Ел саен ноябрьнең соңгы атнасында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
«Ана күңеле — балада, баланыкы — далада», дип әйткәннәр картлар. Әйе, бу, чыннан да шулайдыр. Үсеп җиткәч, без әниләрдән ерагаябыз, тормыш ыгы — зыгы белән тула. Калада уку, эш, дуслар күңелебездә беренче урынны яулап ала. Аннан инде үзебез гаилә корып җибәрәбез, балалар тудырабыз. Әнкәйләр турындагы уйларны бераз арттарак калдырырга туры килә, аларның тормышы белән кызыксынып яшәсәк тә, телефон аша сөйләшеп торсак та, ялгыз аналарга бу гына җитәме икән?
Кемдер «балалар үстерәбез, бөтен вакыт аларга китә», дияр. Ләкин әнкәйләрдә безне үстергәннәр бит, йөрәк җылыларын биреп, киләчәктә безгә өмет баглаганнар, хәзер дә безнең проблемнарны чишеп яшиләр. Ә без аларга: «Әнкәй, сине нәрсә борчый, йөрәгеңдә нинди уйлар бар, әйдә, утыр, сөйләшик, газизем», -дип күңелләрен күтәрәбезме? Тиз генә үзебезнең мәшәкатьләр белән уртаклашабыз да ана йөрәгенә чишәлмәслек мәсьәләләр өстәп, китеп барабыз. Яшьлек беләнмедер инде, ана йөрәген, хәтерен, тынычлыгын саклый белмибез. Ә бит алар безнең өчен, ничә яшьтә булуына карамастан, җаннарын да бирергә әзер. Без үз балаларыбызны яратып, алар турында кайгыртып яшәсәк, картайган әниләребез безне нәкъ шулай гомер буе бала итеп, яратып яшиләр.
Гомер үтә. Үзем дә олыгайдым, балалар да үсеп, гаиләләрен кордылар. Шөкер Ходайга, оныкларым да туды. Тик ана уйлары үземнең башымнан үткәч кенә, мин әнкәйгә күпме кадерле булуымны, аның минем өчен күпме кайгыруын аңладым. Хәзер минем күңелем анада да, балада да.
Әнкәйнең әйткән сүзләре, теләгән теләкләре, кылган гамәлләре һаман истә, тик кирәк вакытын гына көтеп торганнар кебек. Бүген шул ук сүзләрне кабатлап, балаларымны, оныкларымны тәрбиялим, аларны яшәргә өйрәтергә тырышам. Әби-бабалары кичергән язмышларын сөйлим. Бу хатирәләр онытылмаслык яңалык булып, аларның йөрәкләренә керә. Бәлки, мин олы яшьтәгеләрнең элек ат һәм сыер белән җир сөргәннәрен, печән, утын әзерләгәннәрен, ачлык елларында туңган бәрәңге белән үләннәрдән ипи пешереп ашауларын, коллективлаштыру, сугыш елларында күргән авырлыкларын, югалтуларын сөйләсәм, яшьләр аны әкият дип кенә белерләр иде. Ә хәзер алар әбиләренең, тормышта күпне күрүен аңлап, аны кызганып, яратып, башыннан үткән хәлләрне үз итеп кичерәләр.
Минем әнием авылда яши, ул сиксәнне узды. Үзен яныбызга, шәһәргә күченергә күп тапкырлар чакырсак та, гомер иткән туган авылын калдырып китәсе килми. Арабыз ерак булуга карамастан, мин авылга бик еш кайтам. Ә инде әнине уйламаган бер көнем дә юк. Соңгы вакытларда аны аеруча еш искә алам.
Елына бер тапкыр, бакчада эшләр беткәч, безнең гаиләдә зур бәйрәм була. Әниемне үзебезгә кунакка алып киләбез. Аның янында оныклары да бөтерелеп йөриләр. Сөйләшеп тә, күреп тә, сыйлап та туялмыйбыз үзен. Менә нәрсәсе җанга якын — мин аның янында үземне иркә бала, ә ул үзен назлы, яратучан әни булып хис итә. Иркәләнәсем, чәчемнән сыйпатасым килә. Ә инде ул, үз чиратында, миңа киңәш биреп тора.
Иртән ул куйган чәйнектән икәүләп чәй эчсәк, өйдә әйтеп бетермәслек җылылык урнаша. Ә бер көнне, эштән кайткач, күңел дулкынландырырлык бер хәл күрдем. Әнием өстәл янында көнбагыш орлыгы чистартып утыра. «Әнкәй, нәрсә эшлисең?» — дисәм, ул: “Менә синең өчен чистарттым, әйдә, аша», — дип шатланып куйды. Йә, Ходаем,мин аңа шул яшемдә дә бала булып калам бит, көне буе минеуйлап, миңа, нәни баласына кебек, көнбагыш чистартып куйган. Ә мин 16 яшемдә авылдан чыгып китеп, үземне әниемнең назыннан мәхрүм иткәнмен. Чит җирдә әниемнең, туган җиремнең җылылыгына күпме сусап яшәгәнмен! Ярый әле янымда үз балаларым үсте, мин аларга йөрәгемнең бөтен җылысын бирдем, ә әнкәемә игътибарым, сөйләгән сүзләрем, күрешү көннәребез җитәрлек булганмы икән?
Менә әкрен генә, аяк очына басып, әнкәйнең бүлмәсенә кердем. Ул йоклап ята. Аның мөлаем йөзеннән «Дөньям түгәрәк, балаларым янымда, исән-саулар, шөкер», — дигән уйны укыдым. Һәм үземнең башымнан да шундый ук уйлар үтте. «Әнием дә, балаларым да янымда. Бу нинди шатлык!», -дип пышылдадым. Йоклап яткан әнигә карап, йөрәгемнән чыккан наз, күз яшьләренә әверелеп түгелделәр. Чәй эчәргә чакырырга кергән улым моны күргәч, барысын да сүзсез аңлап, җилкәмнән кочып алды.
Аллага шөкер, минем дә балаларыма биргән йөрәк җылым эзле, шуңа куанам.
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Иске Мастяк – Самар.
Просмотров: 2320
Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Быел ул 30 ноябрьгә туры килә.
Кайчан Эни кэне була?