туган тел” милли-мәдәни оешмасына нигез салынды. Залда ике йөзләп татар активистлары җыелган иде.
Читать полностью

Халык аларны таныды

TSj9d4jAKn412 гыйнварда «Халык тануы» акциясен йомгаклау тантанасы узды

Узган атна ахырында губерна күләмендә 16нчы тапкыр үт­кәрелгән «Халык тануы» өлкә иҗтимагый акциясе җиңү­челәрен бүләкләделәр. 2023 елда узган бәйгедә кат­нашкан 757 гариза арасыннан 6 номинациягә 60 катнашучы гына сайлап алынган. Читать полностью

Тамырлары Алтын Урда чорына тоташкан

mnEGQsvEw_oПугачев татарлары белән тарихыбыз бер

Нишләптер Саратов өлкәсендә татар газеталары басылмый. Ә шулай да, Пугачев шәһәрендә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасын даими алып торучылар бар. Бу инициатива өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановтан чыккан иде. Газеталарны редакция хезмәткәрләре, конвертка салып, почта аша җибәреп торалар. Кызганычка, башка өлкә газетасына күрше регионнар языла алмыйлар, шуңа күрә гади корреспонденция җибәргән кебек җибәреп торырга туры килә. Читать полностью

Аралашу үзәгендә тормыш кайный

ImqMrnc0yo0Иске Балыклы авылының Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында

Лаеклы ялга чыккач, пенсия яшендәге әби-апаларның вакыты күп кала. Кышын нишләп бетсеннәр алар өйдә? Олыгайган кешенең дә ялгыз яшисе, көнозын телевизорга йә тәрәзәгә карап утырасы килми, каядыр барасы, кем беләндер очрашып сөйләшәсе, аралашасы килә. Моның өчен социаль үзәкләр булуы бик тә урынлы, дип уйлыйм. Кышкы суык көнне миңа да Балыклы үзәге җитәкчесе белән сөйләшеп утырырга насыйп булды. Читать полностью