Николай Меркушкин: «Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области» (ФОТОРЕПОРТАЖ И ВИДЕОСЮЖЕТ) / Николай МЕРКУШКИН: “Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез”

BD183532-UwBBAFYAIA,740,,,В четверг, 14 августа, врио губернатора Николай Меркушкин посетил центр агротуризма «Сельский уют», расположенный в селе Алькино Похвистневского района.

Подобного рода туристические центры для Самарской области явление новое. «Сельский уют» был открыт в 2013 г. местным предпринимателем, членом президиума исполкома Всемирного конгресса татар, председателем общества «Туган тел» Расихом Латыповым.

«Идея создания центра пришла ко мне после посещения форума по агротуризму, который проводился в Самаре в 2012 г. Я заинтересовался этим направлением, понял, что оно может быть перспективным и найдет отклик у жителей», — рассказал Латыпов.

У главных ворот агрокомплекса Николая Меркушкина встречали в соответствии с татарскими традициями: под национальную музыку, а женщины в татарских нарядах угощали главу региона сладостями борсак.

В первую очередь Николай Меркушкин поинтересовался у людей, отдыхающих на территории центра агротуризма, их впечатлениями об этом месте. Многие ответили главе региона, что уже не в первый раз приезжают сюда и очень довольны местным колоритом и сервисом. Расих Латыпов рассказал, что сейчас все 10 номеров центра заняты отдыхающими. Недостатка в туристах нет.

 

После осмотра одного из номеров «Сельского уюта» главе региона показали национальный двор,  где воссоздан быт татарской семьи начала XX века. Расих Латыпов рассказал, что они приложили все усилия, чтобы этот двор выглядел как в те времена. Как и полагается в деревнях, у двери дома на цепи сидит пес, с другой стороны есть небольшой огород с двумя ульями. Во дворе прогуливаются курицы, а в хлеву живут бараны, козы и коровы. Можно здесь увидеть и китайских куриц, индоуток, перепелок и кроликов.

Естественно, в каждом деревенском дворе есть баня, которую можно затопить по желанию туристов. Отдельной гордостью является срубовой дом с настоящей печью, в которой хозяйка дома готовит угощения. К приезду главы региона на площадке центра накрыли стол, на котором красовался блестящий самовар и национальные татарские сладости, приготовленные в той самой печи.

Руководителя области вместе с остальными гостями пригласили к столу выпить чай с травами и молоком. В неформальной обстановке сотрудники «Сельского уюта» рассказали Николаю Меркушкину, что помимо работы в центре, каждый из них трудится на собственных земельных участках: выращивают овощи на продажу. Площадь земель у некоторых составляет по 14-16 га.

Глава региона в ходе беседы поинтересовался историей создания села Алькино. Расих Латыпов рассказал, что село это довольно старое, основано 404 года назад. Сегодня здесь насчитывается 700 подворий и живет 2,5 тыс. человек.

После чаепития гости отправились в конюшню. Летом на лошадях туристы катаются верхом, а вот зимой можно проехаться и на санях. Более того, отдыхающих учат самостоятельно запрягать коней в упряжку. Также на территории агрокомплекса туристы могут пострелять из лука, арбалета, попробовать силы в метании ножей и топора. Глава региона с удовольствием запустил пару стрел в мишень.

F0B64BBC-UwBBAFYAIA,740,,,BD183532-UwBBAFYAIA,740,,,

1AF4496E-UwBBAFYAIA,740,,, 6C245267-UwBBAFYAIA,740,,, 6F21FBD7-UwBBAFYAIA,740,,, 017FAD48-UwBBAFYAIA,740,,, 32BBF9D9-UwBBAFYAIA,740,,, 930F2A71-UwBBAFYAIA,740,,, 60049F4E-UwBBAFYAIA,740,,, 93360CEF-UwBBAFYAIA,740,,, A81985B1-UwBBAFYAIA,740,,, B6D8BA72-UwBBAFYAIA,740,,, BDD77969-UwBBAFYAIA,740,,, BEE1A9C3-UwBBAFYAIA,740,,, CBA23242-UwBBAFYAIA,740,,, D569773B-UwBBAFYAIA,740,,, E6AD3222-UwBBAFYAIA,740,,, E905B1D2-UwBBAFYAIA,740,,,

В «Сельском уюте» организована площадка и для самых маленьких. Дети здесь с удовольствием прыгают на большом батуте. На детской площадке молодая мама  рассказала Николаю Меркушкину, что сама живет неподалеку, а сюда приходит гулять с двумя детьми — им здесь очень нравится. К слову, зимой отдыхающие могут приезжать сюда кататься на горных лыжах. Сейчас действует только один подъемник, этой зимой в планах построить еще три-четыре.

Сейчас в агрокомплексе работают всего 12 человек. Но Расих Латыпов отметил, что готов расширять свой бизнес и тем самым обеспечивать сельчан рабочими местами.

«Мне очень понравился “Сельский уют”, — заявил журналистам глава региона. — Агротуризм — это очень перспективное направление, одно из его достоинств — доступность. Люди имеют возможность активно отдохнуть за небольшую сумму денег. Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области».

vninform.ru

* * *

Губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Меркушкин Похвистнево районының Гали авылында урнашкан “Авыл яме” (“Сельский уют”) агротуризм үзәгендә булып кайтты.

