Башка юл юк 

getImage (4)Кышка керер алдыннан Мәчәләй халкы йорт тирәләрен, коймаларын, гаражларын, мунчаларын сиплиләр, буйыйлар. Матурайталар. Шул ук вакытта авылыбызның алтын куллы, уңган-булган, туган туфрагын җаны-тәне белән яраткан эшкуарларыбыз да Мәчәләйне нурландыруда зур өлеш кертәләр. Шуларның берсе — Фәрид углы Наил Субеев. Ул үзенең эшчеләре белән клуб тирәсендәге коймаларны яңартты, клуб алдына бетон плитәләр җәйде. Тукай урамын шәһәргә әйләндерде. Урам буйлап рәхәтләнеп йөрибез. Урамнан керәсебез дә килми. Читать полностью

Наилә Хөсәенова: «Әниемне, үзем олыгайгач кына, аңладым»

наиля апа мамаЕл саен ноябрьнең соңгы атнасында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

«Ана күңеле — балада, баланыкы — далада», дип әйткәннәр картлар. Әйе, бу, чыннан да шулайдыр. Үсеп җиткәч, без әниләрдән ерагаябыз, тормыш ыгы — зыгы белән тула. Калада уку, эш, дуслар күңелебездә беренче урынны яулап ала. Аннан инде үзебез гаилә корып җибәрәбез, балалар тудырабыз. Әнкәйләр турындагы уйларны бераз арттарак калдырырга туры килә, аларның тормышы белән кызыксынып яшәсәк тә, телефон аша сөйләшеп торсак та, ялгыз аналарга бу гына җитәме икән? Читать полностью

«Татар булып, үрнәк булып яшәгез!»

загруженноеГакыйл абый Әхмәтҗанов белән телефон аша сөйләштек. Ул быел хаҗда булды.

Мин аңа, корреспондент ролендә булып, сорауларымны бирдем. Гакыйл абыйның сакалы булмасада, аксакал гакылына якынайган шәхес буларак,саф татар телендә миңа мәгънәле җаваплар бирде. Ул бит -“изм”нар чорының баласы, төрле җаваплы урыннарда җитәкче булып хезмәт иткән милләттәшебез. Аның кылган гамәле күпләргә үрнәк булырдай.

Әле тагын бер кызыклы вакыйга булды бит: татар милләтенең быел тарихта беренче тапкыр хаҗ юлын беренче тапкыр Татарстан җөмһүрияте президенты җитәкләде!

Гакыйл абый белән әңгәмәне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Читать полностью

Татарстанның мәгариф министры – “Яктылык”та

IMG_1967

Президиумда: Энгель Фаттахов, Надежда Колес­никова һәм Радик Газизов.

Үткән атна уртасы Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбе өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта шатлыклы да булды. Бу көнне мәктәп Татарстан Рес­публикасы  премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховны каршылады.

Болай да чиста һәм пөхтә мәктәпнең бөтен почмакла­рын да юып, министрга нәрсә күрсәтергә кирәклеген барлап чыктылар. Әлбәттә, Та­тарстанның мәгариф министрын мәркәзебездән читтә яшәүче милләттәшләренең тел сафлыгы, укыту процессы, ба­лаларның үз телебездә укый-яза, сөйләшә, иҗат итә алу-алмаулары кызыксындырадыр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы Галия Тупасова “Театрга барабыз”,  татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева — “Сертотмас үрдәк”, ә  Нурзидә Фәйзуллина “Сак-Сок бәете” темаларына ачык дәресләр үткәрергә әзерләнделәр. Читать полностью

Иртән эшкә, кичен өйгә ашкынып яшәүчеләр бәхетле 

IMG_6707 (1)

«Сәлам» гәҗитәсенең журналистлары Наилә Хөсәенова (сулда), Миләүшә Газимова Әлфия апа Суфиянова (уртада) белән мәҗлестә.

Дөньяда шундый кешеләр бар: йөзләрендә кояш уйный, күзләреннән нур бөркеп тора. Әлфия апа Суфиянова нәкъ шундыйлардан. Аның белән танышып сөйләшкәч, шушы беренче күрешүдән үк күңелемдә аңа карата җылы хисләр, уңай тәэсирләр туды. Ә инде Әлфия апаның 70 яшьлек юбилеена багышланган дини мәҗлестә кунак булып, башкаларның аңа карата мөнәсәбәтен күргәч, бу хисләремдә ялгышмавымны аңладым. Аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр икән.
Читать полностью

Сагыш вә хәсрәткә манчылган язмыш 

Миля

Зәкирә әбием улы Шәрифҗан, кызы Нәфисә һәм оныгы Раушания белән.

«Бәхетле бул, кызым!»

Кечкенә чакта:

- Син кем кызы? — дип сорасалар, мин:

- Әбиемнеке, әниемнеке, әтиемнеке…, - дип тезеп китә идем.

