22 ноября 2014 года в Соборной мечети г.Самара состоялся Форум мусульманской молодежи, организованный Региональным Духовным управлением мусульман Самарской области при поддержке Администрации Губернатора региона. Заявленной темой форума было: «Ислам, успех и ты». Именно поэтому гостями мероприятия стали успешные представители мусульманской религии. Они поделились со слушателями тем, как в их жизни и деятельности помогает Ислам.
Мусульманский молодежный форум собрал порядка 250-300 человек. На форуме могли присутствовать все желающие в возрасте от 16 до 40 лет, однако, к сожалению, подавляющим большинством участников стали люди более старшего возраста. А ведь мероприятие было призвано стать эффективной площадкой именно для молодых мусульман с активной гражданской позицией для обсуждения и нахождения практических решений проблем, с которыми сталкивается исламская молодежь в России. Среди задач Форума – направление энергии мусульманской молодежи Самарской области в созидательное русло, профилактика экстремистских идей и воззрений, искоренение стереотипов, развитие просвещенности и исламского образования, а также популяризация прогрессивности наряду с этичностью поведения.
Вел мероприятие руководитель отдела РДУМСО по связям с общественностью и молодежью, директор школы «Яктылык» г.Самара Радик Рифкатович Газизов. Работа форума началась с чтения аятов Священного Корана ректором медресе «Нур» г.Самара Али-хазратом Сулеймановым.
С приветственным словом обратился муфтий Самарской области, председатель РДУМСО Талип-хазрат Яруллин. Духовный лидер мусульман области в своем выступлении задал настрой участникам форума на плодотворную работу по обсуждению насущных проблем мусульманской молодежи региона.
Приветственное слово от Губернатора Самарской области зачитал главный консультант управления национальной и конфессиональной политики департамента мониторинга общественного мнения Администрации Губернатора Самарской области Роман Сергеевич Кирсанов.
Затем прозвучали доклады. Участники форума также смогли задать интересующие их вопросы к выступающим.
Член улемов ЦДУМ России, имам-хатыб Ахмат-хазрат Ахмеров рассказал о том, что ресурсом развития культурного общества в текущих реалиях являются энергичные, целеустремленные, здоровые и благонравные молодые люди, всесторонне оценивающие происходящее вокруг, у которых при этом всегда находятся силы для преобразований в лучшую сторону. Все перечисленные человеческие качества однозначно культивируются Исламом.
По его мнению, успех и счастье - это жизнь в гармонии с самим с собой и с обществом.
- Богатство не приносит счастья и успеха. На деньги ты можешь купить дом, но не купишь спокойствие. На деньги ты можешь купить кровать, но не купишь сон. На деньги ты можешь купить еду, но не купишь аппетит, — говорил он.
Российский дзюдоист, олимпийский чемпион 2012 года, чемпион мира 2011 года и чемпион Европы 2009 года, заслуженный мастер спорта России Тагир Камалудинович Хайбулаев рассказал о том, как перед выступлением на Чемпионате Мира он очень серьезно заболел, у него поднялась высокая температура. В ночь перед поединком он попросил Всевышнего Аллаха дать ему силы для выздоровления. Утром он проснулся совершенно здоровым и в этот день одержал большую победу.
Тагир Камалудинович также говорил о том, что очень много общего между спортом и Исламом, они дисциплинируют и мобилизируют его в трудные минуты.
Генеральный директор хлебозавода №2 г.Самара Ринат Гарифович Файзутдинов считает, что каждый сможет найти и уделить время и на работу, и на семью, и на поклонение Всевышнему. Было бы желание.
Весьма интересным оказалось выступление члена Совета Татарской национально-культурной автономии г.Самара, консультанта управления по взаимодействию с муниципальными образованиями Администрации Губернатора Самарской области Ильдара Сирачевича Тренгулова.
- Живя в современном обществе, мы испытываем постоянное мощное давление на нашу психику и систему ценностей. Современный глобализированный мир делает ставку на формирование общества потребления, в котором культивируется идол обогащения. Я думаю, что исчезновение понятия чести и честности не случайно, а закономерно.
Каким же образом мы можем защитить себя от использования? Для нас, здесь собравшихся, ответ очевиден. Это следование Корану и Сунне Пророка (с.а.с.), с одной стороны, и следование модели жизни наших предков, с другой.
Безусловно, являясь мусульманами, мы должны стремиться к выполнению предписаний нашей религии. Это будет нашим ответом на вызовы нового времени! - заявил Ильдар Сирачевич.
По мнению докладчика, есть две категории людей, относительно разнополярных по отношению к религиозному вопросу. К первой категории относятся верующие, которые стремятся строго-настрого соблюсти все и вся из религиозных предписаний, в итоге неизбежно становятся заложниками одних лишь только ограничений и запретов. В сознании таких людей формируется, условно назовем, два «понятийных лагеря»: «только хорошее» и «только плохое». Все, что не соответствует их представлениям о хорошем, автоматически относится к категории «плохих». Все явления и процессы, происходящие вокруг них, или действия других людей в отношении них, рассматривается ими только через эту узкую призму.
