– Дилә, син кияүгә инде акыл утыртып чыксаң да бәби алып кайтырга ашыкмадың шикелле. Бу карьера белән бәйле идеме соң, әллә, Европадагыча, утыз тулганчы әни булу иртәрәк, дип санадыңмы?
– Ой, мин бит әни булырга бөтенләй әзер түгел идем. Аның оят нәрсәсен дә күрмим – кеше психологик яктан әзер булмыйча бала алып кайтырга кирәкмидер дә инде ул. Кияүгә чыгуыма дүрт елдан артып киткәч, инде ятлар гына түгел, үз әнием дә: «Кайчан бәби алып кайтырсың икән», – дия башлагач кына тәвәккәлләдем. Хәер, ул вакытта үземнең дә әни буласы килү теләге кыбырсый башлаган иде инде.
– Чабудан нәрсә күбрәк тарткан иде соң – йокысыз төннәр, юеш чүпрәкләрме, әллә сәхнәдән китеп торумы?
– Дөресен әйтәм – әни булу белән андыйрак хис-тойгы булды үзе. Әле генә сәхнәдә, кайнап торучы иҗат иркендә, ә монда – артык бер минут вакыты булмаучы хуҗабикә, әни… Әмма мин аны бик тиз җиңдем: күкрәгемә кыскан нарасыем – көтеп алган бәхет җимешебез белән чагыштырганда, популярлык, җырчылык берни түгел ул. Әни булу белән тормышка карата булган бөтен кыйммәтләрем үзгәрде – гомумән, бала туу бар нәрсәне киредән сүтеп-җыярга, үзгәртергә сәләтле. Элек тау-тау күренгән проблемалар да пүчтәккә әверелә, элек мөһим тоелган нәрсәләр икенче планга күчә. Син балаң белән тормышка яңа төрле күзлектән карарга өйрәнәсең, бәхетнең асылын тоясың.
– Ирең Марат Мухин да үзгәреп куйгандыр әле?
– Үзгәрмәгән кая! Ул бит хәзер әти кеше! Без өйләнешкәндә Маратка – 22, миңа 25 яшь иде. Без ул вакытта, яшьләр теле белән әйткәндә, «тусили». Көн дә бәйрәм көн дә туй, дигәндәй, ниндидер проблемалар булмады диярлек. Яшьлек – борчу-мәшәкатьсез чор, диләр бит, безнең нәкъ шундый чор иде. Бер ел каенана-каената белән бер түбә астында яшәдек тә, аннан, социаль ипотека дигән программа нигезендә, үз куышыбызны булдырдык. Өч бүлмәле киң-матур фатирыбызга күченгәнгә әле бер генә ел. Сафинә чатыр чабып йөри, әтисе кайтуын түземсезлек белән көтеп ала.
– Инде ир хатыны булып яшәвеңә дә шактый, Дилә. Үзең өчен асыл гаилә формулалары чыгардыңмы әле?
– Хатын-кыз иренә караганда да зирәгрәк, сабыррак булырга тиеш. Һәр гаиләдәге кебек, бездә дә булды ул холыклар килешү чоры. Табигатьтән перфекционист кеше буларак, миңа һәр эш идеаль дәрәҗәдә камил булырга тиеш. Бу хәтта гаиләгә дә кагыла! Бернинди проблема, уртак мәшәкатьләр булмаса, бәхәсләр дә тумыйдыр анысы. Әмма кайсы гаиләдә юк инде ул мәшәкать, сүзгә килүләр?! Мин хәтта берара хатын-кызлар өчен үткәрелгән тренингка йөреп алдым – янәсе, нишләп мин үз-үзем белән гармониядә яши алмыйм, ирем белән бәхәсләр чыга? Миңа булышты дип саныйм – идеаль бер формулага да килдем. Кешене үзгәртеп булмый, ә үзең үзгәрә аласың.
