Комментарии: ФОТООТЧЕТ: прошло общее собрание членов СОТО «Туган тел» / Өлкә “Туган тел” татар оешмасының хисап җыелышы үткәрелде

Автор: Шамил Баһаутдин
«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең еллык исәп-хисап җыелышы турында бер ай алдан хәбәр итсә дә, җыелыш уздырырга кворум җитмәде. Монда әгъза булып саналып йөргән кешеләрне аңлап булмый. Әгәр елына бер мәртәбә җыелышка килмәгәч, нигә буталып йөрергә? Шамил Баһаутдин тарафыннан: «Килмәүчеләр инде 3-4 ел буена килмиләр, аларны әгъзалыктан чыгарып, килгән 51 кеше белән җыелышны уздырырга кирәк», дигән тәкъдимгә Шәкүров колак салмады. Ә бит ул бу тәкъдимне тавышка куярга тиеш иде. Монда инде аның банкирлыгы комачаулады. Ул онытып җибәрде җәмгыять җитәкчесе булганын.

Шулай да җыелган 51 кешегә президент ел буена кылган гамәлләрне санап чыкты. Эшләнгән эшләр күп. Ә Илйас әфәнде  барыбер риза түгел. Шундый фикер туа, күрәсең барлык татарлар да беркайда эшләмичә, тик җыелышып милләт турында гына сөйләшеп утырырга тиешләр. Җыелышу кирәк. Ә инде җыелышып урысча сөйләшеп утыруны аңлап булмый. Факыр, «Туган тел» дип аталган җәмгыятьтә дә үз телеңдә сөйләшмәгәч, яшьләр ничек сөйләшсеннәр һәм кемнән үрнәк алсыннар?!

Килгән-килгән фикер-теләкләрен дә белдерделәр. Флорида Локманоа чибәркәйләр конкурсын мактап телгә алды. Рафаэл Давыдов бу конкурс кызларны милләткә якынайта дигән фикерне алга сөрде. Шамил Галимов «Сөмбелә» бәйрәме турында сөйләде, Азат Надиров җәмгыять тарафыннан татар теле буенча уздырылган олимпиадаларга тукталды.

«Бердәмлек» мөхәррире Әһлиуллин 25 ел буена дошманнарын җиңеп килүе турында хәбәр итте. Бюджеттан бер миллион сум акча биргәннәр икән. Мөхәррир бу сумманы аз дип саный. Шәкүровка рәхмәтләрен койдырды. Горлановка үпкә белдерде. Акча бирмәгәнгә. Аңлашылмый. Горлановның үз гәҗитәсе була торып ничек инде «Бердәмлек»кә дә булышсын икән дигән фикер дә килеп китә башка.

Белмәссең байларны. Аларның күңелләре киң.  Әнә Илйас Шәкүров нинди генә проектларны матди яктан үз өстенә алмый. Куанабыз. Шатланабыз. «Сәлам» гәҗитәсен танымаса да. Үзе турында даими язып торсак та.

Утырып сөйләштек. Таралыштык. Яңа елда кворум җыеп тагын шуларны кабатлап сөйләргә туры килер кемнәргәдер.

Татар булып яшисегез килсә, «Сәлам» гәҗитәсен укудан туктамагыз, Аллага шөкер, безнең бер дошманыбыз да юк. Без барчагызны да өзелеп яратабыз.

Автор: Рашит
Кворум-кворум хаман. Народ и то пришел хорошо, в какую организацию так приходят? И этих людей потеряете таким образом, перестанут ходить и ждать кворум. Надо убрать из списка «мертвых душ». Надо было решения принимать и голосовать на этот раз уже. Многие подходили в ходе собрания.