Әле без кечкенәрәк чакта да әби-бабайлар,безнең нинди дә булса сәбәп белән ризык кадерен белмәгәнне,аны (бигрәк тә ипине) әрәм-шәрәм иткәнне күрсәләр, бик каты ачуланырлар һәм дә “егерме беренче елны” искә алырлар иде. Без, малай-шалайлар өчен,ул егерме беренче ел шул ук әбиләр сөйләгән әкиятләр белән беррәттән торса да,бала акылы да ул елларның ниндидер коточкыч авырлык алып килгәнен аңларлык иде. Әле бүген дә 1921-22 елларда үсмер кыз бала булган әбием Сылуның, шул “егерме беренче ел” турында сөйләгәннән соң, борын-борын заманда бер кешенең яшь чагында кырда ялгыш икмәк валчыгын җиргә төшереп җибәрүе һәм күпме эзләп тә аны таба алмагач,шул урынны киртә белән тотып куюы һәм шул гамәле өчен Ходайның аңа тормышында чиксез нигъмәтләр бирүе турында сөйләгән самимирәк риваяте бик яхшы истә. Әлбәттә, чын ачлыкның ни икәнен күргән буын бездә икмәккә, гомумән ризыкка, хөрмәт тәрбияләргә тырышкан, ә менә шул еллардагы ачлыкка килгәндә исә…
Моннан 90 еллар элек котырган, әби-бабайлар хәтеренә “егерме беренче ел ачлыгы” дип кереп калган ачлык чынлыкта 1920 елдан ук башлана.Илдә гражданнар сугышы,яңа власть авыл кешесенең соңгы икмәген дә алып чыгып китүдән тайсынмый, җитмәсә — коточкыч корылык. Тарихка да “Идел буе ачлыгы” дип кереп калган ачлык 1921 елдан илнең 35 губернасында күзәтелә.Шуларда яшәгән 90 миллион кешенең 40 миллионы ачлыктан интегә. Үлүчеләр саны 1920-1923 елларда 5 миллионлап булган дип исәпләнә.1921 елда җыеп алынган икмәк чәчелгән орлыктан да ким була, корылыктан чәчүлекләрнең өчтән бере бөтенләй һәлак була.1922 ел да җиңеллекне аз китерә әле.
Бу турыда язуымның сәбәбе безнең татарга бигрәк тә нык зыян салган ул коточкыч хәлләргә 90 ел тулуда гына түгел. Рәсми саннар рәсми саннар инде. Күптән түгел,бик озак эзләгәч,кулыма 1928 елда бүгенге Лениногорск районы Бәкер авылының тарихын язып калдырган, соңрак репрессиягә эләгеп, “Себер киткән” авыл мулласы Кәшшәфетдин Муса улы Бакировның (авылны нигезләүче Бәкер картның турыдан-туры нәсел дәвамчысы) 1983 елда авылдашы Вилданов Фоат ага тарафыннан күчерелгән кулъязмасы килеп керде.Аны хәзерге язуга күчереп, бер сүзен дә үзгәртмичә бастырырга әзерләгән идем. Кәшшәфетдин мулланың шул кулъязмадагы 1920-1922 елларда безнең якларда котырган ачлык турындагы сүзләрен бу урында үзгәртми-нитми китереп китү урынлы булыр дип исәплим…Бәкер авылы, янәшәсендә данлыклы “Бәкер” шифаханәсе урнашу сәбәпле, бүген бөтен илгә билгеле бер авыл. Шуңа әлеге язма күпләр өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр дип уйлыйм…
Бәкер авылының яшәү хәле
(мәгыйшәт әхвәле)
Мәхәллә 10 ревизиядәге хисапка караганда барлыгы ир затлары, ягъни җирлеләр 215 җан булып йөрде. 1885 елда йорт саны 103 иде. Соңра елдан-ел халык артып, 1917 ел инкыйлаб вакытында 170 йорт булган иде. Һәм халыкта мал җәһәтеннән булсын, иген җәһәтеннән булсын, бик баеганнар, менә иген күп чәчелә башлау сәбәбеннән җир бик кадерлегә әйләнгән иде.
Менә бу нигъмәтләр 1914 елда сугыш башлану белән кими башлый. Адәмдә рух сүнә, төшенкелек туа. Берсенең газиз баласының сугышта үлгән хәбәре, берсенең имгәнгән хәбәре килә башлый, кайсының югалган урыны да билгесез кала. Менә 1917 елга кадәр 4 ел эчендә халык шушы хәлдә булды. 1914 елдан алып 1923 елга чаклы булган кимүләр шушы рәвешчә булган. Бөтен сугышларда үлүче, югалучылар 30 кеше, ачлык сәбәптән ризык эзләргә гаиләләре белән төрле якларга: Себер, Төркестан, Кавказ тарафларына китүчеләр барлыгы 14 йорт булып 70ләп кеше иде. Янә 14 йорт 50 җан иясе Төркестан ягына хөкүмәт хисабыннан китеп, балалардан бик азлары гына сәламәт калып, кайберләре тиф белән салкын тиюдән, ачлыктан вафат булдылар.
