«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга!
Кечкенә чакта ятлаган бу шигырьнең тирән мәгънәсен үсә барган саен тагын да ныграк аңлыйсың икән. Җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әниең синең яныңда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның догалары сине саклый-яклый.
“Әни, ана” сүзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, самими көч, саф мәхәббәт ята. Әлеге сүзне әйткән-ишектән саен дөнья ямьләнә. Безнең кадерле әниләребез зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзә, тик балалары гына Кеше булсыннар.
Әйе, танылган шигырьдәгечә, ана – бөек хатын ул. Әйе, “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”. Читать полностью