Мондый туристлык үзәкләре — Самара өлкәсе өчен яңа күренеш. Җирле эшмәкәр, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты президиумы әгъзасы, “Туган тел” җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов  2013 елда Галидә “Авыл яме” агротуризм үзәген ачып җибәргән.

- 2012 елда Самарада үт­кәрелгән агротуризм буенча форумда булып кайткач, авылыбызда да аны булдыру идеясе туды. Мин бу юнәлеш белән кызыксына башладым һәм аның перспективалы булып, халыкта хуплау табачагын аңладым, — дип сөйләде Латыйпов.

Агротуризм комплексы капкасы алдында Николай Меркушкинны татар йолалары белән милли музыка астында каршы алдылар, ә милли киемнәр ки­гән хатын-кызлар аны бавырсак белән сыйладылар.

Николай Меркушкин агротуризм үзәге территориясендә ял итүчеләрдән биредә алган тәэсирләре белән кызыксынды. Аларның күбесе биредә беренче тапкыр гына ял итмәүләре, табигатьтән һәм сервистан бик канәгать булулары турында сөйләде. Расих Латыйпов бүгенге көндә үзәкнең 10 номерында да ял итүчеләрнең яшәвен әйтте. Димәк, бирегә туристлар күп килә.

“Авыл яме” номерларының берсен караганнан соң, өлкәбез җитәкчесенә XX гасыр башында татар гаиләсенең көнкүреш тормышы торгызылган милли йортны күрсәттеләр.

Бу йорт шул вакыттагыча булсын өчен, күп көч куярга туры килгән. Авылдагыча, өйнең ишеге янында чылбырда эт утыра, икенче якта — кечкенә бакча, ике умарта оясы. Йортта тавыклар чүпләнеп йөри, ә абзарда сарыклар, кәҗәләр, сыерлар. Биредә кытай тавыкларын да, бүдәнәләрне дә, йорт куяннарын да күрергә мөмкин.

Билгеле инде, һәр авыл йортындагы кебек мунча да бар. Туристлар теләге буенча аны ягарга да мөмкин. Агачтан бурап төзелгән өй белән дә аерым мактанырга була. Ә анда хуҗабикәгә сыйлар хәзерләү өчен чын татар миче.

Өлкәбез башлыгы килүенә үзәк мәйданчыгында өстәл хәзерләгәннәр. Анда самовар балкып утыра, татар мичендә пешерелгән милли тәм-томнар да урын алган.

Кунакларны өстәл янына үләнле, сөтле чәй эчәргә чакырдылар. “Авыл яме”ндә эшләүче хезмәткәрләр чәй эчкән арада Николай Меркушкинны үзләренең тормышы белән дә таныштырдылар: үзәктәге эштән тыш, аларның һәркайсының җир кишәрлеге бар, анда сатуга яшелчә үстерәләр. Кайсыберсенең җир мәйданы 14 — 16 гектарга кадәр җитә икән.

Регион җитәкчесе әңгәмә барышында Гали авылының тарихы белән дә кызыксынды. Расих Латыйпов авылга нигез салынуына инде 404 ел тулуы турында сөйләде. Бүген биредә 700 йорт исәпләнеп, анда 2,5 мең кеше яши.

Чәй табыныннан соң кунак­лар ат абзарына киттеләр. Туристлар җәен ат атланып йөриләр, ә кышын чаналарда утырып йөрергә дә мөмкин. Биредә ял итүчеләрне ат җигәргә дә өйрәтәләр. Җәядән, арбалеттан атып карарга да мөмкин. Николай Иванович та мишеньгә берничә ук җибәреп, канәгать калды.

“Авыл яме”ндә кечкенәләр өчен дә мәйданчык бар. Балалар биредә рәхәтләнеп зур батутта сикерәләр. Мәйданчыкта бер яшь әни үзенең комплекс­тан ерак яшәмәвен һәм ике кечкенә баласы белән ял итәргә бик яратып йөрүләрен Николай Меркушкинга сөйләде. Кышын бирегә чаңгыда, чанада шуарга да йөриләр икән.

Хәзерге вакытта агрокомплекста 12 кеше эшли. Расих Латыйпов бизнесын киңәйтеп, авыл халкын эш урыннары белән тәэмин итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

- “Авыл яме” миңа бик ошады, - дип белдерде регион башлыгы журналистларга. — Агротуризм — бик перспективалы юнәлеш һәм ул арзан да. Кешеләр зур булмаган акчага рәхәтләнеп ял итә алалар. Без Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез.

Анна СПИРКИНА.

(“Волжская коммуна”

газетасыннан).

«Бердәмлек».

Просмотров: 2613

4 комментариев

  1. Молодцы! Хорошее дело начали.

  2. и я там был чай с блинами пил

  3. Алсу не надо злорадствовать это большой грех! Альхамдулиллях, я горд за односельчан! Молодцы!

  4. Блин, а траву и не покрасили зеленкой. Неожиданно приехал наверное