Дәһшәтле ачлыкта үлүчеләр авылда күп булды: 1919 елда вафат булучы — 40 кеше, 1920 елда вафат булучы — 56, 1921 елда вафат булучы — 90, 1922 елда вафат булучы — 96, 1923 елда вафат булучы 11 кеше генә булган. Моннан күренгәнчә, 4 ел эчендә 272 кеше вафат булган. Югарыда язылган ризык эзләргә чыгучы 140 кешене дә кушканда, сугышларда үлгән 30 кешене дә кушсаң, 1923 елга чаклы Бәкер авылында 400 ләп кеше вафат булган. Яңа җиргә күчүчеләрне дә кушканда Бәкер авылыннан 500 дән артык кеше китә. Хәзер, ягъни 1929 елда йорт саны 135 хисаплана.
Ачлык җәфасы
Иң олы вакыйгаларның берсе — ачлык вакыйгаларыдыр. 1914 елда сугыш башлангач, халыкта дәүләт кими, чәчүләр азая башлый, булган азык та төрле юллар белән кимүгә йөз тота. 1921-1922 еллар килеп җитә. Бу елларда хакыйкый фаҗигаләрдән ачлык башлана. Алабута оны да бетә. Төрле агач бөреләре, тамырлар калмый ашала. Боларның табигый азыклары юк дәрәҗәсендә, шул сәбәпле халык шешенә башлый. Хөкүмәт бу вакытта чаралар күрсә дә, ачлык гомуми булгач, җитештерә алмый. Юлда да үлек, авылда да үлек. Юлда үлгәннәре берәр атна күмелмичә ятулар булды. Чөнки кабер казырга кеше табып булмый. Бер кабергә 2-3-4 үлек тә куела иде. Шулай булса да, бу Бәкер авылы бөтен тирә-якка караганда туграк булды. Бездә печән һәм башка байлыклар күбрәк иде. Тирә-як авылларда үлекләрне каравыл йортына җыеп берәр атна тоталар иде. Көненә 20-30ар үлек булып, зур базларга күп итеп күмәләр иде. Бу елларда кеше ашау фаҗигаләре дә күп булды. Әби авылында (Сарабиккул, Лениногорск районы) каравыл йортындагы үлекләр югала торган булган. Тәфтиш (проверка) вакыйгасында бер йорт җәмәгатенең шушы үлекләрне ашап торганнары беленгән. Юлтимер авылының (Лениногорск районы) 3нче мәхәлләсендә бер хатын, улы белән бер класста укый торган кызны чакырып кайтара да җеп белән буа, улы балта белән сугып, үтерәләр. Шундук кисеп алып пешереп ашыйлар. Икенче көннәрдә хатын үзе дә, улы да үлем хәленә килә. Шул вакытта әлеге малай, үз туганын үтереп ташлаганнарын, шуны ашау сәбәбеннән анасының үлгәнен үз теле белән икрар итә (сөйли). Малай да озак тормый, үлә һәм, шуннан соң үтерелгән кыз баланың калган гәүдә өлешләрен җыйнап алып, өчесе бер көнне күмелгәннәр. Бу вакыйганы шул мәхәлләнең үз имамы сөйләде. Моннан башка да үз балаларын ашау вакыйгасы күп булганлыктан, сүзне озайтмыйбыз, күпкә китәдер. Моннан башка ризык эзләп саиллек итеп торучыларның кунарга кергән җирләреннән югалулары, үтерелүләре төрле урыннарда күп булган. Ачлык елны юлда, төрле урыннарда үлеп яткан, билгесез кешеләрнең адым саен үлү очракларын хәер сорашучылар күп сөйләделәр. Үзебездә, 1922 елда җәйгә чыккач, баканы да күп ашадылар. Ачлык фаҗигасен сөйләп кенә бетерерлек түгелдер. Аллам кәрим бу авыр көннәрне исәннәргә моннан соң бирмәсен иде!
Ачларга ярдәм
Шушы ачлык вакытында хөкүмәт тарафыннан укучы балаларга ашханә ачты. Аларда укытучылар идарә итте. Күп балалар бу вакытта файда күрделәр. Балалар ачлыктан исән калып сәламәтлекләрен саклап кала алдылар.
Менә шушы кыска гына өзек тә моннан 90 ел булган вакыйгаларның никадәр аяныч булганын күрсәтеп тора. Хәер, кайберәүләргә ул елларга кагылышлы башка истәлекләр дә таныштыр. Кәшшәфетдин мулла истәлекләреннән бу өзек тә тарихның бер кыйпылчыгы. …Сүзне озынга сузмыйча, ниндидер тәрбияви җөмләләргә кереп батмыйча, шуны гына әйтәсем килә — без бүген тук булсак та,ризыкның кадере булмаса да, бу илдә андый хәлләр кабатланмас, дип берәү дә әйтә алмый. Халкыбыз үткән юлдан бер сәхифәгә кагылышлы өзекне китерүем дә шуны онытмасак иде дигән сәбәптән генә.
Кәбир ИСЛАМОВ.
(Шул ачлык елларында Богырыслан тирәсендә төшерелгән фотосурәт).
Просмотров: 1499