Ко второй категории относятся «этнические мусульмане». Они являются таковыми по рождению, но не всегда соблюдают предписания своей религии, считают, что вера должна быть только в душе.
И с первыми, и со вторыми категориями нужно работать, считает Ильдар Тренгулов, ведь истина находится где-то посередине.
Заслуженный работник культуры Ингушетии, заслуженная артистка Татарстана, Дагестана, Карачаево-Черкессии, ведущая телепередачи «Мусульмане» на канале «Россия» Динара Садретдинова говорила о роли и положении женщин в Исламе. Подробнее эту тему раскрыла она в своем выступлении перед самарскими татарками позже, спустя несколько часов, в школе «Яктылык» города Самара.
После форума состоялось чаепитие, в ходе которого участники мероприятия смогли поближе познакомиться и пообщаться в неформальной обстановке.
Римма НУРЕТДИНОВА.
* * *
Бу көнне Самараның Җәмигъ мәчетенә түбәтәйле ир-егетләр белән ап-ак яулыклы хатын-кызлар бертуктаусыз килеп кенә тордылар. Әйе, төрледән-төрле конференцияләргә, форумнарга гадәтләнә башладык, яңадан-яңа чараларны көтеп алабыз. Әле күптән түгел генә Самара мәдрәсәсенең 10 еллык юбилеена багышланган конференция үткән иде. Ниһаять, менә тагын бер чара — “Ислам, уңыш һәм син” исеме астында яшьләр форумы оештырылды. Анда экономик, сәяси кысалардан чыгып, яшьләрнең хәзерге тормыш шартларына җайлану мәсьәләсе каралды.
Самара өлкәсе губернаторының сәламләү сүзләрен форумда катнашучыларга губернатор администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов җиткерде.
- Эш белән тәэмин итү белән беррәттән, яшьләрне мөселман иттереп саклап каласы иде, чөнки глобаль үзгәрүләр чорында бу — бигрәк тә авыр мәсьәлә. Хәзер кешенең психикасына зур басым ясала. Бүгенге дөньяда байлык туплауны күпләр беренче урынга куя. Килеп чыккан икътисади кысаларда намус, тугрылык кебек кеше сыйфатлары зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнә. Бу хәлдә без үзебезне ничек итеп саклый алырбыз икән?
Мөселманнар буларак, ислам дине кануннарын хәлебездән килгән кадәр үтәп барырга тиешбез. Дөньяның яңа чакыруларына бу безнең җавабыбыз булыр, — дип сөйләде Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, Самара өлкә губернаторы администрациясенең муниципаль берәмлекләр белән эшләү буенча консультанты Илдар Тренгулов.
- Күпмилләтле, күпконфессияле фирмаларда, оешмаларда эшләп, мөселманнар өчен намаз уку, ураза тоту кебек фарыз гамәлләрне үтәү өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләсен Россия дәүләте биеклегендә чишү бигрәк тә урынлы булыр иде, — дип белдерде Уфа шәһәренең Зәйнулла Рәсүлов исемендәге мәхәллә имамы Әхмәт хәзрәт Әхмәров.
Форумның төп максаты: ислам дөньясы ишекләрен ачып, яшьләрне ничек тә дингә тарту. Хәзерге заманда диннәр арасында кешеләр өчен керәш бара. Самара урамнарында үзләрен саф ислам вәкилләре дип атап, тәмле телле мөселманнар сезне ничек кенә үз кулларына төшерү юлларын эзләмиләр. Әнә, шул “дөрес” дингә үгетләүче егетләр: “Сез безнең дингә күчсәгез, АКШ гражданлыгы да алырга мөмкинчелегегез туачак”, — дип ышандырып маташалар әле.
Күптән түгел 90нчы еллардагы танышым Туктаргалине очраттым. Кайчандыр түбәтәен салмыйча йөргән егет иде бит ул. Хәзер: “Түбәтәйне ташладым, мәчеткә дә йөрмим, мин хәзер евангелист баптистлары чиркәвенә йөрим. Безнең татар муллалары кеше белән сөйләшә белмиләр ич, ә менә баптистлар чиркәвенә килгәч, таң калдым. Кешегә никадәр игътибарлы, ярдәмчелләр. Аларның башкаларга карата бер тупас сүз әйткәннәрен ишеткәнем юк. Бу миңа шул кадәр ошады ки, хәтта сиксән яшенә җитеп килгән әниемне дә баптистлар чиркәвенә алып килдем, — диде ул.
Шушы көннәрдә генә әле Перекопский урамындагы баптистларның Преображение чиркәвенә барып чыктым. Аның баш администраторы белән сөйләшеп киттек.
