Мәүлид аен каршы алып

Марбия СафинаСамарның Халыклар дуслыгы йортында шәһәребезнең “Туган тел” исемле мөселман хатын-кызлары оешмасы Сәфәр айларын озатып, Мәүлид аен каршы алу уңаеннан чара уздырды.

-          Йә, Аллаһы Тәгалә, илемә, җиремә, халкыма иминлегең белән китер яңа елны. Эчәр суларыбызны, җыяр ризыкларыбызны иркен-хәләл кыл, күңелләребезгә шәфкать-мәрхәмәт нуры иңдер. Җаныбызны, рухыбызны бәла-казалардан, яман тәкъдирләрдән, кинәт үлемнәрдән сакла, — дип башлады сүзен оешманың җитәкчесе, мөгаллимә, күп шәкертләрнең остазы, хаҗия Мәрбия ханым Сафина.

Шулай ук ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Илйас Шәкүров исеменнән җибәрелгән Яңа ел белән котлау тәбрикнамәсен дә укыды. Андагы җылы сүзләрдән, изге теләкләрдән хатын-кызларның күңеле тагын да күтәрелеп китте.

Мәрбия ханым сүзләренчә, “Туган тел” мөселман хатын-кызлары оешмасында 27 кеше исәпләнә. Алар еш кына бергә җыелып, төрле чаралар уздыралар. Шулай Олылар, Аналар, Укытучылар көннәрен дә билгеләп үткәннәр алар. Корбан, ураза мәҗлесләре дә җыйганнар.

Мәҗлестә дини темага төрле викториналар да үткәрелде. Анда Савия Туктарова, Рәмзия Гыйрфанова һәм башкалар актив катнашты.

Чарада моңлы тавышлы Зөләйха Тимербулатова башкарган тирән мәгънәле җыр, Фәһимә Рәҗәпова укыган шигырь тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Ә Әминә Илюшина үзе иҗат иткән шигырьләрне укыганда хәтта тәннәр чымырдап китте. Шулкадәр хисле, күңелгә үтеп керерлек килеп чыкканнар алар!

Әминә ханым киләсе елда, Аллаһы кушса, хаҗ кылырга ниятли икән. Шушы ниятенә багышлап та шигырь язган ул.

Хатын-кызлар бер-берсенә изге теләкләрен җиткерделәр. Ә Галия Баталова үзенең остазы Мәрбия Сафина турында бик тә җылы сүзләр әйтте.

-          Мәрбия ханым минем өчен мөгаллимә генә түгел, ә якын дустым да. Кайгылы вакытларда да, шатлыклы мизгелләрдә дә мин аңа шалтыратам. Ул мине һәрвакыт акыллы киңәшләре белән хуплап тора, рәхмәт яугыры үзенә, — диде Галия ханым.

Акыллы, дини, мөлаем йөзле мөселман хатын-кызлары кешеләрне үзләренә җәлеп итеп торалар. Аларның гыйлемнәрен даими камилләштерүе дә мактауга лаек.

Миләүшә Газимова.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1922

Один комментарий

  1. Миләүшә, если Илйас Шәкүров?!
    Тогда Мәрбийа,Савийа,Рәмзийа, Галийа.
    А я Лилийа! Не Данияр, а Данийар. Школа Йактылык! )))