Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

Туган җирләрне күреп, кар­дәшләрнең каберләрен ка­рап килербез, дигән уйлар белән 9 майда туган якларга кайтып килергә булдык. Елховка районында урнашкан авылыбызга якынлашкан саен ачы, дәһшәтле сугыш елларына туры килгән үсмер вакытлар искә төшеп, хатирәләргә бирелдем…

Безнең   15 йортлы Бахчи-сарай һәм күрше 45 йорты булган Идәй авылларыннан утыздан артык ир-егетләребез сугышка киткәч, калган яшүс­мерләр, хатын-кызлар һәм картлар тормыш авырлыгын үз җилкәләренә алдылар. 12-15 яшьлек малайлар сабан белән җир сөрдек, лабогрейкаларда уракта эшләдек, яшь кызлар һәм хатыннар бәйләгән көлтәләрне кибәнгә күтәрә идек. Кыш җиткәч, аларны суктырып, саламын сыерларга, сарыкларга ташыдык.

Колхозда халык бушка ди­ярлек, “таяк”ка (“трудодни”) эшләде. Әле җитмәсә авыл советыннан килеп йорт хуҗалыкларын тикшереп, 40 сутыйдан артык җире яки терлеге күп булган йортка күтәргесез салым салып китәләр иде.

Шундый авыр вакыт булуга карамастан, боекмаска тырышып, үз күңелебезне үзебез күреп яшәдек. Җәен кырда җырлап-көлеп эшли, кышкы көннәрдә кызлар-егетләр бергә җыелып, төрле уеннар уйнап күңел ача идек. Әбиләр бер-берсенә кич утырырга йөреп, фронтка озатырга бияләй-оекбашлар бәйләделәр.

Ул көннәрдән соң шактый вакыт үтсә дә, барысы да бүгенгедәй хәтердә. Авылдашларымны, бергә үскән иптәшләремне еш искә алам. Кызганычка каршы, аларның күбесе мәңгелек йортта инде.

Күңелемә якын Елховка районының Бахчисарай, Идәй һәм Алмалы авылларына якынлаштык. Алар хәзер инде таркалган булса да, зиратлары әлегә кадәр әллә каян күренеп тора. Беренче ике авылның каберлекләре чиста, каралган икәнен күргәч, без бик куандык. Черегән, кипкән агач-куакларны кисеп, зираттан чыгарып, аның янына өеп куйганнар, Идәйнең зиратын матур калай койма белән тотып алганнар, инструментлар куярга йорт та бар. Зиратны карап торучы Шамил Әбдерәхимов, бүгенге көндә инде вафат булган Әүхәт Минебаев һәм аның улы Әхтәм Минебаевка, шулай ук бу изге эштә катнашучыларының һәммәсенә дә зур рәхмәт белдерәбез.

Алмалы авылының мәңгелек йорты каралмаган булуы гына безнең күңелне төшерде. Корыган куаклар, череп ауган агачлар җирдә ята, кайбер кешеләрнең кардәшләре каберлекләренә йөрмәүләре күренеп тора. Бу бик күңелсез күренеш.

Әлеге сәфәрдән каршылыклы хисләр белән кайттым: бер яктан, туган ягымны күреп куансам, икенче яктан, Алмалының каралмаган зираты искә төшеп борчыды. Нәсел-нәсәпләре әлеге авылдан булып, туганнарының ка­берләрен ташлаган кешеләр өчен оялдым. Пәйгамбәребез бер хәдисендә каберләрне зиярәт итәргә кушкан. Зиярәт сүзенең бер мәгънәсе — күрешү урыны. “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, дигән мәкаль дә бар бит татар халкында. Ата-бабаларыбызның рухлары бе­лән күрешә торган урынга ка­дер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белсен?!

Гомәр СӘГЫЙРОВ.

Бахчисарай авылы, Елховка районы, Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1334

Комментирование запрещено