Кечкенәдән үк әбием тәрбияләп үстергәнгә күрә, беренче булып аны әйткәнмендер инде. Читать полностью

Фәрештә канаты 

крыльяБалачак – иң якты истәлекләр чыганагы. Әти-әнисе, әби-бабасы белән тулы гаиләдә үскән кешенең хәтере аеруча бай. Кичләрен бабамның керосин лампасы яктысында тетелеп беткән, гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар укуы хәтеремдә әле дә яхшы саклана. Анда нинди генә маҗаралар, кызыклы вакыйгалар язылмаган иде! Шайтаннарның, җен-пәриләрнең кешеләрне тормыш юлында адаштырулары, аларны төрле явызлыкларга алып барулары турында куркыныч хәлләр дә бар иде. Шулай ук фәрештәләрнең кешеләргә тормышта туры юл күрсәтүләре, ялгышлардан саклавы турында да язылган иде. Менә шул чакта инде нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен күңелеңә сеңдерә барасың. Бу бит борынгыдан килгән рухи тәрбиянең беренче баскычы.

Минем гомерем буена матур бер вакыйга истә саклана. Безнең Иске Ярмәк авылы очындагы биек урында зират урнашкан. Читать полностью

Диляра САБИРЗЯНОВА (г.Самара): «Таинственное очарование Парижа»

1739291555-par2014Недавно я листала фотопоток в своем телефоне и, когда я увидела летние снимки, на меня буквально нахлынула волна воспоминаний. Это чудесное лето я провела в волшебном городе мечты — Париже. Безусловно, главными туристическими эпицентрами в столице Франции являются такие достопримечательности как Эйфелева башня, Лувр, Триумфальная арка, Версальский дворец, Мулен Руж… Но Париж — город с тысячей лиц. Он похож на странника во время карнавала, маска которого отражает силу, красоту и независимость, но внутри него скрывается совершенно непохожая, невидимая никому, сторона.

Одной из моих задач и была увидеть другой Париж. Не случайно я выбрала день, чтобы попасть в Латинский квартал, в котором находится Великая парижская мечеть. Раскинувшись на площади в один гектар, она является одной из самых больших во Франции.

Читать полностью

Җәмигъ мәсҗидендә Корбан ашы узды

салямЗөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә Самар Җәмигъ мәсҗидендә Корбан мәҗлесе уздырылды. Йөз илле кешелек мул табынны Самар Җәмигъ мәсҗиденең мөтәввәллияте һәм Самар өлкә Диния нәзарәте оештырдылар. Табында хезмәт һәм сугыш ветераннары, активистлар, татар милли хәрәкәте юлбашчылары, дин әһелләре утырдылар.  Читать полностью

Әмир Җаппаров: «Азанны үз мәкамебез белән әйтсәк иде»

азан«Нур» мәдрәсәсенә 10 ел тулу уңае белән җыелган фәнни конференциядә мәчетләребездә азан әйтү тәртипләре, мәдрәсәләрдә азан мәкамнәре өйрәтү турында, үземнең һәм олы яшьтәге замандашларымның тәкъдимнәрен әйтергә уйлаган идем. Ләкин вакыт тар булу сәбәпле, алдан язылган делегатлар да чыгыш ясый алмадылар. Шуңа күрә бу турыдагы фикерләремне сезнең игътибарыгызга җиткерергә булдым.  Читать полностью

Вазых Мухаметшин: «Я и мои сотрудники являемся активными избирателями»

Muhametshin-Vazyh-Gatovich-Gen.-direktor-Gruppy-kompaniy-Progress-V.-Fotografiya.-2013.10.29

Мухаметшин Вазых Гатович. Это имя хорошо известно в нашей губернии. Если в администрациях городов и рай­онов области он прославился как заслу­женный строитель РФ, построивший здания, которые стали достопримеча­тельностью и украшением родного горо­да, то среди мусульман и татарской общины он больше известен как чело­век, который вносит большой вклад в возрождение и поддержку духовного и национального движения.
Читать полностью

Гости из Турции об Исламе в Самаре

совершили Хатм Корана – прочитали наизусть полностью Священную книгу мусульман.

Напоминаем, и в этом году, в месяц Рамазан, по приглашению Регионального Духовного управления мусульман Самарской области в Самару приехали представители управления по делам религии Турецкой республики, два знатока Корана – имам-хатиб Джиганхир хазрат Бильгичихангир из города Самсун и имам-хатиб Хасан хазрат Йилмаз из города Мерсин.

Выражение лиц гостей, манеры держать себя в обществе, сдержанность и уважение к собеседнику, окружающим были восхитительными. А главное – их глаза. Они излучали доброту. Всем своим видом, действиями и речью они показали пример – каким должен быть истинно верующий человек, настоящий мусульманин. Читать полностью

Тукай рухын саклаучы Разыябез

Канюкаева на 26 июляМинем күзлектән караганда, гомер-гомергә рухи мәдәни ихтыяҗны мәдәният Сарае, китапханә, мәчетләр алып барды. Шулар арасында китапханә аерым бер мактаулы урынны биләп тора. Бүген без Самар өлкәсенең Мәчәләй авылы турында сүз алып барырбыз. Биредә урнашкан китапханә турында Мәчәләйдә яшәүче Шамил Мамышев болай ди: «Китапханәбез бик яхшы эшләп килә. Авылдашлар, заманалар алмашынса да, китапханәгә килеп журналлар укыйлар, китаплар язылып алалар. Төрле-төрле кичәләр уздырыла. Авыл тарихы турында да бик күп материаллар укырга мөмкинлекләр бар. Китапханәнең хуҗабикәсе — Салихҗан кызы Разия Канюкаева вазифасын уңышлы алып бара. Бәйрәм көннәрендә халыкка концерт-тамашалар әзерли. Үзе дә җырлый».

Разия ханымның үзенә дә берничә сораулар белән мөрәҗәгать иттем. Читать полностью