Өлкәбезнең Красный Яр районында бик матур табигатьле Ялтай бистәсе урнашкан. Биредә искиткеч ягымлы пар Сабирҗан Хафиз улы һәм Миңлегөл Хәсәнҗан кызы Мәхмүтовлар яши. Алар турында инде мин күптән ишетеп белә идем. Алты ел элек Литвинов исемен йөрткән Мәдәният йортында уздырылган “Самар — күпмилләтле гаилә” дип аталган конкурс-фестивальдә Мәхмүтовлар гаиләсе үзенең дүрт буынын тәкъдим иткән иде. Чарада булучыларны әлеге гаиләнең чыгышы таң калдырган булган, аны гаилә башлыгы, Ялтай бистәсе мәчетенең имамы Сабирҗан ага Коръән сүрәләре белән башлап җибәргән һәм бу мизгелдә тамаша залында тынлык урнашкан.
Мин үзем дә Сабирҗан ага һәм Миңлегөл апа Мәхмүтовларны күреп сөйләшкәч, аларның, чыннан да, ачык йөзле, зыялы һәм аралашучан булуларына инандым һәм үземнең тәэсирләрем турында язмый кала алмадым.