Үткән атна ахырында Самараның “Экспо-Волга” күргәзмә үзәгендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды.
Залдагы бихисап өстәлләр артында танылган табибларны һәм укытучыларны, галимнәрне һәм язучыларны, ракета ясаучыларны һәм төзүчеләрне, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен, спортчыларны, иҗат кешеләрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать оешмалары вәкилләрен күрергә була иде. Татар җәмәгатьчелегеннән тантанада Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, шул ук районның вәкилләр җыелышы рәисе Фаиль Шәймәрданов, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин катнашты.
Якынлашып килүче бәйрәм белән тантанага килүчеләрне губернатор Николай Меркушкин тәбрикләде. “Халыклар бердәмлеге көнендә җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләргә таянып, XXI гасырның коточкыч куркынычлары алдында халыкларга бердәмләшү кирәклегенә басым ясыйбыз”, — дип сөйләде губернатор. Аның фикеренчә, Россия халыкларын берләштерүче иң мөһим нәрсә — милләтләр төрлелеге. “Милли сәясәт алып бару, килеп чыккан мәсьәләләрне барыбыз өчен дә уңай хәл итә белү дәүләтебезнең эчке куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт органнары бердәм булып, гражданнар җәмгыяте белән аңлашып эшләсәләр, җәмгыятебездә, һичшиксез, тынычлык сакланыр. Ә моның өчен ныклы икътисади нигез дә булырга тиеш”, — дип саный регион башлыгы. “Безнең алда катлаулы мәсьәләләр тора, әмма аларны хәл итү өчен бөтен нәрсә дә кулыбызда. Барысы да үзебездән тора, моның өчен Самара халкының бердәм булуы гына кирәк”, — дип билгеләп үтте губернатор.
Аннан ул Самара өлкәсенең атказанган хезмәткәрләренә дәүләт һәм Самара өлкәсе губернаторының бүләкләрен тапшырды. Губерна бүләкләре белән бүләкләнүчеләр — Губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов һәм элек озак еллар өлкә администрациясендә мәдәният идарәсен җитәкләгән Светлана Хумарьян регионның иң югары — “Самара өлкәсенең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булдылар.
“Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән 1994 — 2000 елларда губернатор урынбасары булып эшләгән Юрий Логойдо, “Хезмәт Даны” мактаулы билгесе белән «Кузнецов” ачык акционерлар җәмгыяте токаре Анатолий Капитанов бүләкләнделәр.
Россия Журналистлары берлеге әгъзалары — язучы, кинодраматург Алексей Солоницын, “Самара кинохроникасы студиясе”нең элеккеге җитәкчесе Борис Кожин, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, «ЦСКБ-Прогресс» оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Равил Әхмәтов губернаторның “За труд во благо земли Самарской” мактаулы билгесен алу бәхетенә ирештеләр.
Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин үзенең рәхмәт сүзендә: «Бүген без Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәбез. Безнең газетабыз да “Бердәмлек” исемен йөртә, чөнки бердәмлек — ул бик зур көч.
55 ел буе Самара җиренә куйган тыйнак хезмәтемне күреп, зур итеп бәяләгән өчен, губернаторга һәм хөкүмәт органнарына рәхмәтләремне җиткерәм. Шул елларның 48се — журналистикага, 23се “Бердәмлек” татар газетасына багышланган һәм иң уңдырышлылары булгандыр, дип саныйм. Киләчәктә дә, губернатор һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән өлкәбездә татар теле, татар милләте генә түгел, башка милләтләр дә чәчәк атарлар, һәркем үз телендә укый, яза һәм сөйләшә алыр, дип ышанам. Без дуслык белән көчле!» - дип сөйләде.
Тантана зур концерт белән тәмамланды.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1599