– Бу – ир кеше, ничек бар – шулай да яши ала, теге кырыкмаса-кырык мәшәкате булган хатын-кыз үз көен көйләтмәскә тиеш, дигән сүзме инде?
– Хатын-кыз үзенең юл куюы белән бәхетле була ала – ул бит үзеңә үк яхшылык булып әйләнеп кайтырга сәләтле. Һәр кеше үз туксанын гына тукып утырса, гаилә гаилә булуыннан туктый шул ул. Мин дә – табигатем белән бик тә лидер, буйсынуның ни икәнен белми торган холыклы кеше. Әмма иремә буйсына белергә, аны зурларга тиеш булуымны аңладым. Аннан, Марат бит ул – даһи иҗатчы: әгәр мин аны иртән эшенә ягымлы елмаю, җылы аш белән озатмыйм икән, ул бит иҗат итә алмаячак. Инде хатын-кыз әнә шул йомшаклылык һәм назлылыгын саклап кала ала икән, ышаныгыз, ир-атлар рәхмәтле була белә!
– Иҗатчы дип, ә син үзең иҗатчы түгелме?
– Мин сәхнәдә иҗатчы, өйдә мин – әни, хатын. Өйдәге мөнәсәбәтләрнең нинди булуы, гаиләнең нинди атмосферада яшәве иң әүвәл миннән тора. Шуңа, мин бала тәрбияләүдә дә, иремә яхшы хатын булуда да тырышырга тиеш. Яши-яши шуңа төшенәсең.
– Бу иҗат икенче планда дигән сүзме инде?
– Юк, ул яктан Марат та минем җырчы икәнлегемне, үз тамашачым булганын яхшы аңлый, аны кабул итә. Озын-озак гастроль турларына чыгып китмәсәм дә, концертларда һәрдаим катнашып киләм, яңа җырлар яздырам. Әле менә өр-яңа «Тамчы-тамчы яшьләр» дигәне үз тыңлаучысын булдырып килә. Чакырулар җитәрлек, шөкер, үземне җырчы буларак та формада саклыйм дип саныйм.
– Марат Мухин белән яшәгәч, иң шлягер җырларның кемгә тәтегәне аңлашыла инде…
– Юк, ул мине аерып җыр бирми. Аның даими клиентлары бар – композитор, аранжировка ясаучы кеше буларак, аны бик хөрмәт итәләр. Миңа килгәндә, эшләп алыйк, дигән сүзем кире кагылмый – ул, вакыты булу белән, миңа кирәкле материалны эшләп бирә.
– Музыкантың-ирең янда, абыең белән сәхнәдә тылың бөтен яктан да нык инде синең.
– Абыем – Булат Нигъмәтуллин параллель рәвештә икенче эшкә кереште. Үз эше белән мәшгуль, күп вакыты шуңа китә. Әмма бу, сәхнәдән китәргә җыена, дигән сүз түгел – яңа җырлар языла тора, уртак чыгышларыбыз дәвам итә.
– Дилә, минем күзлектән, хатын-кыз өчен иң мөһиме – гаилә. Иҗатчы, җырчы хатын-кыз өчен дә шулаймы ул?
– Үземне киләчәктә дә сәхнәдә итеп күрәм. Җырсыз, иҗатсыз яши алмыйм, дип саныйм. Җырларым кемнәрнеңдер җаннарына дәва, күңелләренә шифа икән, мин әлеге эшемне дәвам итәргә тиеш. Әмма алай да минем өчен иң беренче чиратта гаиләм – әгәр анда бар да тәртиптә түгел икән, ничек рәхәтләнеп эшләп була ди?! Шуңа озакламый Сафинәгә иптәш – тагын бер бәби алып кайтып, аларны бакчага җибәргәч кенә ныклап торып иҗатка кайтырмын, дип исәплим. Бала белән өйдә утырсаң, халык мине онытыр, дигән куркуым юк – минем инде үз исемем бар.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
«Шәһри Казан»
Просмотров: 1098