Туган ягым — гүзәл бишек

IMG_3074Тату гаилә — бәхетле гаилә, ди халкыбыз.  Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе.  “Агач — яфрагы, кеше хезмәте белән матур”, ди халык.  Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “Бу дөньяда адашмыйча — саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? “Без  шушы сорауларга җа­вап эзләп авылыбызның социаль реабилитация бүлегендә көндез ял итү, дәва чаралары алучы лаеклы ялдагы ветераннарыбыз янына   иң шәп хуҗалык алып баручы үрнәк гаиләләрне чакырдык.  Минсәлих һәм Мөх­­­лисә Зариповлар, Нәгимулла һәм Зәлифә Гәрәевлар, Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар  һәм Гөл­синә Галиуллина бәйрәмебезнең иң түрендә утырдылар.

2004 елны Бөгелмә районының Акбаш совхозыннан Вәлиәхмәтовлар гаиләсе күченеп туган якларына кайттылар. Аларның гүзәл табигатьле Юкәле тау  буена урнашкан йортлары ерактан ук пөхтәлеге, матурлыгы, затлылыгы белән үзенә тартып  тора. Капкаларын ачып, күркәм ишегалдына үтәсең. Өй ишеген ачып җибәрүгә, Фәния апа  кыстый-кыстый бүлмә түренә чакыра. Бу хуҗалыктагы тәртипкә,  пөхтәлеккә сокланасың. Түр бүлмәдәге гөл­ләргә карап, үзеңне җәннәт бакчаларында итеп хис итәсең.

Гомумән, Чернобыль фаҗигасын төзәтүдә катнашкан Тәбрис абыйның, гомер буе малчылыкта эшләгән Фәния апаның тормыш-көнкүрешкә булган фикерләре, язмыш сынауларын сирәк кешегә  хас кыюлык белән каршы алулары барчасына да үрнәк булып тора. Фәния апа белән  гомер йомгагын сүтәбез. “Тормыш юлыбызда бәхетле минутлар да, авыр чаклар да булды, тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый”- ди ул тыйнак кына. Аларның тормыш сукмагыннан бергә атлап китүләренә дә  44 ел.

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучы пар канатлар,  бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче  матур гаиләләрнең берсе Нәгимулла абый һәм Зәлифә   апалар. Алар 45 ел элек бергә тормыш башлап җибәргәнннәр. Нәгимулла абый су асты көймәсендә 15 ел хезмәт итә, ә  Зәлифә апа туган -яктан аерылып илебезнең иң ерак ноктасында тормыш иптәшен көтеп, балалар тәрбияләп гаилә учагын саклый. Ә лаеклы ялга чыккач, 2002 елны, туган якларына кайтып яңадан бик матур тормыш коралар.  Авыл, район конкурсларында хуҗалыклары алдынгылар рәтендә саналса, быел өлкә конкурсында олылар арасында “иң шәп хуҗалык” номинациясендә 1 нче урын алулары бездә дә горурлык хисе уятты. Алар икесе дә гади, тиз аралашучан кешеләр. Нинди генә йомыш төшеп килсәң дә, сине аңлап, хәлеңә керә беләләр, шуңа да тормышлары бик көйле бара.

Әби-бабайлар — гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Гөлсинә апа Галиуллина  балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк ханым. Өлкәннәрнең тәрбиясе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы тормыш- көн­күреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Безнең унган гаиләләр кичәсенә Гөлсинә апа да чакырылды, чөнки ул район күләмендә яхшы хуҗалыклар арасында Почет грамотасы белән билгеләнгән иде. Аңа сүз биргәч  ул авылдашлары, күршеләре турында сөйләде, аларның уңышларына ихлас шатлануын белдерде.

IMG_3074

Инде чират Минсәлих һәм Мөхлисә Зариповлар гаиләсенә җитте.  1972  нче елда гаилә корып, Похвистнево шәһәрендә яшиләр. 1995 елны Минсәлих абыйның туган авылына Иске Ярмәккә кайтып, өй салалар. Бу  эчкерсез тыйнак кешеләр белән  сөйләшеп утыруы үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы йөзләре, күз карашлары белән  аңлашулары бездә хөрмәт уята. Зариповлар  авыл, район халкын кыш уртасында ук хуш исле кыяр- помидорлар үстереп сыйлыйлар. Бу инде тырышлык, уңганлык билгесе. Минсәлих абыйның укытучысы, районыбызның почетлы гражданины Сәхия апа Шәвәлиева  үзенең укучысына карата булган горурлык хисләре белән уртаклашты. Минсәлих абый бик матур җырлый да әле. Бу очрашуда да ул моңлы көй­ләрен бүләк итте. Сокланып бәхетле олыгаю, тыныч тормыш, матур картлык  шушындый буладыр дип уйлап куйдым. Бу кичәбездә ял итәргә йөрүче апаларыбызның кул эшләреннән төзелгән күр­гәзмә дә оештырылган иде. Наилә Каюмованың, Зәлифә Гәрәеваның, Хәлидә Галимуллинаның, Роза Гарифуллинаның чигешләре, Зәрига Әхмәдуллинаның шәлләре, Гөлсинә Гайсинаның, Хәлидә Галимуллинаның үзләре тәрбияләгән умарталарының баллары, Роза апа Гарифуллинаның тәмле коймаклары, Мөхлисә апа Зарипованың сусыл өчпочмаклары кичәбезгә ямь биреп торды.

Сәхия апа Шәвәлиева кичәгә йомгаклап нәтиҗә ясаганда: ”Адәм баласы бу дөньяга юкка гына килми, ул җир өстендә үз эзен калдырыр өчен килә. Авылыбызның горурлыгы булып яшәүче гаиләләр белән очрашу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Мин укытучы буларак та үз укучыларым белән горурланам. Без Гөлсинә Гайсина белән Ярмәктә укытучы хезмәтен башлаганда  Тәбрис Вәлиәхмәтов, Зәлифә Гәрәева 8нче сыйныфта, Минсәлих Зарипов 5нче, Гөлсинә Галиуллина  1 нче сыйныфта гына иде. Мактауга лаек укучыларыбыз алар.

Аларның уңышларына шатланып яшибез, җирдә тирән эз калдырып, кешеләргә игелек кылып яши безнең укучыларыбыз. Социаль бүлектә эшләүчеләр дә безнең укучыларыбыз, күпьеллык хезмәтебезнең җимешләре,”- дип тәмамлады Сәхия апа.

Кеше гомерен  еш кына ел фасыллары белән дә чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып , гомер көзенә якынлашабыз дигәч, күңелгә моңсу булып китә. Ә ныгытып уйлап карасаң көз — ул матур төсләргә күмелгән кабатланмас бер чор. Халыкта “көзләрнең җимеше татлырак” дигән әйтем дә йөри бит.

Кеше дә яше арткан саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә безнең кичәбездә катнашучы гаиләләр  кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле, акыллы, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә.

Алар  да  бүген яраткан  балаларының таянычы,  кадерлесе, туганнарының, авылдашларның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып  гомер көзләренә аяк бастылар.

Матур да, җылы да, мул да, югалтуларсыз да булсын әлеге чор сезнең өчен. Чөнки әле кышларга керәсе бар. “Олы кеше – солы төше”,- дигән халык әйтемнәре шул турыда сөйли түгелме?

Гөлисә Бәдретдинова,

Иске Ярмәк социаль реабилитация

булеге хезмәткәре.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1203

Комментирование запрещено