Валуев чәкчәкне «чукча» дип атый

news_1634Күпләр өчен Дума депутаты, зур гәүдәле боксчы Николай Валуевның Чаллыга килеп “Шифа” сәүдә комплексы оештырган турнирда шәрәфле кунак булып катнашуы зур яңалык булмады.
Чаллы матбугаты йөзе-чырае, буе-сыны, бокстагы уңышлары белән танылган Николай Валуевның бирегә килеп бөтенрусия турниры дип аталган чарада “Исянмесез, дорогие друзья” дигән сүзләренә генә зур игътибар бирде. 
Чарада катнашкан журналистлар арасыннан сорау:
– Николай Сергеевич, сездә татар тамырлары бар дип язалар…
– Чынлапмы? Шулай язгач дөрестер инде (көлә). Беләсезме, мин үземне кайдадыр шәрәфле татарлар арасында күрдем! Петербурда Сабантуй даими уздырыла. Бу бәйрәмдә еш булам. Шуннан бирле шәрәфле татар булып калганмындыр инде.
– Татар милли ашлары белән танышырга өлгердегезме әле?
– Әйе, ат итеннән пешергән ашларны, баллы әйберләрне татып карадым. Чәкчәкне, мин, мәсәлән, “чукча” яки “чук һәм гек” дип атыйм, өйгә Татарстаннан гел алып кайтам. Бик тәмле һәм аны тәмләп ашыйм.

Просмотров: 1035

Комментирование запрещено