- Бездә татарлар әллә ни күп түгел, ләкин килгәлиләр. Бер шундый ир-ат Калинин исемендәге өлкә хастахәнәсеннән авыр чир белән безгә килеп эләкте һәм безнең догалардан соң терелеп китте. Аның хатыны әле гыйбадәткә йөрми, ә менә хатынының әнисе белән үзе даими рәвештә килеп торалар, — дип сөйләде ул.
Биредә мин Алик исемле үзбәк егетен дә очраттым. “Бу чиркәүгә мин 6 елга якын йөрим инде”, — диде ул миңа.
Элеккеге заманнарда христиан миссионерлары чукынмаган татарларны елгадагы бозны ватып, көчләп бәкегә сала торган булганнар. Тик бу кешеләр үлсә үлгәннәр, ләкин диннәренә тугры булып калганнар. Ә хәзер шушы Туктаргали, Алилар хәленә төшмәсәк ярар иде.
Гаҗәп бит, бүген түбәтәй киеп мәчеткә йөргән егетебез, абзыебыз берсекөнгә староверлар чиркәвенә китеп бармасмы?! Я булмаса, бүген ап-ак яулык, хиҗап киеп йөргән татар хатыны иртәгә баптист чиркәвендә утырып, гыйбадәт кылмасмы?!
Ислам дине әһелләре дә килеп чыккан бу хәлне аңладылар кебек. Алар да, үзләренең диндәшләрен югалтмас өчен, зур көрәш юлына басмакчылар. Бу яшьләр форумы да моңа ачык дәлил түгелмени? Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин: “Бүген бер генә кешене булса да ислам диненә җәлеп иткәнбез икән, бу безнең зур уңышыбыз”, — дип юкка гына әйтмәгәндер.
2012 елда үткәрелгән Бөтендөнья олимпия уеннарының җиңүчесе, көрәшче Таһир Хайбуллаев үзенең спорттагы уңышлары турыдан-туры ислам диненә бәйле икәнлеген әйтте.
- Көрәш мәйданчыгына чыгар алдыннан һәр юлы Коръән сүрәләре укып чыктым, — диде ул. Моңа аны балачактан ук әбисе белән бабасы өйрәткән икән.
Форум яшьләр өчен булса да, аларның саны аз иде. Күпчелекне урта яшьләрдәге һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар, хатын-кызлар тәшкил итте. Сабан туена халык ташкындай көне буе агыла да агыла, ә мәчеткә килүче яшьләрне бармак белән генә санарлык. Моңа кем гаепле? Димәк, яшьләребез белән эшлисе дә эшлисе генә әле. Эшләмибез икән, димәк, без авызыбызны ачып калабыз, дигән сүз бу.
Татар дөньясында тагын бер зур проблема үзенең чишелешен көтә. Балага татар, мөселман исемнәрен кушу. Татарның сабыена яңгыравык, мәгънәсез исемнәр биреп куюлар татарны юкка чыгармаслармы?
Балаларыбызга Алинә, Мария, Инзира, Елена дигән милләтебезгә хас булмаган исемнәр кушып, татарлыгыбызны бөтенләй югалтабыз түгелме? Бу хәсрәт безнең Самара өлкәсен генә түгел, башка төбәкләрне дә басып алган. Милли һәм дини тәрбия алмыйча үскән балалар, үсә төшкәч, мәчеткә йөрер дисезме? Әлбәттә, юк!
Мондый исемнәр куеп сабыйның йөрәгеннән бар булган татарлыгын, мөселманлыгын алып ташлау түгелмени бу? Исем биргән көнне ул баланы мәчет, ислам дөньясыннан читләштерәбез түгелме соң?! Соңыннан: “Яшьләр нигә мәчеткә йөрми?! – дип аптырыйбыз.
Форумга “Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова да Мәскәүдән килгән иде. Ул дин турындагы тапшыруларны ничек әзерләве турында тәфсилләп сөйләде. Ә менә залдан яңгыраган: “Нигә сез ислам хакында зур иттереп сөйләшүләр үткәрмисез?” – дигән сорауга ханым: “Безнең мөмкинлекләр зур түгел, чикләнгән”, — дип җавап бирүдән узмады.
Форумнан чыгып барганда, Сызран, Октябрьск шәһәрләре, Сызран һәм Шигон районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, Сызран шәһәренең баш имамы, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның: “Моннан егерме ел элек Самара өлкәсе мөселманнары корылтаенда нибары өч кенә яшь кеше бар иде, хәзер менә бу форумда ун мәртәбәгә күбрәк булды”, -дигән сүзләре дә мине шатландырмады. Самара төбәгендә яшәгән йөз меңнән артыграк татар өчен бу зур күрсәткеч түгел. Димәк, яшьләр белән эшләргә дә эшләргә әле.
Исхак АПАНАЕВ.
Просмотров: 2709
судя по фотографиям, молодежи было не так много