Район үзәгенә йомыш белән барырга туры килде. Шунда тетрәндергеч хәлгә тап булдым.
“Сивирская” урамы буйлап төшеп киләм, ә анда, юл кырыенда гына, чүп сала торган контейнерлар тора. Чүп ташып чыгып, тирә-якка сибелгән. Бик матур чәчәкле пакет юлга шуып төшкән. Читтән күзәтеп торам. Үтеп баручы ир пакетны алып куясы урынга, аягы белән тибеп җибәрде. Аның артыннан түшләрен киереп килүчеләр, иелеп тә карамыйча, пакет өстеннән шытырдатып сытып үттеләр. Пакет ярылып, эченнән ап-ак батон кисәкләре юлга таралды. Батон кисәкләре өстеннән баралар бит! Түзмәдем. Йөгереп барып, пакетны алдым да, батон кисәкләрен тутыра башладым. Катыргы алып, батон валчыкларын җыйдым да, куаклар төбенә кошларга салдым. Артымнан килүче ике ир: “Эй, бабушка, тебе пенсии не хватает что ли?” — дип, ямьсез сүзләр әйтеп, мыскыллап узып киттеләр. Читать полностью →