Мөселманнарда — яңа ел

Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Расулинә Мухәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әссаләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Аллаһының рәхмәте белән 5нче ноябрьдә һиҗри 1435 ел башланып китте. Бе­ренче мөхәррәм аеның унынчы көне — Гашүрә кө­не (ул быел 13 ноябрьгә туры килә). Гашүрә — ун дигән сүз. Нәрсәсе белән ис­тәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз? Ул ту­рыда исламияттә һәм башка дин­нәр тарихында бу көн бер котлы көн итеп кабул ителгән һәм төрле риваятьләр бу хакта сөйли.

Җир вә күкләрне, оҗмахны Аллаһы шушы көндә яратты. Гашүрә көнне Аллаһы Тә­галә гарше көрсине, каләм­не, барча олуг фә­реш­тә­ләрне бар кылды. Адәм галәй­һиссаләмнең тәүбәсе Гашүрә көнендә кабул ителде. Гашүрә көнне Идрис галәйһиссәләм җәннәткә кертелде.

Исраил уллары бу көнне Фир­гавеннең золымыннан ко­ты­лып, шушы көннән башлап ураза тота башлаганнар. Мө­сел­ман­нар да рамазан уразасы фарыз булганчы ук бу көнне ураза тотканнар. Рамазан ураза­сы фа­­рыз булгач, Гашүрә көн ура­засы һәркемнең үз ирегенә калдырылды. Пәйгамбәребез с.г.с. бу көннәрдә 2 көн ураза тоткан һәм өммәтенә дә васыять иткән.

Бу көнне Нух пәйгамбәр көймәсе туфан суыннан котылып Җүди тавына килеп тук­тады. Шушы көндә Якуб пәй­гамбәр үзенең улы Йосыф пәйгамбәр белән кавышты.

Гашүрә көнендә Юныс пәй­гамбәр балык карыныннан котылды. Шушы көндә Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патшаның утыннан исән-имин чыкты.

Тагын да Әюб пәйгамбәр 18 ел авырганнан соң, тәнендәге кортларыннан котылды.

Гашүрә көнендә Давыт га­ләй­һиссәләмнең тәүбәсе ка­бул ителде, Сөләйман пәйгамбәргә патшалыгы кайтарылды, Гайсә пәйгамбәр шушы көнне туды һәм күккә алынды.

Болардан башка да бу көн турында бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Менә шу­шы гамәлләргә таянып мө­­селманнар бу көнне зурлап ураза тотып, изге гамәл-гый­бәдәт кылып үткәрәләр.

Гашүрә көнендә пәйгам­бәребезнең оныгы Хөсәен вәх­шиләр кулыннан һәлак ителә. Аның белән бергә башка бик күп сәхәбәләр шәһит кылынды. Пәйгамбәребез с.г.с. әйтте: “Пәйгамбәрегез шушы көнне туды һәм кыямәт көне дә шушы көнне булачак», — диде.

Мөхтәрәм җәмәгать! Пәй­гамбәребезнең сөннәтен үтәп шушы көнне ураза тотып, изге гамәлләр кылып үт­кәр­сәк, Аллаһыга якына­ер­­быз, гө­наһларыбыз кимер һәм кыямәт көнендә Пәйгам­бә­ре­безнең шә­фәгатенә лаек булырбыз.

Гашүрә көне ел башына туры килә, елны нинди гамәл белән каршы алсак, ел да шулай үтәр. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга хәерле гамәлләр кылырга насыйп әйләсә иде һәм рәхмәтенә ирешүне насыйп итсә иде.

Әмин йә Раббил Галәмин.
Әссаләмүгаләйкүм вә рах­мә­тул­лаһи вә бәракәтүһү.

Җәүдәт хәзрәт ХАРРАС.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено