Туйганчы бер сөйләшәсе иде

2012 елның көзендә Са­ма­рада гөрләп үткән “Тү­гәрәк уен” фестивалендә кат­нашучыларның бер төркеме Похвистнево районының Гали авылына да концерт куярга килгән иде. Без кунакларга авы­лыбызның күркәмлеген, ке­­­шеләренең уңганлыгын күр­сәттек, музейга алып кердек. Ә Мәдәният йортында күргәзмә оештырылган иде. Шунда мин дә чиккән сөлгеләремне һәм мендәр тышларымны, шигырь җыентыкларымны тезеп куйдым.

Кунакларның берсе озак кына минем чигешләремне карап торды, китабымны кулына алып әйләндергәләде дә сүз кушты: “Минем исемем Екатерина, ә фамилиям Әхмәтҗанова, Төмәннең “Саз” ансамбленә йөрим. Миңа чигешләрегез бик ошады, адресыгызны бирә алмассызмы икән?” — дип, телефонымны да, адресымны да язып алды.

Көннәрдән бер көнне ул миңа шалтыратты: “Саимә апа, безнең ансамбльгә 9 алъяпкыч, 1 сөлге һәм 5 пар мендәр тышы чигеп бирә алмассызмы икән?” Ә ник чикмәскә? Мин җиң сызганып эшкә керештем һәм кыш чыкканчы эшемне бетереп, ике посылка белән Төмәнгә җибәрдем. Әлбәттә, шушы вакыт эчендә һәрдаим шалтыратышып, хәлләребезне белешеп тордык. Телефон аша гына сүзләребез бетмәгәч, хатлар языша башладык. Хат­ларның берсендә Екатерина миңа үзенең язмышын язып җибәрде. Мин аңардан рөхсәт сорап, газета укучыларына да яңа танышымның тормышы турында сөйләргә булдым.

…Катяның әнисе Саҗидә дүрт яшеннән ятим калып, аны асрамага туган тиешле апасы ала һәм Урал якларына алып китә. Ә уналты яше тулгач, кыз авылга паспорт алырга кайта. Шул вакытта аның бабасы да Салехардтан авылга ял итәргә кайткан икән. Ул кызны күп акча, тук тормыш белән кызыктырып, үзе белән алып китә.

Җиткән кыз Саҗидә Казан егете Әхәт белән таныша, һәм алар өйләнешеп матур гына яши башлыйлар. Сугыш башлангач, балага узган Саҗидә сөйгән ярын сугышка озата. Тик ул сабыйга туарга насыйп булмый, авыр эштә эшләгән хатынның баласы вакытыннан алда үле туа. Кызны, Сәкинә дип исем кушып, җирлиләр.

Әхәттән бер генә хат килә: “Каты сугышка керәбез, Саҗидә. Белмим, исән калып булырмы, юкмы. Әйләнеп кайта алмасам, бәхил бул”, — дип яза ул. Шуннан билгесез югалуы турында хәбәр килә.

Хатын 1951 елга кадәр Әхәтен көтә. Салехардка алып киткән бабасы: “Җитәр инде, Саҗидә, кайтмас, мөгаен. Без исән чакта сине башлы-күзле итәсебез килә”, — дип, рус кешесенә димләп бирә. Бу парның кызы туа һәм ире аңа Екатерина дип исем куша. Ә Саҗидә аны Мәрхүбҗамал дип йөртә.

Мәрхүбҗамалга бер яшь тулгач, Саҗидә туганнарын кү­рергә дип, авылына кайта. Туганнары: “Рус кешесе белән яшәмә!” — дип, кире җибәрмиләр. Шулай Катя-Мәрхүбҗамал әни­се белән авылда кала.

Берничә елдан авылга Саҗидәне тәрбиягә алган апасы да кайтып төшә. Аның да ире сугышта билгесез югалып торган. Ул әсирлектә булган икән. Ә сугыш тәмамлангач, аны азат иткәннәр һәм озак кына тикшергәч, кайтарып җи­бәргәннәр. Ул әсирлектә вакытта Әхәтне дә күргән икән, һәм ир хатынына тапшырган әманәтләрне тик Саҗидәнең үзенә генә әйтергә кушкан. Хатын Уралда яшәгән бу кеше янына барырга акча тапмаганмы, әллә эше күп булганмы, билгесез. Тик Саҗидә белән күрешкәнче теге кеше үлеп киткән һәм Әхәтнең әманәте әйтелмичә калган.

Екатеринаның да язмышы аяныч. Унтугыз яшендә ике хатын аерган шофер аны урлап китә. Кыз аңардан аерылып кайтырга тели, әмма туганнары каршы килә: ”Кем белән кара булган, шуның белән ак булсын. Исеме чыккан инде”, - дип әйтәләр. Әгъләм исемле бу кеше белән хатын 35 ел яшәп өч бала — Илһам, Илсөяр һәм Рузалияне үстерәләр. Ире 7 ел элек рак авыруыннан вафат булган. Хәзер Екатерина балалары, оныклары һәм “Саз” ансамбле арасында “кайный”…

Ансамбльдәге хатыннар аңа: “Кай арада бу Гали авылы хатыны белән танышып өлгердең?” — дип сорыйлар икән. “Магнит белән тартып китергәндәй булды. Ул беренче караштан ук туганым кебек якын булды миңа”, — дип җавап бирә икән дусларына яңа танышым.

Екатерина минем чигеш­ләремне күргәзмәдән күр­гәз­мәгә йөртүе турында яза. Шулай итеп, мин Себер якларында да дәрәҗәле кеше булып беткәнмен бит. Әле посылка белән бавырсак та җибәргән идем. Екатерина аны сәхнәгә алып менеп күрсәткән, китап­ларымнан шигырьләр укып биргән. Хәзер китапларымны да өйдән-өйгә йөртеп укыйлар икән. Кунакка да чакыралар үземне.

Кем белә бит, бәлки очрашырбыз да. Хәзер бит аралар якын. Татарстанның ТНВ каналыннан йә безнең Гали авылын, йә аларның “Саз” ансамблен гел күрсәтеп торалар. Ә шулай да күңел очрашу көтә… Утырып, туйганчы бер сөйләшәсе иде…

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 884

Комментирование запрещено