Балыклыда печән өсте

Альберт Каюмов

Балыклы авылы механизаторы Альберт КАЮМОВ.

Камышлы районының Балыклы авылы басулары буйлап барганда бәхетле яшүсмер елларым күз алдымнан йөгереп узды.  Хәзерге печән кырында балалар да, яшүсмерләр дә күренми. Барысын да техника башкара икән…

Печән өсте җитү белән яшьлек елларым искә төшә. Денис авылы кырларында печән җыйганда бигрәк тә күңелле була иде. Бригадирыбыз Бари ага Минхәеров (вафат инде, урыны оҗмахта булсын) өй саен йөреп, иртәгә печәнгә барырга кирәклеген хәбәр итә. Ә без, яшьләр, моңа шатланабыз гына. Таң ату белән кырда җыела башлыйбыз, кайберәүләр ин­де тырмаларын алып чабылган үләннәрне  әйләндерергә киткән, икенчеләре авыл хә­бәрләрен сөйләшеп тора. Ме­нә бригадир килеп, кайда ни эшләргә икәнлеген күрсәтә дә, яшьләр дә эшкә керешә. Чалгы кайраган, үләннәрнең чыж-чыж егылып барган тавышы колак­ларда матур җыр, яшьлек авазы булып сакланып калган.

Олылар төшке аш вакытында ялга туктау белән без йөгерә-йөгерә Чирмешән буена төшеп китәбез. Туйганчы чумып-чумып су кергәч, арыганлык та бетә. Тиз-тиз генә тамак ялгап алабыз да янә олылар белән бертигез эшкә керешәбез…

Камышлы районының Балыклы авылы басулары буйлап барганда шушы бәхетле яшүсмер елларым күз алдымнан йөгереп узды.  Хәзерге печән кырында балалар да, яшүсмерләр дә күренми. Барысын да техника башкара икән. Әнә, печәннәрне төргәкләргә җыеп йөрүче трактор каршыма килә. Яныма җитәрәк туктап,  механизаторы җиргә төште. Бу Альберт ага Каюмов булып чыкты. Без сөйләшеп киттек.

- Мин шушы авылда туып үстем. Армия хезмәтеннән соң колхозда механизатор булып эшли башлаган идем, кара син, ни гомер үткән дә киткән! Хатыным Әнисә белән өч кызыбызны үстереп, кеше иттек.

Аягымны авыртырып, аңа операция ясаткач, инде ялга китәрмен дигән идем. Булмады. Колхоз рәисе (би­редәге ”Правда” колхозы әле дә таркалмаган) бик соралгач, тагын эшкә чы­гарга туры килде, — дип сөйли башлады Аль­берт Әбделхак улы. - Кызга­ныч, колхозда эшләргә кеше калмады диярлек. Авылыбыз да яшәмәслек түгел бит инде. Эшли торган кеше 25 — 30 мең сум акча алып тора, печәнен, терлек азыгын әзерләргә колхоз булыша…

Күр әле син быелгы үлән­нәрне! Билдән югары булып үскәннәр бит! Аны җыеп бетерүгә бодайга төшәргә дә вакыт җитә, - дип Альберт ага болын аша гына шаулап утырган сап-сары бодай кырына күрсәтә. - Нинди һава, нинди хозурлык! Шушы байлыкны ташлап яшьләребез шәһәргә китәләр. Без олыгайгач, татар авылларыбызны нинди язмыш көтә? Белмибез.

Менә шундый аянычлы сүзләр белән тәмамланды безнең әңгәмәбез. Ул  печән­нәрне төргәкләргә җыя-җыя үз эше белән китеп барды. Ә мин татар авыллары киләчәге турында уйларымны уйлый-уйлый үз юлымны дәвам иттем.

Кайвакыт сөрелмәгән-чә­чел­­­мәгән кырларны күреп: “Кай­да йөрисез сез, җир ху­җалары?!” — дип кычкырасы килә. Тик ишетерме икән бе­рәрсе?

Шәһәрдә ипотекага фатир алган бер егет: ”Кредитны түлим дә, ашарга акча калмый”, - дип зарланган иде. И-и-и, балалар, шәһәрдәге кысрык таш капчыкларда зар-интизар булып ятмагыз!  Кайтыгыз киң кырларыгызга, зур өйләрегезгә, туып-үскән авылларыгызга!  Илдә чыпчык та үлмәс, ә авылда кемгә дә эш табылыр әле.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1685

Комментирование запрещено